Кукмарадан полиция капитаны Илнур Яруллин: «Безнең эштә яхшыны начардан аерырга өйрәнәсең»
Район эчке эшләр бүлеге бусагасын атлап керүенә аның быелның ноябрь ахырында 20 ел тула.
10 ноябрь — Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бәйрәм уңаеннан район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәре, полиция капитаны Илнур Яруллин белән очрашып сөйләштек.
Илнур Яруллин — Кукмара егете. 2003 елда беренче гимназияне тәмамлый да һөнәри училищеда газ-электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, диплом алганнан соң, Краснодар якларындагы хәрби частьларның берсендә армия хезмәте уза.
Ә менә тормышы хокук саклау органнары белән ничек бәйләнә, кем юнәлеш бирә икән аңа? Әңгәмәбез дә әлеге сораудан башланды.
«Армиядән кайтканда, әтием Зиннур вокзалга каршы алырга килгән иде. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәннән соң, ул миңа: „Улым, минем сине погонлы итеп күрәсем килә“, — диде. Аның сүзләреннән аптырап калдым. Ул чагында ирен чите белән генә елмаеп куйган булсам да, әтинең хыялын тормышка ашырасы килү теләге күңелгә тынгы бирмәде. Берничә ай үз һөнәрем буенча эшләгәч, вакантлы урын булганлыктан, ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнаштым, читтән торып юридик институтка укырга кердем. 2014 елда район эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоткарлау изоляторына конвой вазыйфасына, ә инде ике елдан наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча дәүләт хезмәтенә билгеләндем. Моннан дүрт ел элек җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенә күчкән идем, бүгенге көндә дә шунда эшлим. Район эчке эшләр бүлеге бусагасын атлап керүемә быелның ноябрь ахырында 20 ел тула», — ди язмам герое.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләренең эше бик тыгыз. Җинаять кылыну турында хәбәр алынуга, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шул урынга чыга, кайнар эзләр буенча оператив-тикшерү эшләре алып бара, шикләнелүчеләрне ачыклый, шаһитларны барлап, аларны сораштыра, җинаятьченең эзенә төшү, кулга алу өчен бар көчен куя алар. Боларга шулай ук җинаятьчелекне кисәтү, иминлекне тәэмин итү дә өстәлә. Илнур Яруллин әле наркотик кулланучыларга, аларның законсыз әйләнешенә каршы да көрәшә.
«Шәхескә карата булган җинаятьләр аеруча күңелгә тия. Моннан берничә ел элек Кукмараның бер урамындагы йортта хатын-кыз мәете табылды. Тикшерә торгач, әлеге ханымның өйдәше булу ачыкланды. Әлеге ир бик нык эчкән, аны кыйнаган, төрлечә кыерсыткан. Нәтиҗәдә хәл үлем белән төгәлләнә. Җинаятьчене эзләп табып кулга алдык, тиешле органнарга тапшырдык. Шулай ук без Россия буенча командировкаларга да еш чыгабыз. Бер юлы районыбыз авылларының берсендә гараждан машина алып чыгып китү турында хәбәр алынды. Без иң элек Нократ Аланыннан урланган автомобильне таптык, аннары әлеге җинаятьне кылган ир кеше артыннан Сургутка барып, ике тәүлек дәвамында аны сагалап, тоткарлый алдык һәм районга алып кайттык. Банкларның берсеннән дүрт миллион сумнан артык акча урлаган мошенникларны эзләү өчен Мәскәүгә кадәр барырга туры килгән иде. Нәтиҗәдә гаеплеләр хәзер үз җәзаларын ала. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә наркотиклар белән бәйле булган 43 кеше исәптә тора. Шуларның 14е — „наркомания“ диагнозы белән, ә калганы — профилактик исәптә. Уртача яшьләре — 26-48. Без аларны һәрдаим контрольдә тотабыз. Синтетик наркотиклардан тыш, составында наркотик матдә булган үсемлекләрне кулланучылар, аны сатып акча эшләүчеләр дә бар. Бер авылда — теплицада, ә икенчесендә өендәге бүлмәдә чүлмәктә киндер үстерүчеләрне ачыкладык. Кукмара районында гына түгел, хәтта Сабада да кешеләрнең бакчаларына кереп, мәк орлыклары җыеп йөрүче ир дә шушы арада полиция хезмәткәрләре кулына эләкте», — ди Илнур.
Әңгәмәдәшем синтетик наркотикларга тартылучы яшьләр турында аеруча борчылып сөйләде.
«Кукмарадан дүрт егет автомобильгә утыралар да, булган акчаларын җыешып, Нократ Аланына төшеп китәләр. Анда „закладка“ ясалган, ягъни бер агач төбенә наркотик салынган төенчек күмеп куелган була. Кайтканда без аларны тоткарладык. Берсенең кесәсеннән 1 грамм тирәсе синтетик наркотик — мефедрон алынды. Егетләрнең ни өчен бу юлга басуларын сорагач, берсе: „Эш таба алмыйм, миндә стресс. Шуны җиңеләйтәсем килде“, — диде. Ә икенчесе хатыны белән аерылган да онытылырга теләгән. Кесәсеннән төенчек алынган егеткә карата җинаять эше ачылды, ә калган өчесе шаһит булып бара. Яшь килеш үз тормышларын җимерүче, проблемадан чыгу юлын наркотикларда күрүче яшьләр бик кызганыч. Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән кичке кизү тору вакытында юлга да чыгабыз. Октябрь башында безгә Нократ Аланыннан хезмәттәшләр юлны ябуыбызны сорап шалтыратты. Читтән карап торабыз, шулкадәр зур тизлек белән, очкыннар чәчә-чәчә, бер машина килә, туктарга уйламый да. Хәзер юлны япсак, кая да булса килеп бәреләчәк бит болар, дидек тә уздырып җибәрдек һәм, артларыннан барып, ике яктан кысрыклап, шәһәрнең бер урамында тоткарладык. Машина эчендә 16-17 яшьлек ике егет, ике кыз иде. Төнлә болар нишләп йөргән, кемнең машинасын алган — барысы да полиция бүлегендә ачыкланды», — ди ул.
Илнур Яруллин быелның июнендә Дагестан Республикасында хезмәт командировкасында булып, чик буенда тәртип саклап кайта.
«Наркотик матдәләр, салкын һәм утлы корал алып баручылар, ялган документ белән, урланган автомобильләрдә йөрүчеләр аеруча күп очрады. Без һәр транспортны тикшерә, ә инде хокук бозулар булганда, аларга карата чара күрә идек. Алты ай командировкада вакытта үземә шактый тәҗрибә тупладым», — ди ул.
Полиция капитаны белән гаиләсе турында да сөйләштек. Пар канаты Гүзәл белән бер кыз һәм бер ул тәрбиялиләр икән.
«Хезмәтем күпме генә катлаулы һәм җитди булуга карамастан, гаиләгә аерым бер игътибар булырга тиеш. Өйләнгәч тә, беренче елларда хатыным минем эшкә бик авыр ияләнде. „Кирәкме инде ул сиңа?“ — дип әйтә иде. Хәзер инде, шөкер, бар да тәртип, аңлый, ярдәм итә. Полициядә ике дистә елга якын эшләү дәверендә миндә төгәллек, сизгерлек, сабырлык, таләпчәнлек кебек сыйфатлар аеруча ныгыды. Шулай ук хокук сагында торганда яхшыны начардан аерырга өйрәнәсең, төрле категориядәге кешеләр белән эшли торгач, хәтта психологка да әйләнәсең. Яшьләр әлеге хезмәткә алынырга курыкмасыннар иде. Ә без исә аларга ярдәм итәргә һәрчак әзер», — ди Илнур.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев