Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Нина Павлова: Теш технигының иң төп коралы — аның куллары

Нина Ивановна коронкалар һәм теш өчен кирәкле башка детальләрне ясау өстендә сәгатьләр буе эшләгәнен, аларны камил итәргә омтылганын әле дә яхшы хәтерли.

Теш технигы — сабырлык, төгәллек һәм иҗади якын килү таләп итә торган һөнәр. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булган Нина Павлова гомеренең дистә елларын кешеләргә елмаю бүләк итүгә багышлаган.

«Мин 1936 елда ерак Хабаровск шәһәрендә туганмын. Соңрак гаиләбез белән Самарага күчендек. Урта белем турында аттестат алгач, медицина техникумына укырга кердем, теш технигы һөнәрен үзләштердем. Юллама буенча Кукмарага эләктем һәм район дәваханәсендә эшли башладым. Хезмәтем бик ошый иде, әлеге һөнәрне сайлаганыма беркайчан да үкенмәдем», — дип искә ала Нина Ивановна.

Бу — технологияләр әллә ни үсеш алмаган, эшнең күп өлеше оста кулларга бәйле чор була. Нина Ивановна коронкалар һәм теш өчен кирәкле башка детальләрне ясау өстендә сәгатьләр буе эшләгәнен, аларны камил итәргә омтылганын әле дә яхшы хәтерли.

«Теш технигының иң төп коралы — аның куллары. Табиб тешне чистарта, рентген төшерелә, аннары эш безгә күчә. Шул сурәт нигезендә коронкалар, өлкән яшьтәгеләр өчен теш протезлары ясый идек», — дип сөйли ул.

Протезлар ясауның барлык этаплары да кул кораллары — кискеч, пычкы, шомарту җайланмалары ярдәмендә башкарыла. Бу зур тәҗрибә һәм сабырлык таләп итә, чөнки иң кечкенә хата да материалның бозылуына китерергә мөмкин. Ә иң зур канәгатьлек исә — эшеңнең камил туры килүен күрү. Әлеге хезмәт бер деталь ясау гына түгел, ә кешегә иркен елмаю мөмкинлеге бүләк итү. Бу — бик мөһим җиңү.

Нина Ивановна мастер булып эшләгән ире Вениамин Павлов белән кызлары Ирина һәм уллары Алексейны тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, язмам героеның тормыш иптәше инде арабызда юк. Бүгенге көндә Нина Ивановна улы белән бергә гомер итә.

Күптән түгел Нина Павлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин котлады. Кунаклар аңа район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Фото: Регина Мусина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев