Кукмаралы Рәзилә Кәримова 20 ел дәвамында суд утырышы сәркатибе вазыйфасын башкара
Рәзилә Кәримова 2004 елдан бирле, 20 ел дәвамында Кукмара районы буенча беренче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының суд утырышы сәркатибе вазыйфасын башкара.
«Барыгыз да басыгыз! Суд килә!» Бу сүзләрне телевизордан ишеткәндә генә дә ирексездән һәркемнең күңелендә шом туып, йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынадыр, мөгаен.
Ә менә һәр суд утырышын шулай башлап җибәрүче Рәзилә Кәримовага әлеге җөмләләр гадәти яңгырый. Чөнки ул 2004 елдан бирле, 20 ел дәвамында Кукмара районы буенча беренче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының суд утырышы сәркатибе вазыйфасын башкара.
Әнисе Мөнирә гомер буе шәфкать туташы булып хезмәт куйганлыктан, Кукмарада туып-үскән Рәзилә Шамил кызы да беренче гимназиядә укыганда медицина юлыннан китәргә хыяллана. Ләкин тормышының бөтенләй башка өлкә белән бәйләнүен үзе дә сизмичә кала.
«Мин яңа белемнәр алырга, нәрсәдер өйрәнергә яратам. Кукмараның үзендә үк ТИСБИ идарә академиясендә һөнәр үзләштерергә мөмкин икән дип, 9 сыйныфта ишеттем дә үзем куратордан барып белештем, сөйләштем. Юридик белемнең нәрсә икәнен шул вакытта аңлап та бетермәгәнмен, асылына соңгы курсларда гына төшендем. Гимназияне тәмамлагач, беренче номерлы суд участогына практика үтәргә килдем», — дип башлады сүзен язмам герое.
Әлеге һөнәрнең күңеленә ошавы биредә калырга зур этәргеч бирә. Яшьләрдән генә торган коллектив та грамоталы, яшь белгечне бик җылы кабул итә. Читтән торып югары юридик белем ала ул.
«Башыннан ук авыр булды дип әйтә алмыйм. Судка шундый зур теләк белән урнаштым. Хәзер коллективның составы тулысынча алышынып бетте инде, үзем генә калдым. Гадәттә, иң беренче эш истә кала, диләр. Минем дә хәтеремдә: җинаять эше иде ул. Балигъ булмаган, Лубянда яшәүче бер кыз иптәшенең киемнәрен урлаган иде. Судта чыгыш ясаучыны бик бирелеп тыңласам, шул кеше жәлләтә. Бар көчен куеп һәм яратып тәрбияләп үстергән балаларының әти-әниләренә үтерү белән янау очраклары булганда аеруча кызганыч», — ди суд утырышы сәркатибе.
Ике дистә ел дәвамында Рәзилә Кәримова «каешланган» инде. Йөрәге аша үткәрмәскә, якын алмаска тырыша икән. «Һәр утырышка кергәндә үземдә җаваплылык тоям. Барысын да диктофонга яздырып барам. Суд тәмамлангач, мәгълүматны компьютерга күчерәм, дискка яздырам да "дело"га теркәп куям. Аннары наушник киеп тыңлый-тыңлый, текстны җыям. Яңадан шул суд утырышының башыннан ахырына кадәр кайтып киләм», — дип, эш процессы белән якыннан таныштыра әңгәмәдәшем.
Сәркатипнең төп вазыйфасы — суд утырышының протоколын дөрес итеп язу. Моннан тыш, судның вакыты, урыны турында процесста катнашучыларга һәм шаһитларга хәбәр итү; утырышка килүчеләрне һәрберсен барлау; карауга билгеләнгән эш исемлеген төзү; суд боерыгының, башка документларның күчермәләрен җибәрү һәм башка санап бетергесез бурычлар йөкләнгән аңа. Саннарга тукталсак, әлеге суд участогында бер айга якынча 50 — административ хокук бозу турында, 3-4 — җинаять, 200 гражданлык эше карала икән.
19 яшеннән тормышын шушы вазыйфага багышлаган, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы Рәзилә Кәримова суд системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәте (2015 ел), Мактау грамотасы (2020 ел), Татарстан Республикасы Югары судының Мактау грамотасы (2024 ел) белән бүләкләнә. Хезмәтенә күрә — хөрмәте!
Ул судта кыйммәтле хезмәткәр булса, ә гаиләсендә уңган хуҗабикә, яраткан хатын, әни, килен һәм кыз. Абыйсын, әле быел гына әнисен югалтса да, язмыш сынауларына бирешмәскә үзендә көч таба алган, чөнки янәшәсендә терәге — тормыш иптәше Илнар, уллары Ислам белән Ризван, кызы Амира бар.
Фидалия Фәттахова, җәмәгать судьясы:
Коллективыбызда хөрмәт казанган Рәзилә Шамил кызы — белемле, квалификацияле һәм тырыш белгеч. Үзенең вазыйфаи бурычларын намус белән, сыйфатлы итеп һәм профессиональ дәрәҗәдә башкара. Ул — минем уң кулым, 19 ел дәвамында бер-беребезне аңлашып хезмәт куябыз. Рәзилә кеше буларак та бик ярдәмчел, төгәл, җаваплы.
фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев