Кукмарадан эт асраучы Динара Фәйзерахманова: Этебез өчен шкафта һәрчак печенье, шоколад, гематоген тора
Тоффины кышкы салкыннарда урамга тәпиләренә ботинкалар, башына җылы башлык, өстенә комбинезон киертеп алып чыгалар. Чөнки ул бик тиз туңа, калтырый башлый икән.
-Әни, эт көчеге алыйк әле! Песи һәм балык та кирәк.
Кечкенә баласы булганнарга әлеге үтенечләр аеруча яхшы таныштыр. Ярый, берәрсен үзеңдә булдырдың да ди, тик менә өй эчендә йорт хайваннары һәм йорт кошы тотуның никадәр зур җаваплылык, шактый финанс чыгымнары соравын сабый күңеле аңлап бетерми, уенчык итеп кенә кабул итә шул. Кукмарада яшәүче, кечкенә генә фатирда 9 ел инде той-терьер токымлы эт асраучы Динара Фәйзерахманова белән дә шул хакта сөйләштек.
– Мин кечкенәдән үз этем булсын иде дип хыялландым. Әти белән әнине гел бер сорау белән йөдәткәнемне бүген дә истә. Ел артыннан ел узды, үсеп-буйга җиттем, тормышка чыктым, кызым туды. Тик менә тормыш мәшәкатьләре үз эчен алып кереп китеп, ул тема бераз икенче планга күчсә дә, өйдә эт асрау теләге юкка чыкмады, күңелемнең бер читендә “яши” бирде, – ди Динара. – 2015 елда 6 яшьлек кызым Аянна белән Владивосток шәһәренә кунакка бардык. Ял паркында йөргәндә бер кечкенә генә эт моның янына чабып килде дә, икесе бергә уйный башладылар. Шуннан соң Аянна берөзлексез эт сорап, елап йөрәгемне телгәләде. Мәскәүдә яшәүче, үзе дә өендә ике эт асраучы апам да безнең белән иде. Ул кызымның туган көненә зур матур кап эченә салып, яңа туган эт көчеге бүләк итте. Ул көнне бала гына түгел, мин дә күкнең җиденче катына менгәндәй булдым. Владивостокта яңа гаилә “дусты”бызның паспортын булдырдык, ветеринария клиникасына барып, прививкалар ясаттык. Бары тик тиешле процедураларны үткәннән соң гына эт белән бергә самолетка утыра һәм туган якка кайта алдык. Шуннан бирле тугыз елга якын инде без Тоффи белән бергә.
Той-терьер токымлы этләр гәүдәгә зур булып үсми, алар кечкенә икән. Ә менә гомер озынлыклары исә якынча 20-25 ел. Хуҗасының сүзләренә караганда, Тоффиның авырлыгы нибары 4 килограмм тирәсе. “Дүртаяклы дустыгыз ниләр белән туклана, уйнарга, урамга чыгарга, йөкләмәләр үтәргә яратамы?” – дим.
– Без беренче көннән үк этебезне өй ризыклары ашарга күнектердек. Ул ботка, аш, пылау, бәрәңге боламыгы, ит, балык, сөт продуктлары ярата. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне бик өнәп бетермәсә дә, шкафында һәрчак печенье, шоколад, гематоген тора. Алардан өзелгән юк. Кыскасы, без нәрсә ашыйбыз, шуны Тоффига да бирәбез. Әмма шунысы бар: аңа хәзер кибеттән сатып алынган, этләр өчен махсус әзерләнгән ашамлыклар ярамый. Бер тапкыр сыйлап караган идек тә, үкенеп бетә алмадык. Этебездә аллергия башланды, күзләреннән яшь акты, тән тиресе кычытты. Ветеринария табибына алып барып дәвалыйсы булды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Тоффиның уенчыклары бик күп. Кызыбыз кечкенә вакытта аңа нидер алсак, этебез турында да онытмый идек. Хәзер дә тамагы тук, йокысы туйган икән, рәхәтләнеп уйный ул. Көн саен иртәнге сәгать 7.00-7.30ларда, кич белән сәгать 9.00лар тирәсендә, өйдә булганда төш вакытында да урамда йөртеп керәбез, олы йомышы өчен һәрчак үзебез белән целлофан пакет алабыз. Тугыз ел эчендә этебезнең өй эчендә бер җирне дә пычратканы булмады. Бик шаян, хәрәкәтчән, безнең иркәләгәнне, яратканны аңлый. “Ят”, “утыр”, “тәпиеңне бир”, “әйләнеп ал” дигән йөкләмәләрне дә теләп башкара. Бераз “эшләп” алганнан соң, әлбәттә, үзенә тәм-том эләгә.
Динара ничек итеп этен юындыруы, колак эчләрен чистартуы, көн саен махсус тарак белән йоннарын таравы, аның белән уздырган күңелле мәшәкатьләре турында шулкадәр күңел биреп, тәмләп сөйләде ки, рәхәтләнеп тыңлап утырдым үзен. Этне елга бер тапкыр прививка ясатырга алып барасы, тырнакларын үзвакытында остага кистереп торасы икән. Ә менә иммун системасы төшмәсен өчен, еш юындыру киңәш ителми. Анда да этләр өчен булган шампунь кулланырга кирәк. Тешләрен чистарту өчен атнага ике тапкыр ашый торган тәмле кимергеч – теш чистарткыч бирү шулай ук сәламәтлеге өчен мөһим.
– Урамнан кергәч, этнең тәпиләрен юабыз. Кечкенә вакытында судан бераз курыккан булса, хәзер ияләнде. Үзенең аерым сөлгесенә сөртәбез дә, өй буйлап чабып китә, – ди Динара. – Этне алу гына түгел, аны бәбәй сыман карыйсы да. Минем өчен икенче бала инде ул. Кызым бүгенге көндә Казандагы мәктәптә укый. Аның атна саен өйгә кайтуын икәүләшеп көтеп алабыз. Тоффи бигрәк тә сагына үзен. Этләргә дә уйнарга кеше, иптәш кирәк шул…
Тоффины кышкы салкыннарда урамга тәпиләренә ботинкалар, башына җылы башлык, өстенә комбинезон киертеп алып чыгалар. Чөнки ул бик тиз туңа, калтырый башлый икән.
– Кайда гына барсам да, иң элек күзем эт кирәк-яраклары сатыла торган нокталарга төшә. Зур сәүдә комплексларында хаклары бик кыйммәт, әлбәттә. Шуның өчен күбрәк почта аша һәм интернет кибетләреннән заказ белән кайтартам. Бәяләр төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, башмакларның бер парын (4 данә) – 700 сум, ә комбинезонны 2 мең сумга да табарга була. Җәй өчен юка кофта да алган идем, көннәр җылы булгач, әлегә киерткән юк. Этебезгә күрсәтелүче хезмәтләр (һәммәсе түләүле), киемнәр һәм башка кирәк-яраклар шактый чыгымлы. Әмма болар барысы да – минем өчен күңелле һәм рәхәт мәшәкатьләр, – ди Динара. – Урамнарда кыргыйга әйләнгән этләрне, хуҗасыз песиләрне еш очратырга туры килә. Бик кызганам үзләрен. Алар бит һәммәсе дә кайчандыр хуҗалы булган. Бала сораганга гына йорт хайваны, йорт кошы алуны, соңыннан кирәксезгә калдырып, урамга чыгарып җибәрүне, язмыш кочагына ташлауны бөтенләй аңламыйм. Үз көчеңә ышанып алгансың икән, син дүртаяклы дустыңны соңгы көненә кадәр карарга тиешсең. Уенчык итеп кенә кабул иткән очракта җан иясен тилмертергә кирәкми.
Райондашларның шәһәр фатирында эт асрауга мөнәсәбәте ничек икән?
Рамил Бариев:
– Безнең өйдә той-пудель токымлы этебез, шулай ук песи һәм балыкларыбыз бар. Той-пудель – кечкенә генә гәүдәле, йомшак, уенчык сыман бик матур эт. Ул – кызым Миләүшәдән юбилеема бүләк. Кыска гына вакыт эчендә этебез, чын мәгънәсендә, безнең гаилә әгъзасына әйләнде. Урамга чыгып, саф һавада йөрергә, ишегалдында балалар белән уйнарга, песи белән куышырга ярата. Эштән кайткач, каршыга йөгереп килә дә аякларга сыпыргалана, үзенең сагынуын күрсәтергә тырыша. Әгәр кеше үз өстенә җаваплылык ала, тиешенчә тәрбияли, дүртаяклы дус күрше фатирда яшәүчеләргә комачауламый, урамга йөртергә алып чыккач, тирә-юньдәгеләргә зыян китерми икән, мин өйдә эт асрауга уңай карыйм.
Әлфия Садриева:
– Кукмарада соңгы вакытта эт белән йөрүчеләр шактый күбәйде. Әле беркөнне эшкә барганда бер парга игътибар иттем: хатын-кыз шәмәхә төстәге блузка кигән, кечкенә генә этенең муенына да шундый ук төстәге бантик бәйләгән. Ә менә сәүдә комплексына хуҗасы белән кергән этнең маңгай өлешендәге озын йоннарын зәңгәрсу төскә буяганнар иде. Нәрсә соң бу, мода артыннан куумы, әллә кешенең башка мәшәкате булмау галәмәтеме? Элек-электән этләр йорт сакчылары булган, һәм алар ишегалдындагы аерым ояда яшәгән. Хәзер әллә нәрсә китте, кайберәүләр йорт хайваны белән бергә ашый, бер караватка ятып йоклый... Аңлап бетермим андыйларны.
Светлана Җамалиева:
– Без үз йортыбыз белән яшибез. Балалар кечкенә вакытта өйдә кенәри кош, балыклар, песи бар иде. Этебез исә картайганчы ишегалдында торды. Малайлар үскәч, хәзер боларның берсе дә калмады. Фатирда эт асрауга килгәндә, ул – һәркемнең үз эше, үз фикере. Шәхсән мин гаиләбездә моңа катгый каршы. Аның бит йоны да коела, ничек кенә тәрбияләп торуга карамастан, исе дә булмый калмый. Шунысы бар: элеккеге белән чагыштырганда хәзер өй эчендә йорт хайваны, йорт кошы тотам диючеләргә мөмкинлекләр зур, кирәк-ярак алу өчен махсус кибетләр бар, ветеринар даруханәләр дә ачылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев