Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Шәфига Гаптраупова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Кукмара шәһәрендә гомер итүче Гаптраупова Шәфига Гафеевна  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шәфига Гафеевна тумышы белән Арпаяз авылыннан. Ул чор балаларына хас булганча, Шәфига апага тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәргә туры килә. Яшүсмер вакыттан ук башта таналар, аннары атлар караучы булып эшли.

Шул авыл егете Камил белән тормыш коргач, яшь парлар Донбасс якларына бәхет эзләп чыгып китәләр. Шунда барып урнашкач, яхшы гына гомер кичерәләр, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Камил абый - шахтада эшли, заманында зур дәрәҗә булып саналган социалистик хезмәт Герое исемен ала.  Шәфига апа төрле эштә, соңрак кибеттә җыештыручы булып эшли. 

Бүгенге көндә юбиляр Кукмарада улы Наил гаиләсендә, килене, оныклары хөрмәтендә гомер кичерә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев