Кукмарадан Лилия Гарипова: «Мин — урман кызы, табигать баласы»
Инде дистә еллар дару үләннәрен өйрәнү, аларны җыю белән шөгыльләнүче райондашыбыз Лилия Гарипова үзе турында әнә шулай ди.
Ульян каласында туып-үскән кызның гаиләсе, ул икенче сыйныфта укыганда, туган якларына күченеп кайта. Лилия күбрәк әбисе янәшәсендә Битләнгер авылында кайнаша, аның белән бергә хуҗалыкларына кул биреп торучы урманга йөри, дару үләннәре җыярга өйрәнә.
«Җае һәм вакыты булганда, әби безне гел урманга алып бара һәм аякларыбызны кырмыска оясы янына куярга куша иде. Баштарак куркып калсаң да, соңрак ияләнәсең, хәтта берсеннән-берсе тырыш, уңган бөҗәкләрнең чеметкәннәрен дә сизми башлыйсың. Табигатьтән кайткач, эссе мунчага кергәнне хәтерлим. Анда да әби ике казан су кайната: берсенә — чиста, ә икенчесенә дару үләннәре салынган. Бер кат юынгач, шифалы су белән коенсаң, шулкадәр рәхәт була ки, хәтта берничә сәгать дәвамында урманда йөреп арып-талчыккан аяклар да үзеннән-үзе йөгерә башлый. Ун литрлы чиләккә кипкән алма һәм ак чыршы ботаклары салып төнәткән компотның, мәтрүшкә, бөтнекле чәйнең дә тәме бүгенгедәй тел очымда тора. Әбинең дару үләннәре белән мавыгуы, еллар узган саен, миңа күчте. Хәзер мин дә табигатькә чыксам, аннан һич кенә аерыла алмыйм, саф һавада йөреп, урман шавын тыңлап, үземә көч-куәт алам», — ди Лилия Гарипова.
Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, карлар эреп, табигать татлы йокысыннан уяна, яшәрә башлауга, ул, кулына кәрзин тотып, табигать кочагына юл ала икән. Иң элек нарат бөреләре җыя, аннары башка үләннәргә күчә дә, кар төшә башлагач, тузганак, әрекмән тамырлары белән сезонны тәмамлый.
«Җир җиләге яфрагы, артыш, меңьяфрак, гөлҗимеш, бөтнек, Иван-чәй, мәтрүшкә, бака яфрагы... безнең әйләнә-тирәбездә нинди генә дару үләне үсми! Файда урынына зыян салмасын өчен, аларны дөрес итеп җыя, киптерә һәм куллана белү мөһим. Минем өч улым бар. Аларны да урман белән дуслашырга өйрәтәм, һәрчак үзем белән табигатькә алып чыгарга тырышам, походлар оештырам. Без урман-посадкаларга бик еш сәяхәткә барабыз, анда саф һавада җиләкләр, үләннәр җыябыз. Мин аларны табигать байлыгы — үзләре үк әзерләгән үләннәр чәе белән сыйлыйм. Хәтта шунда ук тәм-томнар да пешереп ашатам. Әле шушы көннәрдә генә урман аланында камыр эчендәге кычыткан яфрагы белән бик яратып сыйландык», — ди ул.
Лилия дару үләннәрен целлофан пакетка түгел, ә кәрзин яисә тукымадан тегелгән букчага җыярга киңәш итә.
«Пакетта ул парлана һәм үзенең файдалы үзлекләрен югалта. Ә инде киптергәндә, һичшиксез, җиләс һәм туры кояш нурлары үтеп керми торган урынга юка гына итеп җәеп куярга кирәк. Кояшта үләннәрнең төсе үзгәрә, һәм үзенә генә хас исе дә югала. Шуның өчен дару үләннәре сатып алганда да игътибарлы булырга кирәк. Мин кипкән үләннәрне пыяла банкаларда саклыйм, өстен, суласыннар өчен, капкач белән түгел, ә тукыма белән каплыйм», — ди ул.
«Урман» кызы үзенең мавыгулары турында социаль челтәрләрдә ачылган шәхси битендә дә еш күрсәтә һәм ул хакта сөйли. Шуның өчен арада: «Бу ханым гел урман, су буйларында гына йөри икән», — дип тә уйлаучылар юк түгелдер.
«Мин иртән урманга барып, энергия туплап кайтам да аннары көн дәвамында өйдәге эшләрне карыйм, балалар белән шөгыльләнәм, тәмле ризыклар пешерәм. Быел Марий Эл якларында булып, андагы урманнарга гашыйк булып, бездә очрамый торган сазанак (багульник), арчан (вереск) һәм башка үләннәр җыеп кайттым әле. Шулай ук аларның сазлыклы урыннарында караҗиләк, нарат җиләге (брусника) дә күп үсә икән. Кама Тамагында, Удмуртиядә хуш исле мәтрүшкә бихисап», — ди ул.
Лилия Гарипова дару үләннәре турында бик күп китаплар укый, махсус курслар үтә. Зәңгәр, матур, кыңгыраусыман чәчәкле бабасыр уты (горечавка) дигән үләннең кайбер төбәкләрдә «Кызыл китап»ка кертелгән булуын да нәкъ менә әңгәмәдәшемнән белдем. Шулай ук ул урманга барырга теләп тә, төрле хайваннар очрау, бөҗәкләр тешләүдән куркып, табигатькә чыгарга җөрьәт итмәүчеләрне дә үзе белән ала. Аннары чәйләр дә ясый әле. Кыскасы, өлгермәгән бер эше дә юк. «Урман» кызы безне дә яшел чәй һәм тузганак чәчәгеннән әзерләнгән бал белән сыйлады. Тәмле. Аяк белән таптап йөрибез бит дару үләннәрен. Иелеп алып киптерсәң, кышка менә дигән, югыйсә. Моның өчен күңел итү дә кирәк шул...
Камырдагы кычыткан яфрагын әзерләү рецепты:
- 1 йомыркага бер чеметем тоз, бераз сөт, дөге оны саласың, болгатасың. Кычыткан яфракларын сыек камырга салып аласың да кызган майда пешерәсең.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»; Лилия Гарипова/ шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев