Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Мөршидә Шамилова: «Безнең нәсел элек-электән тегүчелек белән шөгыльләнгән»

Кукмарада яшәүче Мөршидә апа Шамилова — нәсел эшен дәвам иткән тегүче.

Без барганда, Кукмарада яшәүче Мөршидә апа Шамилованың яраткан урыны — тегү машинасы артында келтер-келтер челтәр теккән вакыты иде. «Йолдызлык» балалар бакчасын «киендерергә» җыена икән. 

Мөршидә апа искиткеч матур табигатьле Сабанчино авылында дөньяга килә. Кыз кечкенәдән чишмәләргә бай тау битләрендәге гүзәллеккә сокланып, болыннарыннан тәмле җиләкләр җыеп үсә. Ул башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, урта сыйныфларны Янилдә укый. 

«Безнең нәсел элек-электән тегүчелек белән шөгыльләнгән. Әби-бабам, әти-әниемнәр гомер буе тегү эше белән тормыш көткәннәр. Әнием Мөслимә сугыш елларында ук өлкәннәргә, бала-чагаларга кием-салым тегә, искеләрен яңартып бирә торган булган. Әтием Зиннур якын-тирәдә кайры тун, перчатка, бүрек тегү остасы буларак дан тоткан. Ул бик таләпчән иде, мин аңа моның өчен рәхмәтле, чөнки безне эшкә өйрәтеп үстерде, кечкенәдән, үзебезне белә башлаганнан бирле кулыбызда энә иде. Шуңа күрә һөнәр сайлау вакыты җиткәч, нинди юлдан китәсебезне уйлап торырга туры килмәде. Нәселебезнең яраткан һөнәренә тугры калып, мин дә Казандагы укыту-җитештерү комбинатына тегүчелеккә укырга кердем», — дип сөйләде тырыш ханым. 

Кечкенәдән өйрәнеп үскән эше булгач, Мөршидә апага белем алу бик җиңел бирелә. Ул аннан җиңел күлмәк һәм чалбар тегү буенча һөнәр алып чыга һәм, Кукмарага кайтып, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшчәнлеген башлап җибәрә.

«Ул вакытта цехта һәр кеше аерым-аерым эшли иде, ягъни бер күлмәкне башыннан ахырына кадәр берүзең тегеп бетерәсең. Озак та үтмәде, „бердәм метод“ кабул ителде. Тәҗрибәле апалардан кисәргә, заказлар алырга өйрәндем. Алты кешелек бригада оештырдылар, мине бригадир итеп билгеләделәр. Ул вакытларда кибеттә әллә ни күлмәкләр юк, шуңа күрә тегүчеләргә ихтыяҗ зур, хәтта чират торалар иде. Көненә 25–30 күлмәккә заказ кабул иткән чаклар булды. Безнең команда шулхәтле көчле иде, биш бригада арасында гел беренче урында бардык. Эшемне яратып, җиренә җиткереп башкаруым җитәкчеләр игътибарыннан читтә калмады. Ел саен алдынгылар слетында катнаштым. Ә 1986 елда „XI бишьеллыкның яшь гвардиячесе“ беренче дәрәҗә күкрәк билгесе һәм Германиягә юллама белән бүләкләндем. Без, районнан алдынгы 20–30 кеше, Германиянең дүрт шәһәрендә булып, егерме көнләп сәяхәт итеп кайттык», — дип хатирәләрен яңарта әңгәмәдәшебез.

Мөршидә апа тормыш иптәше Мансур абый белән дә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгәндә, дөресрәге, шуннан кайтканда таныша. Егет — ПМК, кыз алтынчы тегү фабрикасының тулай торагында яши торган була, эшкә бергәләп җәяү йөриләр. Озак та очрашмыйча гаилә коралар, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Мансур абый Саба районының Явлаштау авылыннан икән. Ул РайПОда экскаваторчы, газ котельнаясында оператор хезмәтен башкарган. Уллары Нияз белән Ирек ветеринария өлкәсен сайлаганнар. Хәзерге вакытта шул юнәлештә хезмәт куялар. Ирек тормышын башка һөнәр белән бәйләсә дә, тегүгә дә бик оста икән. 

РайПО системасында тегү цехы ачылгач, Мөршидә апа шунда кисүче булып урнаша. Төрле фасондагы күлмәкләр, халатлар, балалар, ирләр киемнәре, урын-җир кирәк-яраклары җитештерәләр. Машина урындыклары өчен чехоллар тегү осталары да РайПОда гына була ул вакытта.

«Ике смена, һәрберсендә егермедән артык тегүче. Кара-каршы эшләүче Ләйсән Шакирҗанова белән икебез кырыктан артык кешегә тукымаларны кисеп өлгереп бардык. Ул вакытта Иваново, Чебоксардан бик сыйфатлы тукыма кайта иде. Ләйсән технолог-конструкторлыкка укыгач, күп кенә өлгеләрне үзе ясый башлады, ул эшебезне тагын да алга җибәрде. Шунда эшләгәндә ламбрекен дигән әйбер чыкты, аны күргән дә юк иде. Бер җитәкче, фотосын күрсәтеп, тегәргә кушты. Әле үрнәге булса, сүтә-сүтә дә өйрәнер идең, ә монда бер сурәткә карап, өлгеләрен үзебез ясап, кисеп, тегеп тапшырдык. РайПОда эшләгән еллар күңелдә матур хатирә булып саклана. Яшь, җитез булганбыз. Ул вакытта гаилә белән ике бүлмәле фатирда яшәдек, өйдә дә тектем. Эшләремне гараждагы бауга элеп куя идем. Заказларым җидедән кимесә, эшем беткән кебек тоела иде», — диде оста тегүче. 

Мөршидә апа лаеклы ялга чыккач та тик торуны белми. Аның чиккән түбәтәй, калфаклары Мәскәү Сабан туйларына кадәр барып җитә. Буш вакытында таба тоткычлары тегә, анысы сәдакага өләшергә уңайлы, ди. Шул ук вакытта оныкларына балалар бакчасы, мәктәпкә дип, күргәзмәләргә кул эшләре ясарга да булыша. Районыбызның күп кенә авылларындагы мәдәният учаклары, мәктәп, балалар бакчалары, мәчетләрне аның кулы белән тегелгән сәхнә, тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр бизи. Хезмәте кергән учреждениеләрнең саны алтмыштан арткан. Мөршидә апа тегеп кенә калмый, гаиләсе белән барып элеп тә кайта.

«Йокларга яткач, барысын да уйлап, күз алдына китерәм, күңелем белән районның бер башындагы авылларга чыгып китеп, әйләнеп кайтам. Күпме хезмәт бит. Әле Яңа ел алдыннан гына Үрәсбаш клубын „киендердек“. Ай, матур булды инде дип сөендем. Чөнки хезмәтем иң элек үземә ошарга тиеш. Шуңа күрә эшкә алынганда да канәгать калсам иде дип башлыйм», — диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев