Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Диләрә Кәшәпова: «Гел үсештә, үзгәрештә буласы, яңа мөмкинлекләр ачасы килә»

Диләрә Кәшәпова — инвалид коляскасында хәрәкәт итүенә карамастан, барлык авырлыкларны җиңеп алга баручы, көчле рухлы кыз.

Бу дөньяга һәр кеше үз бәхете белән туа, диләр. Кемнәрнеңдер шул бәхеткә илтә торган юллары бик шома барса, кайберәүләргә сикәлтәле, бормалы тар сукмаклардан көч-хәл белән атларга туры килә. 

Кукмарадан Диләрә Кәшәпова — инвалид коляскасында хәрәкәт итүенә карамастан, барлык авырлыкларны җиңеп алга баручы, көчле рухлы кыз. Без аның киләчәккә планнары билгеләнгән дивар плакатын күреп шаккаттык!

Моннан 22 ел элек Мөнирә һәм Фәргать Кәшәповлар олы кызларына иптәшкә тагын бер бала алып кайтырга уйлыйлар. Ә язмыш аларга игезәк сабыйлар бирә. Тик аларның берсе кыска гомерле була, туганнан соң өч көн генә яшәп кала. Шул игезәкләрнең сыңары Диләрә — бүген үзе дә апа кеше, инде энесе дә — җиткән егет, хәзерге вакытта Казанда югары уку йортында белем ала икән.

«Билгеле, һәр әти-әни, баласы тугач, Аллаһы Тәгаләдән аның 12 буыны сау-сәламәт булуын сорый. Ә сабыеңның авырганын, җәфаланганын күреп тә, аңа ярдәм итә алмау йөрәкне пәке белән кискәләгәннән ким түгел. Диләрә кечкенәдән аякка баса алмады, бака шикелле сикереп йөрде, табиблар башта өч яшьтә, аннан биш яшьтә тәпи китәр, диделәр, әмма үзгәреш сизелмәде. Балабызның церебраль паралич диагнозын ишеткәч, аяк астында җир убылган кебек тоелды. Нишләргә?! Кемнән ярдәм сорарга?! Алга таба ничек яшәргә?! Бармаган җир, күрсәтмәгән кеше калмады, ике операция кичердек, бала каршында гел үземне гаепле хис иттем. Бервакыт „Делай добро“ дигән ярдәм үзәге барлыкка килде. Без дә шунда бардык. Диләрә зур иде инде, 13 яшьләр тирәсе. Гәүдәсен урталай бөкләп куялар, аяк-кулларын дөбер-шатыр китерәләр, ул, авыртуына түзә алмыйча, „не имеете права“ дип кычкыра, бала шушында үлә икән дип котларым калмады. Кайткач, өч көн кузгалмыйча ятты. Шуннан соң ходунки белән йөри башлады, димәк, файдасы булган, дигән нәтиҗәгә килдек. Кул бармаклары хәрәкәтләнсен өчен, пианино сатып алдык», — дип сөйләде Мөнирә апа.

Мөнирә апаның сүзләренә Фәргать абый да кушыла. «Диләрә туганнан алып хәзерге көнгәчә бөтен тырышлык һәм хыялларыбыз — кызыбызны аякка бастыру», — диде ул. 

Церебраль паралич диагнозы Диләрә өчен карар түгел, ул кечкенәдән көрәшергә өйрәнеп, максатчан булып үскән. 

Кукмарадан Диләрә Кәшәпова: «Гел үсештә, үзгәрештә буласы, яңа мөмкинлекләр ачасы килә»

«Мин дүрт яшьтән „Шәфкать“ тернәкләндерү үзәгенә йөри башладым. Анда рухи һәм физик яктан сәламәтләндем дип әйтергә була. Шул вакытта әлеге үзәктә балаларның сәләтләрен ачыклау, аны әти-әниләренә күрсәтү максатыннан, бәйрәм үткәрелде. Мин дә анда чыгыш ясадым. Әлеге чарада музыка мәктәбе укытучысы Зөлфия Шәймәрданова да булган икән. Коляскада утырган кызчыкның җырлавын ул шунда күреп алган. Шулай итеп, вокал белән шөгыльләнә башладым. 10 ел музыка мәктәбендә белем алдым. Кечкенәдән безнең өйдә татар музыкасы яңгырады, апам да, энем дә җырларга ярата. Әнием ягыннан бабам да моңлы кеше, өздереп гармунда уйный иде. Музыка мәктәбен тәмамлагач, бераз ял иттем һәм алга таба да бу сәләтемне үстерергә булдым, чөнки җырлау миңа шулхәтле ошый, күңелемә канатлар куя. Хәзерге вакытта район Мәдәният йортында Зилә Зиннәтова белән шөгыльләнәм. Аның ярдәме белән җыр сәнгатендә тагын да югарырак уңышларга ирешермен дип ышанам», — дип сөйләде талантлы кыз.

Кукмарадан Диләрә Кәшәпова: «Гел үсештә, үзгәрештә буласы, яңа мөмкинлекләр ачасы килә»

Диләрә әле быел гына «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында теннис белән дә шөгыльләнә башлаган. 

«Үземне бу өлкәдә „ас“ дип атамасам да, алга таба үзгәрешләр сизелә. Тренерым Флорид Хәбибуллин да: „Әйдә, әйдә, син булдырасың, барысы да килеп чыга, тырышырга кирәк“, — дип, үсендереп, мактап тора. Без аның белән дуслаштык. Ни өчен әлеге спорт төрен сайлаганымны әйтә алмыйм. Гомумән, бер урында туктап торырга яратмыйм, гел үсештә, үзгәрештә буласы, яңа мөмкинлекләр ачасы килә. Мин тимераякта да шудым, хоккей карадым, әле тау чаңгым да бар... Бу кызыксынулар яңа дуслар табарга булыша, күп кеше белән танышам, аралашам», — диде ул. 

«Батыр» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге тренеры Флорид Фәритовичның сүзләренә караганда, коляскада хәрәкәтләнүче физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен гыйнвар аеннан «Икенче сулыш» дигән программа эшли башлаган. Шуның нигезендә алар атнага бер тапкыр «Барс Арена» комплексында шөгыльләнәләр икән. Анда бүгенге көндә 8ләп бала йөри.

«Диләрә — бик тырыш кыз, күнегүләрне калдырмый. Әлегә аңа „минус бишле“ билгесе куям. Алга таба шулай тырышуын дәвам итсә, тауларга менәрбез дип уйлыйм», — диде тренер, укучысына югары бәя биреп.

Соңгы вакытта Диләрә социаль челтәрләрдә блог та алып бара башлаган. Ул анда көнкүрешен күрсәтә, ирешкән уңышлары белән бүлешә. 

«Ниндидер вакыйгага карата үземнең хис-тойгыларымны тиз генә фотога эләктереп калырга тырышам, чөнки алар башка кабатланмаячак. Ә күпмедер вакыт үткәч, шул фотоларны карап, кичерешләрне яңартам, елмаям, тагын бер тапкыр күңелләр күтәрелеп китә. Шулай ук үзем күргәннәрне башкалар белән дә уртаклашасым килә», — диде ул.

Әйе, нинди генә кызыксынулары юк Диләрәнең. Ул үзенең хыял-теләкләрен чагылдырган плакат та ясаган. Анда язылганнарның күбесе тормышка ашарга өлгергән инде. «Хыяллар чынга аша, диләр. Әмма могҗиза булмый, моның өчен тырышлык кирәк», — ди максатчан кыз. Ул тагын бер зур теләге белән бүлеште: һәр кыз бала кебек ул да гаилә кору, бала алып кайту турында хыяллана. 

«Бу тормышта үзең шикелле физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди киңәшләр бирер идең?» — дип сорадык Диләрәдән.

«Иң беренче чиратта, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Билгеле, моны әйтүе генә ансат, ә көчле рухлы булуы бер дә җиңел түгел. Мин үзем дә зур депрессия кичердем. Аны җиңеп чыктым, үземне ничек бар, шулай кабул иттем, үземне ярата, авыртуымнан читенсенми башладым. Сау-сәламәт кешеләр кебек хәрәкәтләнә алмыйм икән, аны берничек тә үзгәртеп булмый, ул — минем гадәти халәтем. Елап утырып булмый бит, алга таба яшәргә, авырлыкларны елмаеп җиңәргә кирәк. Яныңда сине ничек бар, шулай кабул итүче кешеләрнең булуы мөһим. Минем иң зур таянычым — әти-әнием», — дип җавап бирде ул.

фото: шәхси архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев