Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Салават Халиков: «Тылым һәрвакыт нык булды»

Кукмарада яшәүче София һәм Салават Халиковлар, иңгә-иң куеп, 55 ел бергә гомер итә. Шушы вакыт эчендә алар күп сынау, урау юллар узганнар, кайларда гына яшәмәгәннәр һәм ниләр генә күрмәгәннәр.

Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әфганстан, Татарстан... 1995 елда язмыш аларны Кукмарага алып килә.

Салават абыйның нәсел җепләре Башкортостан татарларына барып тоташа. Әнисе ягыннан әбисе Туймазы авылыннан. Алар җитеш гаилә булганнар. Шуңа күрә бабаен Себергә куганнар. Әбисенә бик авырга туры килгән, шуннан соң ул, балаларын алып, Урта Азиягә күченеп килгән. Шунда Салават абыйның әнисе кияүгә чыккан. Тик озак тормый аерылган.

Ә София апаның әнисе Буа якларыннан икән. Ул укытучылар әзерли торган училищены тәмамлаган. Сугыштан соңгы елларда грамотасызлыкны ликвидацияләү максатында, аны Таҗикстанга җибәреп, Пяндж шәһәренә эшкә билгеләгәннәр. Ул Лениногорск районыннан бер татар егете белән танышып кияүгә чыккан, әмма балалары тугач аерылышканнар. Безнең язмышлар охшаш, ди Халиковлар.

София апа белән Салават абый бер мәктәптә белем алалар. Шул вакытларда ук егет кызга күз салып куя. «Районның беренче чибәрен бөтен егетләр эләктерергә хыялланып йөрде, ә миңа бәхет күбрәк елмайды!» — ди ул.
Мәктәпне тәмамлагач, егет Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта, шуннан соң бер оешмага экскаваторчы булып урнаша. Эссе һавада тынны ала торган бик авыр эш була бу. София апа исә әлеге поселоктан 80 чакрым ераклыктагы бер авылда башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Егет дүрт ай буе көн саен кыз янына мотоциклда җилдерә. Бу вакытта аның буе 180 сантиметр, ә авырлыгы 56 килограмм була. «Болай булмый, тиздән мине мотоциклдан җил очыртып алып китә, берәр хәл уйларга кирәк», — ди ул бервакыт. Шулай итеп, өйләнешеп тә куялар. Бер-бер артлы ул һәм кызлары туа.

«Бер яхшы дустым бар иде, аны хәрби частька эшкә чакырдылар. Әмма ул туры килмәгән, анда таҗик телен белү кирәк икән. Шуннан мине тәкъдим иткән. Бик күп тикшерүләр узганнан соң, хәрби частька эшкә алдылар. Форма кидерделәр, Алма-Атага прапорщиклар әзерли торган курска укырга җибәрделәр. Пяндж шәһәренә кайтып, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә башладым. Тора-бара офицер вазыйфасына Төрекмәнстанга барырга тәкъдим иттеләр. Үги әти: „Сиңа „мазутчы“ булырга язмаган, хезмәт ит“, — диде. Тормыш иптәшем дә каршы килмәде. Хезмәт итү дәверендә барлыгы 13 тапкыр күченергә туры килде. Гел яңа урын, яңа вазыйфа иде. Һәрвакыт нәрсәдер оештырырга кирәк булды. Бер ел Мәскәүдә КГБның югары мәктәбендә укыдым, фарсы телләре буенча тәрҗемәче исеме алдым», — дип хатирәләрен яңарта гаилә башлыгы.

Салават абый — Әфган сугышы ветераны. Әфганстан җирләрендә еш булырга туры килде дип сөйли ул. Районның интернационалист сугышчылары белән һәрвакыт аралашып тора, аны мәктәпләргә дә еш чакыралар, ул анда укучылар белән истәлекләрен бүлешә.

«Сугышта яраланулар да, югалтулар да күрдек. Тәрҗемәче булып хезмәт иткән бер таҗик иптәшебезнең үлеме гел күз алдында тора. Аның хатыны авырлы, һәм алар кич белән санаторийга ял итәргә очарга тиешләр иде. Әмма ул икенче көнне китәбез дип калды. Иртә белән сугыш башланды. Аның башына снайпер пулясы тигән иде», — диде ул.

1988 елга кадәр хезмәт итеп, майор, махсус батальон командиры дәрәҗәсенә күтәрелә Салават абый. Советлар Союзы тарала башлагач, Төрекмәнстан армиясендә калырга теләмим, дигән фикергә килә. Пенсиягә чыгып, автосервиста хуҗалык эшләре буенча начальник булып эшли башлый. Өч ел узгач, генерал кабат частька чакыртып ала. Әмма кире кайтмый, эштән матур итеп, вакытында киттем дип җавап бирә.

София апага да тормыш иптәшенең эзләре буенча атларга туры килә. Ирен кайда җибәрәләр, ул, ныклы терәк булып, аның белән бергә бара.

«Ирем белән күченеп йөрү дәверендә кайларда гына эшләмәдем: ун ел мәктәптә, ТСПСта архивариус, милициядә эш җитештерүче, халык контролендә, урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар бүлегендә, Иран чигендә таможняда... Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә миңа төрле өлкәләрне өйрәнергә, күбрәк белем алырга мөмкинлек бирде. Дингә килүем дә шундый урау юллар аша булды. Кечкенәдән Алланы танып белергә хыялландым. Әмма ул вакытта дин тыелган иде. Тора-бара барлык диннәрне өйрәнеп, күңелемә якын булганына ирештем», — диде ул.

Алга китеп әйтим: София апа Кукмара һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Рус телле мөселманнарга дин сабаклары бирәсем килә, ди ул. Әмма моның өчен мөмкинлек юк икән.

Ә Кукмарага Халиковлар 1995 елны кайтып төпләнә. Нишләп нәкъ менә Кукмараны сайлыйлар соң?!

«Улыбыз Радий Азнакай кызына өйләнеп, шул якларга кайтып китте. Ә кызыбыз Әлфия Марий Элның бер шәһәренә кияүгә чыкты. Моннан китәргә, балаларга якынрак булырга кирәк дип уйладык. Кызыбызга кунакка бардык, әмма шәһәр безгә ошамады. Ә Азнакайда йортлар бик кыйммәт иде. Казанга туганнарга баргач, ул безне Зур Кукмарага кунакка алып кайтты. Поселок ошады: юлларда асфальт, тимер юл, кибетләр, инеш, урман-таулар бар. Күлдә казлар йөзеп йөри. Тагын ни кирәк! Җәй көне иде бу, ә көзен инде без бирегә күченеп кайттык. Ашхабадтан юлга чыкканда 26 октябрь иде. Безгә Аллаһы Тәгалә булышты. Таможня үткәндә бөтен тәненә татуировка ясалган, зәп-зәңгәр кеше очрады. Гомере буе төрмәдә утырган икән, аннары таможня хезмәткәре булган. Ул бик әйбәт киңәш бирде: „Ягулык салу станцияләрендә, патруль постларда ял итәргә туктамагыз, кешеләрдән йортка кертүләрен сорагыз, анда сезгә тимәячәкләр“, — диде. Чыннан да, юлда янган, таланган машиналарны бик күп очраттык, без исә исән-сау 31 октябрьдә кайтып җиттек. Бу вакытта бөтен җир пычрак иде, ә 1 ноябрьдә кар яуды. Машина көпчәкләре дә шипалы түгел бит, Төрекмәнстанда андый әйбер юк. Ә Кукмара улыбыз белән кызыбызның икесеннән дә 260ар чакрым ераклыкта урнашкан булып чыкты. Тора-бара алар да бирегә күченде. Бүгенге көндә биш оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар», — дип сөйләде Салават абый.

Шулай итеп, Халиковлар кабат яңа җирдә яңа тормыш башлый. Аларга хәзерге «Мир техники» кибете урынында урнашкан ике катлы агач йорттан фатир бирәләр. «Өч бүлмәле, бик иркен фатир иде, әмма су кермәгән, канализациясе эшләнмәгән. Тора-бара аны тузган торак буларак сүттеләр, 1998 елны яңа йорттан фатирлы булдык», — диделәр.

Кукмара аларны матур табигате, шул ук вакытта кырыс, салкын кышлары белән каршы ала.

«Кукмарага кайткан елны 40 градуслы салкыннар булды. Мин үземне чыныктырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Иртүк торып, бозланган, салкын су белән коена башладым. Эшкә баручылар ялантәпи басып торганымны күреп, юләр дип китәләр иде. Моңа кадәр кыш күрмәгәч авыррак булды», — ди София апа.

Гаилә башлыгы, МСОга урнашып, чылбырлы тракторга утыра, аны тулысынча ремонтлап чыга. Аннары аны пилорамага күчерәләр, бүрәнә тәгәрәтеп йөрү бер дә җиңел булмый, сәламәтлеген какшата. Бу эштән китеп, таксист булып йөри башлый. Бүгенге көндә базада эшләмәсә дә, таныш-белешләре шалтыратканда, сүзләрен тыңлап, руль артына утыра.

«Кайда гына эшләсәм дә, тылым нык булды. Ә тыл ул — минем хатыным. Аңа Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен, хуҗалык һәрвакыт аның өстендә булды. Йортның, гаиләнең ышанычлы кулларда икәнен белеп, аңлап яшәдем, шуңа күрә артка борылып карамадым, гел алга бардым», — ди ул.

«Безнең тәрбия шундый: кияүгә чыккансың икән, ир кайда — син шунда булырга тиеш, энә артыннан ияреп йөргән җеп кебек. Билгеле, авырлыкларны күп күрдек, еш кына өйдә берүзем кала идем. Үзе әйтмешли, аның икенче хатыны чик буе булды, Әфганстанга гына дүрт тапкыр барды. Гаилә ике холыклы, ике төрле тәрбия алган кешеләрнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шуңа күрә бер-береңә карата сабыр булырга, юл куярга кирәк», — диде София апа.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев