Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм җибәрелде

Бу “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеменең тугызынчы тапкыр юлга кузгалулары иде.

Узган атнада Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы ярдәм җибәрелде. Бу “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеменең тугызынчы тапкыр юлга кузгалулары иде.

Исемле посылкалар, азык-төлек, кием-салым белән беррәттән ике генератор (берсе Казан иганәчесе акчасына алынган), маскировка өчен сеткалар, дренажлы насослар, электродлар, су һәм ашамлыклар саклау өчен пластмасс савытлар, медикаментлар, носилкалар, шланглар, кабель, монтаж күбеге, металл савыт-сабалар да бар иде әлеге йөктә.

- Безгә гуманитар ярдәм китерүчеләр күп, - ди районда гуманитар ярдәм оештыручыларның берсе Гүзәл Аввакумова. - Махсус операциядә катнашучы якыннары булмаганнар да битараф калмый, бигрәк тә олы яшьтәге, лаеклы ялдагылар, пенсияләреннән өлеш чыгарып, рәхмәт сүзләрен, яхшы теләкләрен әйтеп китәләр.

Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күбрәктер шул... Безнең районныкы булмаса да, хәрби операциядә һәлак булган солдатның тормыш иптәше, танышлары аша бу төркемне табып, йөз мең сум ярдәм күчергән һәм шул акчага аның ире хезмәт иткән батальон солдатларына плащлар, аяк киемнәре, перчаткалар һәм башка кирәк-ярак сатып алынган.

https://vk.com/video-33406351_456241151

- Максатыбыз мобилизацияләнгәннәргә генә ярдәм итү түгел. Нинди генә хәрби мөрәҗәгать итсә дә, кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Күптән түгел Кукмара металл савыт-сабалар заводына бер хәрби часть казаннар, табалар сорап язган, аларны шушы машинага салып озаттык. Гомумән, андый очраклар гел булып тора, - ди әңгәмәдәшем.

Ерак юлга кузгалдык...

Бу юлы шыплап тулган прицеплы автомобильдә Владимир Аввакумов, Нияз Мөхәммәтов, Расим Зәйнетдиновлар юлга чыкты.

Владимир Аввакумов сүзләренчә, хәрби операция башланганнан бирле 25 тоннага якын гуманитар ярдәм илтеп тапшырылган. Ул көнне дә прицеп белән 4 тонналап йөк алып киттеләр.

Үзе дә кайчандыр Чечняда хезмәт иткән Нияз Мөхәммәтов бу юлы тугызынчы тапкыр баруын әйтте. “Солдатлар анда безнең өчен дә хезмәт итәләр. Ничек инде ярдәм итмисең?! Кайчакта бары тик күрешү өчен генә килүчеләр дә була”, - дип, фикерләре белән уртаклашты ул.

Ә өченче машина йөртүче мине, гомумән, шаккатырды: чандыр гына гәүдәле, елмаеп кына сөйләшә торган бу ир-атка 64 яшь икән! “Беренче мәртәбә Владимир Аввакумовка мин дә барыйм әле дип әйткәч, пассажир буларак кына алам, диде. Чал чәчләрем белән пассажир булып йөри алмам, дидем аңа каршы. Шуннан соң килештек. Хәзер кем дә булса ярдәмне илтеп тапшырырга тиеш бит дип кабул итәм”, - ди Расим Зәйнетдинов.

50 сум да ярдәм

- Бүгенге көндә безгә финанслар җитми, - дип дәвам итә Гүзәл Аввакумова. – Кирәкле товарларны күп күләмдә сатып алырга тырышабыз. Мәсәлән, футболка алган очракта да аның ак яки башка төстә түгел, ә хәрбиләр киеме төсендә булуы мөһим. Соңгы араларда районнан булмаганнар да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Сез безнеке түгел, без сезгә ярдәм итә алмыйбыз дип әйтеп булмый бит аларга. Әлбәттә, көчтән килгәнчә булышабыз. Хәзер азык-төлек мәсьәләсе күпмедер дәрәҗәдә җайланды. Тиздән агачлар яфрак ярачак, димәк, маскировка сеткаларының төсе тагын үзгәрә. Иң мөһиме – сеткаларның яшел төстә булуы кирәк. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәм: сеткалар үрергә теләүчеләр булса, безгә хәбәр бирсеннәр иде. Махсус яшел материал сатып алып, бергәләп эшләр идек.

Әлбәттә, бөтен кеше дә ярдәм итә алмас: кемнеңдер - теләге, кемнеңдер акчасы юк. Ләкин мөмкинлектән чыгып, 50 яки 100 сум акчабызны безне саклаучылар хакына бүләк итсәк, әллә ни авырлык килмәс дип уйлыйм. Кеше кайгысы миңа кагылмый дип битараф калмасак иде, чөнки анда кемнәрнеңдер газиз балалары, ирләре, әтиләре, абыйлары, якын туганнары. Алар барысы да бездән ярдәм көтә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев