Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Екатерина Шәрипова: Күңелемә хуш килгән хезмәт белән шөгыльләнәм

Екатерина Шәрипова югары белемле география укытучысы булуга карамастан, ул бүгенге көндә үз тормышын тегү остаханәсеннән башка күз алдына да китерми.

Тәвәккәл, бер эшчәнлектән икенчесенә җайлы гына күчә алганнарга сокланам мин. Язмам герое Екатерина Шәрипова — югары белемле география укытучысы. Әмма ул бүгенге көндә үз тормышын тегү остаханәсеннән башка күз алдына да китерми. Өстәвенә ипиләр дә пешерә, үсемлекчелек, җәй буе гөмбә җыю белән шөгыльләнә…

— Мин тумышым белән Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән. Гомер буе шунда яшәдек, дисәм дә ялгыш булмас. Зур Кукмара авылында төпләнүебезгә әле биш кенә ел. Беренче никахтан туган балаларым инде зурлар, аларга Казаннан кайтып йөрү дә уңайлы булыр дип, Татарстанга күченергә булдык. Интернет челтәреннән төрле районнарны барладык, табигатенә, төзеклегенә, инфраструктурага да игътибар иттек. Иң элек күрше Балтач районына тукталсак та, Кукмара күңелне аеруча да җәлеп итте. Бәлки тормыш иптәшемнең нәсел җепләре белән күпмедер дәрәҗәдә әлеге районга тоташуы да йогынты ясагандыр. Бернинди туган, дуслар, таныш-белешләр булмаган төбәккә ияләшү беренче елларда җиңелләрдән бирелмәсә дә, хәзер күнектек, бирегә күченүебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Татар телен өйрәндем. Сөйләшергә бераз оялсам да, татарча бик яхшы аңлыйм, — ди Екатерина.

Екатерина Шәрипованың тормыш иптәше Ринат — милләте буенча татар. Аңа тормышка чыкканнан соң, рус кызы иренең динен кабул итә. Зур Кукмарада аларның уртак балалары туа. Бүгенге көндә Рианага — 5 яшь. Ул шәһәрнең «Йолдызлык» балалар бакчасына йөри.

— Мин электән төрлелек яраттым. Шуның өчен дә белгечлегем буенча мәктәптә сигез ел эшләгәч, үземне башка юнәлешләрдә сынап карарга булдым. Караңгы көзгә кадәр гөмбәнең нинди генә төрләрен җыймыйм һәм алардан нәрсә генә ясамыйм мин. Табигатьтә йөреп, үземә көч-куәт, илһам туплап кайтам. Күпмедер вакыт күпләп кош-корт үстерү белән дә шөгыльләндем. Мичтә кабарып пешкән ипиләремне хәзер дә мактый-мактый ашыйлар. Ә менә тегүчелек өлкәсенә кереп китәргә райондашым Айгөл Сәмигуллина этәргеч бирде. Очраклы гына шәһәрнең бер кафесында аның белән күрештек тә, сүз ара сүз чыгып, тегүчелек турында сөйләшә башладык. Ул мине үзе янына тюрбан тегәргә чакырды. «Тегү машинасы артына утырмаганыма бик күп еллар узды бит, булмас ул миннән», — дип икеләнеп кенә тотынган идем, хәзер куанып бетә алмыйм. Дүрт айлап Айгөлгә булышканнан соң, бу эшнең нәкъ менә минеке икәнен аңладым. Тормыш иптәшем Ринатка өйдә тегү остаханәсе ясау теләген җиткердем. Ул исә берсүзсез риза булды. Бергәләп машина, тукымалар алып кайттык. Бүгенге көндә сөенеп, рәхәтләнеп, күңелемә хуш килгән хезмәт белән шөгыльләнәм, — дип канатланып сөйләде әңгәмәдәшем. 

Екатеринаның остаханәсендә ике тегү, бер чигү машинасы бар. Шкаф киштәләрендә исә әзер эшләнмәләр урын алган. Кулы белгәч, берсен дә сатып аласы юк!

— Мәктәптә укыган вакытта миңа ике яктан да әбиләрем тегү машиналары бүләк иткән иде. Юкка түгел! Мөгаен, алар киләчәктә мине тегүче итеп күзаллаган булганнардыр, — ди ул. — Үзлегемнән күпмедер дәрәҗәдә тегү эшенә өйрәнгәнемне, алъяпкыч тегеп, әниемә бүләк иткәнне яхшы хәтерлим. Хәзерге машиналар компьютерлаштырылган, тиз эшлиләр, башкару функцияләре дә зур. Шуның өчен иренмичә иҗат ит кенә. Минем ирем вахта юлы белән китеп эшли. Ул шалтырата да: «Ниләр белән шөгыльләнәсең?» — дип сорый. «Рәхәтләнеп тегәм», — дигәч елмаеп куя. Тегү эше мине ял иттерә, илһамландыра. Көнгә биш-алты сәгать остаханәдә эшләп алмасам, күңелдә бушлык барлыкка килә. Машиналарның келтерәп эшләгән тавышларын ишетү, син күзаллаган эшләнмәнең нәтиҗәсен күрү — иң зур куаныч! Кызлар, ханымнар, үзегезне яратыгыз, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев