Кукмарадан хәрби әнисе Зөлфия Гасыймова: Догаларыбыз хакына исән-имин әйләнеп кайтсыннар
Илнур Гасыймов - бүгенге көндә махсус операция зонасында Ватан алдындагы бурычын үти.
Май аенда республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка якташыбыз, махсус хәрби операция зонасында илебезне яклаучы реактив артиллерия дивизионы командиры, майор Илнур Гасыймовның батырларча хезмәт итүе, Ватанының тугры оланы булуы хөрмәтенә Рәхмәт хаты тапшырылды. Биредә хәрбинең үзенә һәм гаиләсенә олы рәхмәт сүзләре җиткерелә. Ата-анасы, гаиләсе, район җитәкчелеге өчен нинди зур горурлык!
Илнур тумышы белән Кукмарадан. Әтисе Хәлил абый Мамадыш районының Түбән Чәбия авылыннан, гомере буе шофер хезмәтендә була, әнисе Зөлфия апа — Кукмарадан, оста пешекче яраткан һөнәреннән бүген дә аерылмый. Гасыймовлар дүрт бала: ике кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр.
Илнур кечкенәдән тырыш, тәвәккәл, бик тә ярдәмчел була. Сөйләшкән арада аның тыйнаклыгы һәм аз сүзлегенә дә инандым. Кукмараның 2нче номерлы урта мәктәбен тәмамлап, тормышын хәрби хезмәт белән бәйли.
— Хәрбиләр өчен илебездә фатирлар да бирелә, үзенең ташламалары, өстенлекләре бар, — дип сүзен башлады баласының язмышын алдан ук кайгырткан Зөлфия ханым. — Бәлки шуңадыр да күңелемнән улымны гел хәрби итеп күрдем. Шулай берсендә тәвәккәлләп, Казан танк училищесына юл тоттык, аны үз күзләрем белән күреп, барын да белешеп кайтасым килде. Ни өчен әлеге уку йорты, диярсез. Чөнки дүрт кенә ел укыйсы, җиңелрәк булыр, дидем. Ләкин калага килгәч, бер кеше артиллерия училищесына керергә киңәш итте. Аңа мин бүгенге көндә бик рәхмәтлемен. Шулай итеп, документларны тапшырдык. Улымны укырга керткәндә дөньяда яхшы кешеләр күп булуына тагын бер инандым. Алга таба дөрес юнәлешне күрсәтеп, Каменкада курслар үтүләре хакында да әйттеләр. Ике атнага сузылган «Яшь хәрбиләр курсы» башланып китте. Ләкин ана йөрәге түзәме соң?! Шул чакта мин көнаралаш Каменкага йөрдем. Улымны ашатам да кайтып китәм. Танышыбыз Рафаэль Мөбарәков уку өчен ниләр кирәк булуын яхшылап аңлатты, ул кушканча бар кирәк-яракны барлап, курслар тәмамланган көнне училищеның ишек төбенә килеп бастым. Улымны көтәм. Илнур мине күрүгә үк елап җибәрде. Кайтам, диясе килде. Жәлләдем. Җитәкчеләре янына кереп, хәлне яхшылап аңлаттым. «Ничек инде? Сезнең балагыз курслар узды, бирегә бар теләгән кеше дә керә алмый. Аннары бездә укыганнар тәртипле, итагатьле була. Ныклап уйлагыз», — дигәч, мин күндем. Улымны да ризалаттым. Саубуллашканда елмаеп кочакласам да, йөрәгем ут эчендә калды. Автобус тукталышына чыктым, елыйм да елыйм. Яныма бер ханым килеп, хәлемне сорашты, барысын да сөйләдем. «Шуның өчен елыйлармы?! Улың сау-сәламәт, яхшы җиргә укырга кергән, сөенергә кирәк», — дигәч, бераз тынычланып кайтып киттем. Башында авыр иде, шөкер, Илнур ияләнде, тырышып укыды, һәрчак мактаулы булды.
Илнур Казан артиллерия училищесында 3 ел гына укып кала, аннары белем йорты ябылу сәбәпле, укуын Санкт-Петербургның Михайлов хәрби артиллерия академиясендә тәмамлый. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнгән Илнур җәйге ялга кайткач, эшкә керә, гаиләсенә булыша. «Укып бетерүгә өйләнәм, дигәч, чыгарылыш кичәсенә кече кызымны гына җибәрергә туры килде. Үзем никах-туйга әзерләнергә тотындым», — ди Зөлфия апа.
Гасыймовлар гаиләсенә Зур Кукмара кызы Эльвира килен булып төшә, яшьләр өйләнешүгә Оренбург өлкәсенең Тоцкий шәһәренә китә. Биредә Илнур хәрби хезмәт юлын башлый. Яшь гаиләгә бар уңайлыклары булган бер бүлмә, аннан бер бүлмәле фатир бирелә. Уллары тугач, бәхет өстенә бәхет өстәп, ике бүлмәле фатир ачкычы тапшыралар.
Күрәчәкме, язмышмы... Матур гына яшәп ятканда, тормышның астын өскә китереп, махсус хәрби операция башлана. Илнур, Ватан каршындагы бурычын үтәргә дип, беренче көннән үк яуга керә. Инде улы хәрби хезмәтне сайласа да, бу хәбәрне ишеткән әнинең кичергәннәрен Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер... «Әлеге хәбәрне ишетүем белән улыма үгет-нәсыйхәтләремне бирергә тырыштым. Һәр ананың баласы йөрәгеннән өзелеп төшкән, күз карасы сыман бик кадерле. “Командирларыңа каршы килмә, ялгышкан чакта гаеплемен, үзгәрермен дип әйт, улым”, — дидем. Яралары да булды, ләкин ул барысын да җиңде. Бүгенге көндә яу кырында булган газиз балаларыбызга, туганнарыбызга, барлык хәрбиләргә Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләрен бирсен, илдә тынычлык урнашып, безнең газиз җаннарыбыз бәхетле булып яшәсеннәр иде. Аларның өйләнеп, гаилә корырга хаклары бар. Һәрберсенә хәерле бәрәкәтле тормыш телим», — ди Зөлфия ханым.
Якташыбызның батырлыгы, тугры хезмәте аңа майор дәрәҗәсенә ирешүгә сәбәпче була. Быелның апрель аенда Орловка тирәсендә майор Илнур Гасыймов артиллериянең көчле уты һәм ФПВ — дроннар һөҗүме астында бүлекчәләренә ярдәм оештыра. Дошманның бертуктаусыз һөҗүме вакытында майор бер үк вакытта үзенең реактив артиллерия дивизионы һәм артиллерия бүлекчәләренең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Алгы сызыкта булганда Илнур, дошман максатларының координаталарын оператив рәвештә тапшырып, реактив артиллерия дивизионы эшенә тиешле төзәтмәләр кертә. Майорның оста җитәкчелеге аркасында Россия артиллериясе дошманны басып алуга ирешә, чит ил пехотасының хәрби машинасы һәм дистәдән артык кешесе юк ителә. Офицерның осталыгы, тәвәккәллеге һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә Россия гаскәрләре, дошман подразделениеләрен тар-мар итеп, шәхси составны үлемнән саклап кала. Шул сәбәпле якташыбыз икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаль ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде.
Шушы көннәрдә Илнур туган ягына, газиз әнисе, гаиләсе янына кайтып китте. Минем язмам чыкканда, ул инде махсус хәрби операция зонасында булачак. Илнурның улы быел икенче сыйныфны тәмамлады, гел бишле билгеләренә укып, уңышлары белән сөендерә. Минемчә, хәрби өчен иң мөһиме — тылда сине көтүче, синең өчен җан атып, көч биреп торучы гаиләң булу. Зөлфия апаның, тормыш иптәшеңнең, туганнарыңның изге догалары белән исән-имин әйләнеп кайт, Илнур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев