Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм җибәрелде

Ул «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме ярдәме белән җыелган.

Шушы көннәрдә  Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме ярдәме белән җыелган чираттагы ярдәм җибәрелде.

Исемле посылкалар белән беррәттән халык тарафыннан җыелган азык-төлек, «Ракета» мичләре, плащ-палаткалар, масхалатлар («Тегү батальоны» тарафыннан тегелгән), футболкалар, су өчен мичкәләр, генератор, көрәкләр, тактик күзлекләр, капельницалар, бензин пычкылары, маскировка өчен сеткалар, медикаментлар (аптечкалар), наушниклар, йокы капчыклары, «горелка»лар, насослар һәм башка бик күп кирәк-ярак төялә йөккә. 

 

Әлеге ярдәмнең башкалардан аермалы ягы шунда: бу юлы район халкы ярдәме белән җыелган акчага сатып алынган «Нива» автомобиле дә ерак юлга кузгалды. Машина алырга акча җыюның тарихы болайрак. Безнең районнан булган офицерның якыннары үзара акча җыйганнан соң,  «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Район халкы булышлыгы белән 100 мең сум акча җыелып, «Нива» сатып алына. Шушы ук төркем ир-егетләре автомобильне бераз ремонтлаганнан соң, гуманитар ярдәм төялеп, Украинага озатыла. Аны билгеле бер урынга кадәр эвакуатор алып барачак.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев