Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Рашидә Абдуллина: Иң зур теләгебез - кызыбызны аякка бастыру

Аринага балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Ул калак тотып ашау, утыру, йөрү түгел, кеше ярдәменнән башка бер яктан икенче ягына да әйләнеп ята алмый.

Беркемнең “казаны” буш түгел, дип юкка гына әйтмиләр. Тыштан елмаеп-көлеп, ялтырап йөрүгә карамастан, борчу, ачы хәсрәт эчендә яшәүчеләр, чыннан да, шактый. Аннары бәхетсезлек бит ул синнән-миннән сорап килми. 

Моннан өч ел элек Кукмарага кайтып төпләнгән Рашидә һәм Илдар Абдуллиннар да көннәрдән-беркөнне зур сынау алдында калырбыз дип башларына да китермәгән булгандыр. Әмма язмыштан узмыш юк...


 - “Сезнең балагыз авыру, ул беркайчан савыкмаячак, аннан баш тартыгыз!” Моннан тугыз ел элек Саратов табиблары миңа әнә шундый куркыныч хәбәрне җиткерде. “Сез ни сөйлисез, мине ялганлыйсыздыр, ышанмыйм. Тугыз ай буена йөрәк түрендә йөрткән, көтеп алган кызчыгым сау-сәламәт булырга тиеш”, - дип, дәваханә коридорында идәнгә сыгылып төшеп, үкси-үкси елаганымны искә төшерсәм, хәзер дә йөрәгем чымырдап куя”, - ди физик мөмкинлеге чикле кыз бала тәрбияләүче Рашидә ханым. - Арина - минем өченче балам. Беренче никахтан туган улларым инде зурлар. Денис – Мәскәүдә, ә Данил гаиләсе белән Сосновкада яши, ике баласы бар. Мин йөклелек чорын бик җиңел кичердем, бер генә дә тайпылыш булмады. Әмма тулгак башлануга карамастан, сабыем дөньяга килергә ашыкмады. Кызымны кесарев кисеме ярдәмендә алдылар. Хәле Апгар шкаласы буенча 8 балл белән бәяләнде. Тик менә сөенечем генә озакка бармады: кисәк баланың тән температурасы бик югары күтәрелде. Савыкты дип, өйгә чыгарганнар иде дә, ике атнадан кабат дәваханәгә эләктек. Операция ясаганда сабыемның канына инфекция үтеп керә дә нерв системасын һәм баш миен өлешчә зарарлый. 

 

Ярты ел реанимациядә яшәү белән үлем арасында көрәшкән кызчыкны үлемнән алып калу өчен, әти-әни бик озак дәваханәләр юлын таптый: Мәскәү, Түбән Новгород, Самара табибларына күрсәтә, тернәкләнү курслары ала, Казанда яхшы дәвалыйлар, дигәч, йөрергә бераз якынрак булыр дип, хәтта Кукмарага күченә. 
 - Дәваханәдән чыкканда Аринаның бар җирендә операция көпшәләре иде. Башта шулар ярдәмендә тукланды, кече йомышын йомышлады. Бераздан ул әкренләп, тамчылап кына булса да сыеклык йотарга өйрәнде. Сигез ай дәвамында күңел өчен булса да бер тапкыр еламады, тик кенә ятты ул. Теге яисә бу җире авыртканда гына ике күзен каты итеп кысып йома иде. Саңгырау һәм сукыр булырмы икән инде дип борчылсак та, Ходай рәхмәте белән тернәкләнеп китте. Шөкер, быел көз көне үзенчәлекле “алтын” кызыбызның ун яшен тутырабыз. Күзләре дә күрә хәзер, ишетүе дә начар түгел. Абыйсы телефоннан шалтыратканда да үзенчә авазлар чыгара, сөенүен, аны сагынуын белдерә. Ул кайтканда, машинасына көннәр буе утырып йөрергә риза. Арина радио, телевизордан татарча җырларны бирелеп тыңлый. Күңелле, геройлары ачык төстәге мультфильмнар, бигрәк тә “Өч песи”не карарга, өйдәге попугайны, аның чыркылдаганын ярата, - ди әни кеше. – Без йокыдан торгач, иртәнге ашны ашыйбыз да (әнисе балага калаклап сыек ботка, чәнечке, блендер ярдәмендә вакланган ризыклар: ит, балык, яшелчә, җиләк-җимешләр бирә, су, чәй, сокларны ул шешәдән эчә, - авт.), ярты сәгатьтән дәвалау күнегүләре, массажга керешәбез. Боларның барысына да үзлегемнән өйрәндем. Көн саен саф һавага чыгабыз. Әтисе өйдә булганда, балалар мәйданчыгына алып бара, хәзер инде таганда атынырга да курыкмый. Икетуган энемнең биш яшьлек кызы Алсуны сагынып көтеп ала. Бергәләп рәсемле китаплар карыйлар, үзара сөйләшәләр, аңлашалар. 

Гаилә Кукмарадагы өйне ана капиталы акчасына алган. Су кергән, әмма канализацияләре әлегә юк. Шуның өчен автомат машина кер юганда агызган суны чиләкләп чыгарып түгәргә туры килә. 
 - Әкренләп мөмкинлекләр тудырырбыз әле, ремонтын да ясарбыз. Иң мөһиме – үз йортыбыз, үз почмагыбыз бар, - дип сөенә Рашидә Рәхимҗан кызы. - Җәй көннәрендә бала белән баскыч төбенә чыгып утырсаң да, бик рәхәт. Бакчага барлык төр яшелчәләрне утыртабыз. Ике кәҗәбез бар. Кызыбыз сөт ярата, эремчек, сырны да ошата. Мунчабыз булгач, аны атнага ике тапкыр ягып, Аринаны ләүкәдә парландырабыз. Юынып чыкканнан соң, рәхәтләнеп изрәп йоклый, икенче көнгә кәефе дә яхшы була.  

Аринага балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Ул калак тотып ашау, утыру, йөрү түгел, кеше ярдәменнән башка бер яктан икенче ягына да әйләнеп ята алмый. Шуның өчен дә кызчык тәүлек әйләнәсе әнисе белән. Әңгәмәдәшем баланы тәрбияләү буенча пенсия ала. Гаилә башлыгы исә “шабашка”ларга йөри.  


 - Кызыбызны бик тә аякка бастырасы килә, - ди ул, диванда йокымсырап ятучы баласына өметле күзләре белән карап. – Мин инде хәзер еламыйм, көчле булырга да өйрәндем. Яз һәм көз айларында “Шәфкать” балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөреп, төрле дәвалау процедуралары алабыз. Файдасы тия. Соңгы вакытта көлергә, шалтырый торган бәбәй уенчыклары тотарга өйрәнде, анысы да – безнең өчен зур алга китеш. Шөкер, памперсларны бушлай бирәләр. Үзенең ортопедик мендәре бар. Кыш көне бер гаиләдән басып торып гәүдәне ныгыту өчен вертиквализатор дигән җайланма сатып алган идек, бик ошатып бетерми әле. Әмма вакыт узган саен ияләнер дип уйлыйм. Ортопедик аяк киеме кечкенә калды, яңасы булгач, бераз тәпи дә атлап карарбыз. Авырлыкларны җиңә-җиңә, кечкенә-кечкенә адымнар белән булса да без алга барырга тиеш! Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, редакциягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев