Кукмарадан солдатларга төрле тәм-томнар җибәрүче Надежда Шешукова: Һәр ризыгымда - өй җылысы
Надежда Шешукованың ике улы бар. Бүгенге көндә кече улы Денис – махсус хәрби операция зонасында.
Кукмарада яшәүче Надежда (Нәкыя) Шешукова инде өч елга якын махсус хәрби операция зонасындагы егетләрне нинди генә тәм-томнар белән сыйламый! Бу юлы якташыбыз, аларга җибәрергә дип, маринадланган яшелчә, телеңне йотарлык тәмле салатлар әзерли.
Надежда ханым тумышы белән кояшлы Таҗикстан якларыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Ташкентта укып, хәрби пешекче һөнәрен үзләштерә. Юллама белән Байконурга җибәрелә, күп еллар дәвамында хәрби госпиталь, гарнизон, мәктәпләрдә һәм ресторанда пешекче булып эшли. Кияүгә чыгып, Оренбург якларына киткән кызны язмыш җилләре бераздан Кукмарага алып кайта. Гаиләнең биредә төпләнүенә дә инде 25 ел вакыт узган.
– Мин балачактан тәмле ризыклар әзерләргә яраттым. Хәзер дә көннәр буе плитә тирәсендә кайнашырга әзермен, – ди гомере буе аш-су өлкәсендә хезмәт куйган әңгәмәдәшем.
Надежда Шешукованың ике улы бар. Бүгенге көндә кече улы Денис – махсус хәрби операция зонасында.
– Улым Якутия якларына эшкә киткән иде. Бер айдан өлешчә мобилизацияләү башланды һәм аңа хәрби комиссариаттан чакыру килде. Денисны озатканнан соң, тормышым икегә бүленде: үзем монда булсам да, күңел балам, аның дуслары янында, – ди ул. – Көчтән килгәнчә гуманитар ярдәм әзерләргә, бигрәк тә тиз бозылмый торган ризыклар пешереп, маринадлап җибәрергә тырышам. Күптән түгел улыбыз вакытлыча ялга кайткан иде. Китәр алдыннан: “Әни, ул хәтле мәшәкатьләнмә инде”, – дисә дә, булдыра алганча тутырдым. Бераздан: “Синең тәм-томнарны егетләргә өләштем, рәхмәт әйттеләр”,– дип җавап язды. Безнең өчен көндәлек ризык булса да, аларга бик тансык шул...
Мин килгәндә, Надежда ханым кыяр-помидордан ассорти, баклажаннан икра ясап, төрле ярмалар салып әзерләнгән салатларның капкачларын ябып, ял итәргә утырган гына иде.
– Эшләнмәләрне күбрәк “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” төркеме волонтерлары аша җибәрәм. Барлык банкаларны, бер-берсенә тиеп ватылмасыннар өчен, яхшылап төрәм һәм капларга тутырам. Бик әйбәт кенә барып җитәләр. Волонтер егетләрнең алдагы сәфәрләре вакытында күп итеп газ мичендә коймаклар пешердем. Хәрбиләр, коймак белән чәй эчүләрен видеога төшереп, язманы миңа да юллаганнар иде шул чагында, күземнән яшьләр килде, – ди ул.
– Үзегез җибәргән ризыклар тиз арада бозылмасын өчен, ниләр эшлисез?
– Банкаларны, капкачларны яхшылап стерильләштерү, продуктларны эшкәртү һәм иң мөһиме – чисталык сорала. Әлбәттә, маринадлаганда аш серкәсе кирәк. Ипигә ягып ашаганда туклыклырак булсын өчен, салатка арпа (перловка), дөге ярмалары өстим. Кайнаган шулпага тиз генә салып җибәрү өчен дип, рассольниклар да күп итеп әзерлим, – ди райондашыбыз.
Ашаган белми, тураган белә, ди халык мәкале. Никадәр продукт киткәне дә пешекченең үзенә генә мәгълүмдер…
– Исәпләп торганым юк. Безнең бакча тәрәзә каршында гына. Иптәшем Геннадий белән вакыт булган саен шунда кайнашабыз: кыяр, баклажан, помидор, татлы борыч, суган, кишер, яшел тәмләткечләр, сарымсак – барысы да үзебезнеке. Түтәлләренә берни утыртмаучы күршеләрнең кишәрлеген дә буш калдырмыйбыз. Аннары кибетләрдә дә күңелең ни тели, шул бар, – ди Надежда Шешукова. – Йортыбызда яшәүче өлкәннәр кайвакыт: “Надя, тагын нәрсә ясыйсың инде? Бер тик тормыйсың син”, – диләр. Ә мин аларга болай дип җавап бирәм:
“Чит балалар булмый. Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр дә миңа үземнең улым шикелле якын һәм газиз. Аларга бераз булса да туган як, өй җылысын җибәрә алуым белән чиксез бәхетлемен”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев