Кукмарадан Мәдинә Гобәйдуллина: Аллаһка шөкер, сату өлкәсендә 47 ел эшлим
Мәдинә һәм Зиннур Гобәйдуллиннар 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Ачык йөзле, йомшак телле, мөлаем танышым Мәдинә апа Гобәйдуллина тумышы белән Тарлау авылыннан. Гаиләдә өч бала үсәләр. Өч яшендә язмам героеның әтисе бакыйлыкка күчә. Ун еллап тирәсе вакыт узгач, иртә тол калган әниләре, туган авылы Ядегәргә кайтып, үз тырышлыгы белән йорт җиткерә, балаларын аякка бастыра.
— 8 сыйныфка кадәр Ядегәр мәктәбендә укып, өлкән сыйныфларны Янилдә тәмамладым, — дип, тормыш йомгагын сүтә башлады Мәдинә апа. — Бер ел фермада учетчица булып эшләгәч, Казан сәүдә училищесында белем алдым. Укуны тәмамлап, биредә бер ел кибетче булып хезмәт куйгач, тормыш җилләре мине Кукмарага кайтарды, Зиннур исемле егеткә кияүгә чыктым. РайПОның элеккеге Гаян кибетенә урнаштым. Аллаһка шөкер, сату өлкәсендә 47 ел эшлим.
Ярты гасырлык хезмәт юлы — үзе бер гомер. "Элек ярминкәләргә күп йөрдек инде, — дип дәвам итә тәҗрибәле кибетче. — 7шәр КамАЗ ит сатып кайта идек. Нократ Аланы районнарында, Сарапул, Ижевск шәһәрләренә барып, өйдән-өйгә кереп, 50 килограммлы капчыклар белән шикәр комы, тартма-тартма конфет сатып йөргән вакытлар инде бер күңелле хатирә булып кына яңара. Ул чакларда үзебездә әйбер күп, ә чит төбәкләрдә товар яхшы үтә иде, дефицит булгандыр инде, күрәсең. Атна саен сәфәргә чыгар идек. Өйдә 3 бала, йортны алып барасы, тормыш иптәшем башта "Сельхозтехника«да, аннан коммуналь хуҗалыкта механик булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Танышым иртән сәгать 7 тулганчы эш урынында инде. «Хезмәтемне бик яратам, бер гаилә булып эшлибез. 65 яшемдә дә эшләп йөрмәс идем. Хәзер кибетченең хезмәте күпкә уңайланды, компьютерга да өйрәндек, кеше товарны үзе сайлый да касса янына килә», — ди танышым. 20 килограммлы алма тартмаларын эченә куеп, йөгерә-йөгерә ташыганнарын хәзер генә елмаеп искә ала ул. Ә заманында сатудан кайтып, балаларны өлгер генә бакчадан алып, машина-машина товар бушатканчы эштә көттереп утырулары бер дә рәхәт булмагандыр. Ә Сабантуйлар — үзе бер хатирә! Ул елларда ничә кибетнең товарын бергә төйиләр дә, иртәнге сәгать икеләрдә барып, бутамыйча, һәркайсын аерып тарата торган булганнар. Кемгә — бәйрәм, кемгә — эш, дигәннәре менә шул инде ул!
Гобәйдуллиннар 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары — сәүдә институтын, уллары Лубян көллиятен тәмамлый. Олысы Гөлназ — Казан дәваханәсендә хисапчы, уртанчысы Гөлнара — район архивында, уллары Закир Кукмарада кибеттә эшли. Бүгенге көндә алар улы, килене, 4 оныгы белән гомер кичерә, кош-кортлар, кәҗәләр асрыйлар. Пешерергә бик яратам, киленем дә шулай, ди Мәдинә апа. Гаиләнең яратып ашый торган ризыклары — токмачлы аш, ит бәлеше.
Илһаметдин Зарипов, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе:
— Мәдинә Гыйльман кызы — иң җаваплы хезмәткәрләребезнең берсе, һәрчак төгәл, ул эшләгәндә җитмәүчелек чыкканы юк, сатып алучылар бик ярата үзен. Әле эшләсен иде, ул безгә бик кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев