Кукмарадан Рифхат Заһидуллин: әти-әни өчен балаларының иминлегеннән дә зуррак бәхет юктыр
Рифхат абый тормыш иптәше Земфира апаның вафатыннан соң кыз-улларын берүзе үстерә.
“Әти, без кайттык”, - дип кайтып керәләр, “Әти, без киттек”, - дип чыгып китәләр, Аллага шөкер, исән-сау гына йөрсеннәр, ди тәрбиягә ике бала алып үстерүче әти - Кукмарадан Рифхат абый Заһидуллин. Әйе, әти-әни өчен балаларының иминлегеннән дә зуррак бәхет юктыр. Ә Рифхат абыйның әлеге гамәле исә чын батырлыкка тиң. Чөнки ул тормыш иптәше Земфира апаның вафатыннан соң кыз-улларын берүзе үстерә. Ә күп гаиләләрдә әтиләр балаларын карау, тәрбияләүдә бөтенләй катнашмый бит.
Рифхат абый белән Земфира апа 2010 елда үзләренең ике уллары - Илдар һәм Илнар янына алты яшьлек Никитаны һәм дүрт яшьлек Викторияне сыендырганнар. Бүгенге көндә Никита тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Нократ Аланы шәһәрендә эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча белем ала, ә Виктория исә сигезенче сыйныфка күчкән. Кызга тугач ук йөрәк авыруы диагнозы куйганнар, яшь кенә булуына карамастан, аңа өч операция кичерергә, дәваханә юлларын күп таптарга туры килгән. Әле дә аны ел саен төрле шифаханәләргә сәламәтлеген ныгытырга җибәрәләр. Ә олы улларының берсе - чәчтарашханәдә, икенчесе брусчаткалар ясауда эшли.
Рифхат абый чыгышы белән Иске Пенәгәр авылыннан. Тормыш иптәше – Мамадыш районының Козгынчы авылы кызы белән армия хезмәтеннән вакытлыча ялга кайткач танышкан булганнар. Ватан алдындагы бурычын егет Чита шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә үткән. Ә хезмәтен тәмамлаганнан соң, яшьләр гаилә корганнар. Бүгенге көндә Заһидуллиннар Кукмарада үз йортлары белән гомер итәләр. Кызганычка каршы, Земфира ханым гына кыска гомерле булган: моннан өч ел элек йөрәк авыруы белән бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә балалар - Рифхат абый карамагында.
- Тәрбиягә бала алу турындагы фикергә ничек килдегез? – дип кызыксынам яңа танышымнан.
- Бервакыт Земфира белән телевизор карап-сөйләшеп утырганда, балалар үсеп җитә бит, алар таралышса нишләрбез, дигән уйга калдык. Мин үзем дә ишле - сигез балалы гаиләдә үстем. Шуннан соң тәрбиягә бала алырга кирәклеге турында фикергә килеп, тиешле оешмаларга барып гариза яздык, укуларда булдык. Башта балалар белән компьютер аша таныштырдылар. Никита һәм Викторияне бер күрүдә ошаттык. Алар да безне бер күрүдә үз итте: алырга килгәч, яныбызга чыгу белән алдыбызга менеп утырдылар. Башта балалар русча сөйләшә иде, хәзер инде матур итеп татарча аралашалар. Алар гаиләдә биш бала булганнар. Ике бертуганнары – зурлар, ә төпчекләре кечкенә балалар йортында (дом малютки) иде. Өченче сабыйны да үзебезгә аласы калган, без аны уйлап бетермәгәнбез. Кукмарага кайткач, яңадан опекага мөрәҗәгать итеп, компьютер аша караганда, алдагы көнне генә сабыйны икенче гаилә үзләренә алып киткән иде, - дип сөйләде ул.
Илдар белән Илнар да гаилә ишәюгә каршы килмәгәннәр, киресенчә, энекәш, сеңелкәш дип өзелеп торалар. Кечкенә чагында балаларны карашырга, төрле түгәрәкләргә йөртергә дә булышканнар.
Земфира апаның вафатыннан соң да балаларны каядыр читкә җибәрү турында бөтенләй уйлап та карамый Рифхат абый. Әмма кешеләр арасында төрлесе бар бит. Аның өстеннән дә, шикаять язып, балаларны карамауда гаеплиләр. Рифхат абый әле дә моңа бик аптырый: югыйсә, бар җирдә тәртип, балаларның тамаклары тук, өсләре бөтен... Викториягә сәламәтлеге буенча файдалы дигәч, Земфира апа белән алар дүрт кәҗә асраганнар, соңгы вакытта гына аны бергә калдырганнар. Рифхат абый кәҗә сөтеннән эремчек, сырларны да үзе ясый. Ел саен илле-алтмышар бройлер чебие үстереп, чистартып туңдыргычка тутырып куялар. Булганына шөкер итеп яшиләр.
- Әниләре бакыйлыкка күчкәч: “Әти, безне моннан алып китәчәкләрме инде?” - дип, Виктория бик борчылган иде. “Кызым, бу турыда бер тамчы да уйлама, мин сезне беркемгә дә бирмим. Без сезне әниегез белән алып кайттык, башлы-күзле иткәнче беркая да җибәрмибез”, - дидем, - дип сөйли әти кеше. – Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиевага рәхмәт, ул безгә һәрвакыт ярдәм итә, нинди сорау булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез. Балалар бик тырыш, дус, бердәм. Никита ашарга пешерергә ярата, бик тәмле әзерли. Пешекче белгечлеге буенча укуын дәвам итсә дип теләгән идек, әмма ул үзе башка һөнәр сайлады. Виктория белән алар төрле ризыклар пешерәләр. Кыз исә Илнар абыйсы шикелле чәчтараш булырга тели.
Рифхат абый бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма ул тик торырга яратмый, үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль тапкан.
- Мин МСОда төзүче-ташчы булып эшләп, 55 яшьтән пенсиягә чыктым. Кукмарада күпкатлы йортлар, төрле хуҗалыкларда фермалар салдык. Үзебезнең көч кергән йортларны әле дә карап йөрим. Авылларга чыксам да, фермаларга игътибар итәм, әлеге биналар барысы да сафта, тик аларның күбесе бушап калган, - диде ул. – Табигатьне, бакча эшләрен бик яратам. Шуңа күрә буш вакытымда басу-кырларга, урманнарга чыгып, төрле үләннәр, җиләкләр, мунча себеркеләре җыям. Үзебездән артканын сораучыларга сатып та җибәрәм. Әлеге эшкә мине күршебездә яшәүче Җиһанша абый Мөбарәкшин өйрәтте. Ул гомер буе шуның белән шөгыльләнгән. “Кайда нәрсә үскәнен яхшы беләм, үзем исән чакта сине дә өйрәтәм”, - дип, мине үзе белән ияртә башлады. Шулай ук юлымда очраган чишмәләрне дә чистартам. Әлеге эшләр барысы да күңелемә рәхәтлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев