Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан хәрбиләргә гуманитар ярдәм белән 13нче автомунча китәчәк

Ноябрьдә 65нче тапкыр юлга чыгарга җыенабыз, ди «Сугышчан кардәшлек Кукмара» төркеме җитәкчесе Радик Габдрахманов.

Илебез тынычлыгын тәэмин итүче хәрбиләрнең бүгенге көндәге тормышы, нинди шартларда яшәве, хезмәт куюы күпләргә мәгълүм. Аларга без, игелекле райондашларның, ярдәме һәрчак кирәк.

Азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, дару препаратлары, өс киеме, төзелеш материаллары белән беррәттән, туган яктан хәрбиләргә тәгәрмәчле мунчалар да ясап җибәрелә. Шушы көннәрдә «Сугышчан кардәшлек Кукмара» төркеме базасында волонтерлар тагын бер зур эш — ГАЗ-3308 йөк автомобиле фургонында күчмә мунча ясауга кереште. 

— Мин инде берничә ел әлеге төркемнең волонтеры булып торам. Позывноем — «Вжик». Күптән түгел Ижау шәһәреннән махсус хәрби операция зонасындагы штурмлау бригадасында хезмәт итүче якташыбызның соравы буенча мунча өчен автомобиль алып кайттык. Чагыштырмача яңа әле ул, 2002 елда гына чыккан. Шунлыктан трассада яхшы җилдерә, техник яктан торышын да начар дип бәяләмәс идем, — ди Ришат Мөхәммәтов. — Транспортны район Дәүләт автоинспекциясендә рәсмиләштердек. Фургонны мунчага үзгәртеп кору эшен дә тиз арада башкарып чыгарга исәп. ГАЗ-3308нең хәзерге төсе — аксыл. Әллә кайдан күренеп, чит-ят күзләрне үзенә җәлеп итмәсен өчен, без аның бар җирен камуфляж төсе — куе яшелгә буярга планлаштырабыз. 

«Сугышчан кардәшлек Кукмара» төркеме җитәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренчә, бу — 13нче күчмә мунча булачак. 

— Әлеге автомобиль Кукмара металл савыт-сабалар заводы җитәкчесе Азат Зәгыйдуллин ярдәме белән алынды. Төзелеш материалларын «Магистрат» оешмасы бирде, — ди ул. — Бу мунчада да, башкаларындагы шикелле үк, бар мөмкинлекләр тудырылачак. Ул юыну, киенү-чишенү бүлекләреннән торачак. Тимер мич, кайнар су өчен 150 литрлы мичкә урнаштыру, аның янына тагын өстәмә ике бак кую күздә тотыла. Салкын су савытларын исә ләүкә астына тезеп куярга ниятлибез. Шулай ук мунчаның бер өлешендә кер юу машинасы урнаштырыла, генератор, насос, су шланглары да була. Алтын куллы волонтерлар, балта остасы, эретеп ябыштыру, тимерчелекне яхшы белгән егетләр тырышлыгы белән без барлык эшләрне бершиксез башкарып чыгачакбыз. 

Сүз уңаеннан шуны билгеләп үтик, «исемле» автомунча буш килеш түгел, ә үзе белән гуманитар ярдәм дә алып барачак. 

— Ноябрь аенда 65нче тапкыр юлга чыгарга җыенабыз, — дип сүзен дәвам итә Радик Габдрахманов. — Районыбызның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр бик булыша, беркайчан безнең мөрәҗәгатьне кире какканнары юк. Авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, алтын йөрәкле райондашлар да булдыра алганча гуманитар ярдәм алып киләләр. Кышка таба барганда хәрбиләрдән җылы кием, генераторларга сорау зур, окоп-блиндажлар ясау өчен пиломатериаллар да гел кирәк. Без Нократ Аланыннан волонтерлар төркеме белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Әле күптән түгел алар хәрбиләргә тапшыру өчен маскировкалау челтәрләре, коры аш, боткалар алып килделәр. 

Радик Хәкимҗан улы белән базада тупланган ярдәмне дә барлап чыктык. Хәрби частьтан җибәрелгән бер исемлек буенча оргтехника (компьютер), бензин һәм дизельле генераторлар, йокы капчыклары, төзелеш кирәк-яракларыннан көрәк, балталар алынган. Шулай ук биредә маскировкалау челтәрләре, кыр шартларында шәхси гигиена өчен «коры» душ, азык продуктлары, эчке кием, берничә кап носки, капчыклап бәрәңге һәм башка кирәк-яраклар шактый. 

Хәрби хезмәттәге егетләр өчен ярдәм ул — зур терәк, рухи көч чыганагы. 13нче мунча да туган як җылысын алып барып җиткерер, аларга көч өстәр дип ышанабыз.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев