Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары килде

Алар медицина хезмәткәрләренә һәм пациентларга йөрәк-кан тамыры авырулары, профилактика һәм дәвалау ысуллары турында сөйләде.

Район үзәк дәваханәсенә төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары: баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог, республикада инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче «Зәңгәр тасма» фонды президенты Тимур Демин, өченче кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Илдар Хәбибуллин, невролог, табиб-реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Старостина килде.

Табиб һәм фельдшерлар, аларның ярдәмчеләре, пациентлар өчен оештырылган белем бирү чарасында спикерлар йөрәк-кан тамырлары авырулары, аларны булдырмау, инсульт кичергән кешеләрне амбулатор дәвалау юллары, аз мобильле пациентларга тернәкләндерү чаралары турында сөйләде.

— Кан басымы югары, физик активлыкның түбән булуы, дөрес тукланмау, тазару, тәмәке тарту, шикәр диабеты — инсульт һәм инфаркка китерергә мөмкин булган факторлар. Әмма кеше үзе тели икән, боларны үзгәртергә мөмкин. Билгеле булганча, инсульт ул — баш миенең зыян күрүе. Аның төп билгеләре булып йөзнең бер ягы икенчесенә ошамау, аяк-куллар хәлсезләнү, сөйләшү бозылу тора. Тиз арада ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү авыруның савыгуын күпкә тизләтәчәк, — диде табиб Тимур Викторович.

Кардиолог Илдар Хәбибуллин артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы, аларның факторлары, кан басымы күрсәткечләренә тукталды, дөрес итеп кан басымын үлчәргә өйрәтте, махсус дәфтәр алып, анда язып барырга кирәклеген әйтте. Шулай ук табиб гомуми кан, сидек, канга биохимик анализлар бирү, йөрәккә УЗИ, ЭКГ ясау, күзләрне тикшертүнең мөһимлеген дә ассызыклады.

Инсульт кичергән кешеләрне дөрес итеп тәрбияләү, тукландыру, алар белән тернәкләндерү чаралары уздыра белү дә кирәк. Бу хакта дәвалау физкультурасы табибәсе Гүзәл Старостина тәфсилләп сөйләде. «Катлауланулар булмасын өчен клиник күрсәтмәләргә таянырга, тернәкләнү чараларын авыруның көчәйгән вакытында гына түгел, ә амбулатория этабында да башкарырга кирәк, — диде ул. — Якыннарының ярдәме белән инсульт кичергән кешеләр тулы канлы тормышка кайта ала».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев