Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы Фәрит Кадыйров: Истәлекләр яши йөрәктә

Мөгаллимә Рашидә Гыйниятова белемгә омтылыш, хезмәткә, укуга намуслы караш тәрбияләде, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндәде.

Вакыт узган саен, гомернең кабатланмас мизгелләре — мәктәп еллары, сыйныфташлар, белем-тәрбия биргән укытучылар белән бәйле хатирәләр әледән-әле күңелдә яңара. Кукмарада яшәүче Фәрит абый Кадыйровның да истәлекләре бик күп. 

— Мин тумышым белән Новосибирск өлкәсеннән. Гаиләбез 1973 елда әтиемнең туган авылы Байлангарга күченеп кайтты. Ә инде бер елдан Кукмарага килеп, шунда төпләндек, — ди Фәрит Камил улы. — 1975 елда тәүге тапкыр икенче урта мәктәпнең бусагасын атлап керүемне, Белем көне уңаеннан оештырылган бәйрәм линейкасын бер онытасым юк. Шулкадәр матур, кояшлы көн иде. Кызлар чәчләренә ап-ак тасмалар таккан, ә малайларның барысы да ак күлмәк, костюм кигән. Без, 33 сабыйны, беренче укытучыбыз, яшь, чибәр, нәзакатьле Рашидә Гаяз кызы каршы алды. Котлаулардан соң, сөенә-сөенә, үзебезнең сыйныфка юл тоттык. Анда безне звеноларга бүлделәр, мәктәптә үзеңне ничек тотарга, җавап бирәсе булганда кайсы кулны күтәрергә — һәммәсен өйрәттеләр. Сыйныфыбыз дус-тату, бердәм иде. Без бер генә спорт чарасыннан, «Бөркетләр», «Аҗаган» уеннарыннан читтә калмадык, генераль җыештыру, шимбә өмәләрендә дә актив катнаштык.

Әңгәмәдәшем пионерлар сафына алынган вакытларын шулай ук аерым бер җылылык белән искә алды:

— Укытучы безне тегү фабрикасына алып керде. Анда барганчы иң элек устав, кагыйдәләрне ятлаган, бик дулкынланган идек. Кире кайтканда муендагы кызыл галстукны, күкрәк турысына беркетелгән Ленин рәсеме төшерелгән значокны бар кеше күрсен өчен, өс киемнәрен дә кимәдек, — ди ул. — Рашидә апа бездә белемгә омтылыш, хезмәткә, укуга намуслы караш тәрбияләде, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндәде. Шөкер, сыйныфтагы бер бала да югалып калмады, укып белем алды, тормышта үз юлын тапты. Безнең арада барлык төр һөнәр ияләре: табиб, укытучы, тәрбияче, тегүче-моторист, төзүче, сантехник, электрик... хәтта ландшафт дизайнерлары да бар. Барысы өчен дә без беренче укытучыбызга рәхмәтле. Мин үзем 1991 елда тормыш корып, пар канатым белән ул һәм кыз үстердек. Хәзер ике онык сөябез. Бүгенге көндә район электр челтәре оешмасында эшлим.

Рашидә Гыйниятова 40 ел икенче урта мәктәптә (хәзерге күппрофильле лицей) мөгаллимлек итеп лаеклы ялга чыга. «Яраткан мәктәбемә — 150 ел» дигән китапта урын алган язмадан күренгәнчә, сигез елга якын ул башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып тора. Үсеп килүче яшь буынга белем-тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, методик берләшмәләрне оештыру һәм киңәшмәләр уздыруда актив эшләгәне өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1986 елда аңа «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырыла. Бүгенге көндә Рашидә ханым Өлге авылында яши. 

— Безнең социаль мессенджерда үз төркемебез бар. Шуның аша сыйныфташлар белән аралашабыз, туган көннәр уңаеннан матур котлау открыткалары, тәбрикләү сүзләре юллыйбыз. Борчу-мәшәкатьләр килеп чыкканда, берәребезнең якын кешесе вафат булса да җыелырга, ярдәм кирәк булган очракта, кулны сузарга тырышабыз, — ди Фәрит Кадыйров. — Мәктәпне тәмамлауга 50 ел тулу уңаеннан бу юлы укытучыбыз Рашидә апа янына барырга булдык. Дөрес, 33 кеше үк җыелмады. 9 сыйныфташ белән бергә Өлге авылына юл тоттык. Мөгаллимәбез шулкадәр сөенде инде безне күргәч. Аның муенына кызыл галстук бәйләдек, иңенә «Беренче укытучы» дигән тасма элдек. Укытучының исеме, кайсы чыгарылыштан икәнен күрсәтеп чигелгән сөлге дә — аңа бездән истәлекле бүләк. Рашидә Гаяз кызының хәтере бик яхшы, безнең барыбызның да исемнәрне белә, элеккечә елмаеп, йөзеннән нур чәчеп кенә тора. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, хатирәләрне барладык. Бик җылы, рәхәт очрашу булды ул. Тормышка дөрес юл күрсәткән укытучыларның хәлен алар исән-сау вакытта белешү бик кирәк.

Фото: Фәрит Кадыйровның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев