Кукмарадан Гөлнара Камалова: Йога — минем өчен яшәү рәвеше
Гөлнара ханым белеме буенча — укытучы. Әмма ул өстәмә рәвештә психологияне үзләштергән, юридик юнәлештә дә укыган.
Соңгы вакытта районда сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр аеруча күбәйде. Кемдер иртә-кич спорт мәйданчыкларына йөгерергә чыга, скандинавиячә йөри, саф һава сулый, кемдер тренажерларда шөгыльләнә...
Ә менә Кукмарада яшәүче Гөлнара Камалова инде дистә елдан артык үзенең тамырлары белән борынгы гасырларга барып тоташучы спорт төре — йоганы үз итә. Райондашыбыз өчен йога нәрсә ул: спортмы, күнегүләр җыелмасымы, әллә нибары модага иярүме? Гөлнара ханым белән шул хакта сөйләштек.
— Мин тумышым белән Яр Чаллы шәһәреннән. Мәктәптә укыган елларда ук спорт залларыннан кайтып кермәдек. Студент вакытларда исә аэробика, фитнес, бию, дисеңме — һәммәсендә үземне сынап карадым. Яшь чак бит: энергия ташый, сикерәсе, хәрәкәтләнәсе генә килеп тора иде. 2011 елда исә әниемнең чакыруы белән йогага бардым һәм... аңа тулысынча гашыйк булдым. Йога «бердәмлек», «элемтә», «гармония» дигән мәгънәләргә ия. Укытучыбыз физик күнегүләр җыелмасыннан тыш, безне сулыш алу системасын көйләргә, рухи яктан үсәргә, камилләшергә, тормыштан ләззәт алырга, илһамланырга да өйрәтте. Мин һәр дәрестән үземә җиңеллек, рәхәтлек алып кайта идем. 2013 елда Кукмара егетенә кияүгә чыктым, һәм биредә яши башладык. Бүгенге көндә дә йогадан аерылганым юк, онлайн-дәресләр дә алам, белемемне арттыру юнәлешендә дә эшлим. Дөресен әйткәндә, еллар узган саен, йога минем өчен яшәү рәвешенә әверелде. Һәм моңа бик шатмын.
Әңгәмәдәшемнең сүзләре буенча, берәүләр йоганы медитацияләү, икенчеләр ике кулның учын тоташтырган килеш тыныч кына билгеле бер позада келәмдә утыру дип күзаллый, ә өченчеләр ул бары тик хатын-кызларга гына кулай дип уйлый икән.
— Мин әлеге фикерләр белән килешеп бетмим. Әйе, йоганың бер юнәлеше буларак, медитацияләү элементлары кулланыла. Ул артык киеренкелектән, начар уйлардан арыну, организмны тынычландыру өчен башкарыла. Әмма комплекслы шөгыльләргә гәүдәнең сыгылмалылыгын булдыру, тартылу, мускулларны ныгыту, буыннар гимнастикасы, сулыш алу өчен дә бик күп төрдәге күнегүләр керә. Аннары шуны да билгеләп үтим: йога белән медицина каршылыклары булмаган һәркем — яшьләр дә, өлкәннәр дә, хатын-кыз һәм ир-атлар да шөгыльләнә ала. Моның өчен бары тик үзеңә туры килә торган күнекмәләр тупланмасын булдырырга, шуларны дөрес итеп файдаланырга һәм теләк кирәк. Мин үзем тормышка чыгып бала тапкач, хәтта кечкенә кызымда да йога элементларын кулландым, аның физик яктан үсешенә ярдәм иттем, — ди Гөлнара. — Йога белән көн саен бар күңелемне биреп шөгыльләнәм. Җәйге, кояшлы, матур көннәрдә күнегүләр ясау өчен башлыча Атлас Булатов исемендәге паркка чыгам. Анда иртәнге якта аеруча рәхәт: һавасы чиста, бар җирдә яшеллек, агач-куаклар үсеп утыра, кошлар сайрый... Паркта спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бик зур. Ә инде яңгырлы көннәрдә, салкында, көз, кыш айларында барлык күнегүләрне дә өйдә башкарам. Гаиләбездәге һәркем миңа теләктәшлек күрсәтә һәм теләп кушыла.
Гөлнара ханым белеме буенча — укытучы. Әмма ул өстәмә рәвештә психологияне үзләштергән, юридик юнәлештә дә укыган.
— Боларның өчесе дә бергә бәйләнгән, дияр идем. Ә инде начар энергияләрне таратып җибәрергә, тормышка якты күзлектән карарга, гәүдәне ял иттерергә миңа йога күнегүләре ярдәмгә килә, — ди ул. — Күпләр хәзер транспорттан башка үз тормышын күз алдына да китерми. "Бөке"ләрдә утырса-утыра, әмма берничә метр араны да җәяү түгел, ә машинада, электр самокатында, мопедта, автобуста үтә. Хәрәкәтнең аз, психоэмоциональ киеренкелекнең зур булуы нәтиҗәсендә, кеше үз эченә бикләнә, шуннан төрле чирләр дә килеп чыга.
Саулыкны һәрвакыт беренче урынга куярга, көн саен үзең өчен бер сәгать вакытны кызганмаска кирәк. Чөнки сәламәт булганда гына кеше алга таба үсә, уңышлар яулый, аның уйлары якты, гаиләсендә бар да яхшы була.
Кеше нинди генә спорт төре белән шөгыльләнмәсен, фитнес, джампингмы, йөгерү, йөзү, аэробика, велосипедта йөрүме — боларның барысы да хәрәкәт. Спортны яратыгыз, сау-сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев