Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең тормыш иптәше «Нечкәбил» бәйгесендә лауреат булды: «Иремнең сүзләре җиңүгә өмет уятты»

Кукмарадан Гыйлаҗевлар гаиләсе, Татарстанның күркәм, матур, милли традиция, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче гаиләләре арасында үткән «Нечкәбил» республика бәйгесендә катнашып, «Гаилә һәм җәмгыять» номинациясендә лауреат дипломына ия булды.

Шушы көннәрдә телевидение хезмәткәрләре белән берлектә Гыйлаҗевлар гаиләсендә булып кайттык. Пар канаты Илһам махсус хәрби операция зонасында булуга карамастан, республика дәрәҗәсендә узган «Нечкәбил» бәйгесендә катнашырга үзендә көч тапкан Гөлназ ханым белән аралашу бер тын эчендә үтте дә китте...

«Мин үзем тумышым белән Поч. Кучук авылыннан. Бүгенге көндә „Роспотребнадзор“ идарәсенең Саба территориаль бүлегендә беренче разрядлы өлкән белгеч булып эшлим. Гаилә хәленә килгәндә, 2011 ел ахырында булачак тормыш иптәшем Илһамны очраттым. Аның белән икенче күрешү — 2012 елның февралендә, ә өченчесе 8 мартта булды. Шул көнне ул тәкъдим ясады, мин ризалаштым. Әнә шулай өч тапкыр очрашып-сөйләшкән килеш гаилә кордык, һәм минем моңа беркайчан үкенгәнем булмады. Шөкер, 12 ел инде бер-беребезне аңлап, санлап, бик матур яшибез, ике кыз үстерәбез. Иркәгә — 11 яшь, ул иң элек йөзүгә йөрде, хәзер әтисе шикелле волейбол белән шөгыльләнә, ә 8 яшьлек Мәрьямебез биергә ярата», — ди ул.

Гаилә башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Анда киткәнче «Газсервис» оешмасында эшләгән була.

«Мобилизацияләү башлангач та, Илһам үзенә чакыру килүен көтте. Чөнки ул — хәрби хәрәкәтләр ветераны. Һәрчак: „Миннән башка сезне кем якласын. Анда бару — минем бурычым“, — дип әйтә иде. 2022 елның октябрендә иптәшләре белән юлга кузгалды, ике елга якын инде илебез иминлеге өчен көрәшә. Әтиебез дүрт тапкыр чираттагы ялга кайтты. Мөмкинлеге булу белән хәбәргә чыга. Бик сагынабыз, юксынабыз үзен. „Нечкәбил“ бәйгесендә катнашу турында тәкъдим булгач та, иң элек Илһам белән киңәшләштем. Ул исә: „Бернидән икеләнмә, мин сиңа ышанам“, — дип күңелемне күтәрде. Шулай итеп, бәйгедә үзебезне сынап карарга алындык», — ди Гөлназ.

«Нечкәбил» бәйгесе берничә этапны үз эченә ала. Анда гаилә турында язма, чарада катнашу өчен сценарий әзерләү, видео төшерүдән тыш, эссе, рәсем конкурсларында катнашу да керә. Шулай ук республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән конкурсантларга махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә юллау өчен махсус бүләк әзерләү бурычы да куела.

Кукмарадан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең тормыш иптәше «Нечкәбил» бәйгесендә лауреат булды: «Иремнең сүзләре җиңүгә өмет уятты»

«Район һәм зона турларын үткәннән соң, безне, ярымфиналда чыгыш ясарга дип, Казанга чакырдылар. Анда ике кызым, "Идел" бию ансамбленә йөрүче дусларым белән "Кукмара хәзинәләре«н, бу очракта гаиләбез кыйммәтләрен тәкъдим иттек. Буыннан-буынга күчеп килүче 1817 елгы изге Коръән китабын, көмеш тәңкәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларымның һәм тормыш иптәшемнең медальләрен күрсәттек, бабайны яу кырыннан исән-имин алып кайткан, үзе вафат булганчы түш кесәсендә йөрткән, бәла-казалардан саклаучы бөти турында да сөйләдек. Шулай ук сценарийда гаиләбез, балаларның сәләтләренә багышланган аерым бер өлеш тә бар иде. Мәрьям кызым — үзбәк, ә мин дус кызларым белән удмурт халык биюен башкардык. Соңыннан жюри хозурына гаиләбезнең яратып сыйлана торган ризыгы — татлы чәкчәк алып чыктык һәм аларны тәмле чәй белән сыйладык. ормыш иптәшемнең янәшәбездә булмавы гына бераз кәефне төшерде. Әмма ул махсус хәрби операция зонасыннан юллаган видеоязмадагы: "Минем тормыш иптәшем бәйгедә катнаша. Кызганыч, бүген аның янында түгелмен. Әмма күңелем белән мин шунда. Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә уңышлар телим. Без, дошманны тар-мар итеп, җиңү белән кайтачакбыз", — дигән сүзләрен ишетү иңнәремә канат куйды, җиңүгә өмет уятты. Шуннан соң борчуларым юкка чыккандай булды, үземне кулга алдым, һәм без уңышлы гына чыгыш ясадык. "Нечкәбил"дә бик күп яңа танышлар таптым, үз-үземә ышаныч артты, күзаллавым, тормышка карашым да үзгәрде. Әлеге бәйгегә әзерләнгән вакытта ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтем чиксез«, — дип сөйләде Гөлназ Гыйлаҗева.

Гөлназ Гыйлаҗеваның кызлары да бәйгедә югалып калмый. Мәрьям хәтта шигырь дә сөйли.

«Анда апа белән минем шикелле балалар күп иде. Мин биеп тә күрсәттем, гаилә турындагы шигыремне дә ошаттылар. Әти ялга кайткач, йомшак уенчык — аю баласы бүләк иткән иде. Аны бик яратам, иртән торуга кочаклыйм. Әти монда булганда, без табигатькә чыгып ял итәргә ярата идек. Ул югында күп вакытыбыз әни белән үтә. Бик кайгыртучан, көчле, акыллы һәм бик чибәр ул безнең. Ләкин аның күзләре моңсу. Тизрәк әтиебез бөтенләйгә кайтсын да, өебез тагын да ямьләнеп китсен иде», — ди Мәрьям.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев