Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан контракт буенча махсус хәрби операциягә китүченең тормыш иптәше: «Фәнис илебезне саклаячагын гел төшендә күрде»

Якташыбыз Донецк Халык Республикасындагы үз командованиесенә барып җитүгә үк бар эшкә дә булган икәнлеген күрсәткән.

Кукмарада яшәүче Фәнис Галимов белән моннан берничә ел элек очрашкан идек. Шәһәрдәге Октябрь тыкрыгы юлына таш җәйдереп булмасмы, бәлки редакциягә мөрәҗәгать итүнең ярдәме булыр дип, әлеге тыкрыкта яшәүчеләр очрашуга чакыргач, аның шуның кадәр бала җанлы булуына игътибар иткән идем. «Кызым ДЦП белән авырый, аның да янәшәдәге су буйларына төшеп ял итеп кайтасы, урамга чыгып йөрисе килә. Әмма юл тигез булмаганлыктан, һәм тыкрыгыбыз авыш җиргә урнашканлыктан, инвалид коляскасы белән йөреп булмый, таш юл кирәк иде», — дип сөйләгән иде ул.

56 яшьлек Фәниснең моннан ике ай элек үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүе турында ишеткәч, тагын бер кат гаҗәпләндем. Югыйсә, кызы Алиянең опекуны булып тора бит, кулына повестка китереп тоттырсалар да бармый кала ала. Ә ул үзе үк хәрби комиссариатка килеп гариза язган...

«Фәнис моннан ел ярым элек мин дә махсус хәрби операциягә китәм дип әйткәли башлаган иде инде. Ул армиядә өч ел Кара диңгездә, хәрби корабльдә диңгезче булып хезмәт иткән. „Имеш, мин яңадан хезмәт итәргә китәргә тиеш икәнмен дип, әллә ничә тапкыр төшемә керде, мин китәм“, — диде ул. Анда барырга соң түгел бит, өлгерерсең әле, Алия белән икебезне калдырасыңмы дип, ул чагында бармаска күндергән идек. Әмма июль урталарында янә шушы сүзләрне әйтә башлады һәм медицина тикшеренүләре үтеп, контракт төзеп китеп тә барды», — ди хатыны Зөлфия. 

Югыйсә, җәйге сезонда аның кебек алтын куллы осталарга монда да эш җитәрлек бит. Агач һәм эретү-ябыштыру эшенә бик оста булган Фәниснең Кукмарада һәм якын-тирәдә кулы тигән йорт, каралты-кура шактый. Үз йортларының эчке, тышкы ягын заманча итеп эшләп куйган. Димәк, акчага мохтаҗ, кредитлары бар, дигән фикер, гомумән, аңа туры килми. 

«Әйе, абый шушы яшенә җиткәч, үз теләге белән илне сакларга дип китеп барды. Беренче тапкыр талпынганында аның уеннан кире кайтарта алдык. Икенчесендә инде барлык эшләрен төгәлләгәч кенә: „Сеңлем, мин китәм“, — дип шалтыратып әйтте. Саубуллашканда армиядә хезмәт иткәндәге кебек ялга кайтырга, елга өч тапкыр күрешергә язсын, абый, дидем. Ул эш сөючән, бервакытта да югалып кала торган кеше түгел. Нәрсәгә тотынса — шуны булдыра, юк кына әйбердән дә „шикәр шакмагы“ кебек матур итеп ясап куя белә», — ди Адайда яшәүче сеңлесе Фәния Хәбибуллина.

Якташыбыз Донецк Халык Республикасындагы үз командованиесенә барып җитүгә үк бар эшкә дә булган икәнлеген күрсәткән: инде шактый кулланылышта булып яраксыз хәлгә килгән хәрбиләрнең мунча мичен эретеп-ябыштырып, аны файдаланырлык хәлгә китергән.

«Әти белән әни миңа — 6, абыйга 16 яшь булганда кавыштылар. Үз кызы булмасам да, мине шуның кадәр якын итеп, үзенеке итеп тәрбияләп үстерде. Хәзер дә көн саен җае чыгуга шалтыратып, хәлемне белешеп тора. Без бер дә андагы хәлләр турында үзара сөйләшмибез, күбрәк өйдәге яңалыклар, минем сәламәтлегем кызыксындыра. Әти аз гына элемтәгә чыкмый торса, әни белән борчыла башлыйбыз. Әти үзенә „Мореман“ сүзен позывной итеп алган. Ул яшьлегендәге иксез-чиксез диңгезнең матурлыгын, аның шаулавын, куәтле һәм бәйсез дулкыннарын оныта алмаганга күрә, әлеге сүзне сайлагандыр дип уйлыйм. Икенчедән, бу сүз диңгез бүресе, ягъни көчле кеше дигәнне аңлата. Матурлыкны күрә белү, көчле булу, бәйсезлек — болар барысы да әтинең холкын ачып бирә. Без аның белән бик горурланабыз һәм аны өебездә исән-имин кайтуын көтәбез», — ди кызы Алия.

фото: шәхси архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев