Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарага эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры килде

«Кукмара районы — көчле җитештерү традицияләре һәм тырыш халкы булган территориянең ачык мисалы», — диде Олег Коробченко.

Кукмарага эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Владимирович Коробченко килде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды.

Шулай ук хөрмәтле кунаклар арасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Нияз Аитов, Камил Нугаев һәм башкалар бар иде.

Эш сәфәре районның төп предприятиеләренең берсе — киез итек-киез комбинатыннан башланды. Очрашу барышында җитештерүнең актуаль мәсьәләләре, тармакны үстерү перспективалары һәм сәнәгать предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышынды. Министр технологик процесслар белән танышты, комбинат җитәкчелеге белән аралашты.

Аннары кунаклар район Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карады. Экспозиция Кукмара эшмәкәрләре җитештергән продукциянең киң ассортиментын, югары сыйфатын, шулай ук алга таба үсеш һәм сату базарларын киңәйтү мөмкинлекләрен ачык күрсәтте.

Сәфәр кысаларында министр Кукмара муниципаль районы Советының бишенче чакырылышының дүртенче утырышында катнашты. Анда районның 2025 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде.

Сергей Димитриевич соңгы биш елда район икътисадының тотрыклы үсеш күрсәтүен билгеләп үтте. 2030га билгеләнгән стратегия кысаларында 25 миллиард сум күләмендә тулаем территориаль продуктка ирешү максаты 2025 ел нәтиҗәләре буенча инде үтәлгән. Агымдагы елда әлеге күрсәткечне 27,5 миллиард сумга җиткерү бурычы куела.

«Тормыш безнең алга яңа бурычлар куя. Алда әле күп эшләр башкарасы бар. Илдәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән федераль программалар туктатылмады, без аларда актив катнашабыз. Республика программалары кысаларында да зур күләмдә эшләр башкарыла. Районның уңай үсеш динамикасы — авыл хуҗалыгы, сәнәгать, эшмәкәрлек һәм халкыбызның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәм һәм 2030 елга кадәр билгеләнгән максатларга ирешү юлында уңышлар телим», — диде Сергей Димитриев.

Сәфәрнең йомгаклау этабында делегация районның берничә җитештерү мәйданчыгында булды. Алар тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводы, көймә цехы һәм башка предприятиеләрдәге эшчәнлек белән танышты. Министр хезмәтне оештыру дәрәҗәсен, продукциянең сыйфатын һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын югары бәяләде.

«Кукмара районы — көчле җитештерү традицияләре һәм тырыш халкы булган территориянең ачык мисалы. Монда без предприятиеләрнең тотрыклы эшен генә түгел, ә үсешкә омтылышын, яңа алымнар кертүен һәм җитештерүне киңәйтүен дә күрәбез. Мондый районнар республикабызның сәнәгать потенциалына ныклы терәк булып тора, һәм без сезгә, теләктәшлек күрсәтеп, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышачакбыз», — дип ассызыклады Олег Владимирович Коробченко.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев