Кукмарадан аучы Илдар Евдокимов: Кош-корт, җәнлекләр генә түгел, бал кортларын да аулыйм
Аучылык белән шөгыльләнү хыялы Илдар абыйның күңелендә яшь вакытларыннан ук бөреләнгән була.
Кукмарадан Илдар абый Евдокимов — белеме буенча энергетик, ә күңеле белән аучы. «Кош-корт, җәнлекләр генә түгел, хәтта бал кортларын да аулап алып кайтам», — дип елмая ул.
Илдар абый бар гомерен электрик һөнәренә багышлаган. Укучы буларак башлап җибәргән, техникумда белем алган. Хәтта армиядә дә электрик булып хезмәт итәргә туры килгән. Аннан кайткач та әлеге эшен дәвам итеп, «Татэнерго», киез итек-киез комбинатында хезмәт куйган. Район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы вазыйфаларын да башкарырга туры килгән. Тик район Башкарма комитеты тәкъдиме белән аны шәһәр электр челтәренә баш инженер итеп күчерәләр. Әлеге оешма челтәр компаниясенә кушылгач, хезмәтен шунда дәвам итә. Гомеренең 35 елын энергетика өлкәсенә багышлый, ә гомуми хезмәт стажы — 45 ел.
— Һәр кешенең үз кызыксыну, мавыгуы була, һәркем үзенчә ял итәргә ярата. Мин исә ялны аучылыкта, балыкчылыкта таптым. Кечкенә чакта Октябринога әби-бабай янына кунакка кайтып йөри идек. Бәлки бабамның геннары да «уйнагандыр», чөнки ул да аучы, балыкчы, әле умартачы да булган. Шулай ук берничә оя умарта тотам. Менә бу совет заманындагы ИЖ-54 мылтыгы да бабайдан калган. Башта ул абыйда иде, аннан миңа күчте. Болар барысы да — ял. Эштә алган бөтен тискәре энергия шулар арасында эреп юкка чыга. Ау нәрсәне дә булса мәҗбүри атасы дигән сүз түгел, ул — табигать белән бәйләнеш. Ә анда ничек бәхет елмая инде. Әмма киек тоту өчен 200 процент тырышлык та кирәк. Кайвакыт каршыңа килгән җәнлекне дә җибәрәсең, шул вакытта ник атмадың, диләр. Яшәсен. Аучылар алар урман санитарлары да булырга тиеш.
Аучылык белән шөгыльләнү хыялы Илдар абыйның күңелендә яшь вакытларыннан ук бөреләнгән була, тик ул моңа әкренләп, хәтта бераз соңрак килдем, ди.
— Ауга 27 яшьләр тирәсендә генә йөри башладым. Башта өлкән яшьтәге иптәшләргә иярдем, бергә-бергә күңелле иде, тәҗрибә тупладым. Кызганычка каршы, аларның күбесе бүгенге көндә мәрхүм инде. Шома ике көпшәле мылтыгым бар. Тиз, җиңел генә төз атарга өйрәнеп булмый бит. Беренче ике-өч елда аудан буш кайта идем. Хәзер исә мишеньгә, тәлинкәгә ату буенча Нократ Аланында үткәрелә торган ярышларда катнашам, — диде ул. — Күп вакыт ауга үзем генә дә чыгып китәм, иптәшкә этем Гром бар. Ул рус ау этләре токымыннан. Бу инде өченче «дустым», кызганычка каршы, аларның гомере кыска шул. Эткә исемне ничек кушасың, аның холкы да шундый була. Җәнлекне эләктергәннән соң сөенгәнен күрсәгез! Өрә-өрә, күтәреп йөгерә ул аларны!
Ауга чыгуның да үз тәртибе бар, ди Илдар абый. Һәр җәнлек, кош-кортның үз ау сезоны, шул ук вакытта тиешле документларның да булуы кирәк.
— Сәламәтлек барында ауга йөрүдән туктыйсы килми. Медицина тикшеренүе узарга кирәк. Хәзер ул яктан бик кырыс. Мылтык тоту — зур җаваплылык, мылтык түгел, кеше ата бит. Якындагы гына тауга менсәң дә, аның яртысы Кукмарага, калганы Нократ Аланына карый, шуңа күрә күрше районнан да юллама, лицензия булырга тиеш.
Аучы үзенең кызыклы истәлекләре белән дә бүлеште.
— Бервакыт, кыш башлары булгандыр, Сазтамак тукталышында электричкадан төштем дә посадка буйлап барам. Карыйм: агачлар арасыннан өч зур эт чыкты да нәкъ миңа таба килә башлады. Гадәттә, этләр аучыны күрсә кача, ә болар курыкмый, кире борылырга уйламый да. Туктап карап тора, көтә башладым. Кирәк булса дип, мылтыгымны корып куйдым. Бераздан аерылдылар: берсе — уртадан, икесе янлатып килә башлады, болар бит миңа ташланырга, мине ашарга җыена, дигән уй сукты! Тирдагы кебек сабыр гына басып тордым да, алар якынайгач, башта сулдагысына, аннан уртадагысына һәм уңдагысына аттым. Гади этләр булса, чинап качкан булырлар иде, ә болар тавышсыз гына «заряд» алдылар да яраланган килеш китеп бардылар. Куркытырга теләп, ваграк ядрә белән аткан идем. Әмма мылтыклы аучыдан курыкмый торган нинди токымлы этләр булды бу, дигән сорау калды. Әлеге вакыйгадан соң ун еллап вакыт узгач, аучылык турындагы журналдан бер мәкалә укыдым, болар җирән бүре икән. Алар эт белән бүре кушылганнан барлыкка килгәннәр, кешеләрдән, мылтыктан да шүрләмиләр, шундый куркыныч җанварлар. Шул вакытта каушап калган булсам, ботарлап атарлар иде. Түземлек, сабырлык ярдәм итте, — дип тәмамлады аучы.
Илдар абый ауда тоткан әйберләрен үзе эшкәртә, аннан соң аны тормыш иптәше Нурзия апага тапшыра.
— Илдарның ауга йөргәненә сүз әйтмим, иртән чыгып китә дә кич кайта. Хәзер телефоннар бар, әз генә соңга калса да хәбәрләшәбез, элек кенә борчылып тора идем. Аның өчен аучылык — күңеленә рәхәтлек бирә торган бер шөгыль, ул аннан буш кайтырга да мөмкин, җәнлек тоту төп максат түгел. Күп вакыт үрдәккә йөри. Аларның түшкәләре бик кечкенә була, бер пешергәндә дүртне салам. Без түш итен генә алабыз, ә калганын эткә бирәбез. Аңа көн саен 7 литрлы кәстрүл белән ашарга пешерәбез. Ә куянны элек кыздыра идек, хәзер итенең йомшак җирләрен алып, мал, тавык ите белән кушып, фарш ясыйбыз, — диде хуҗабикә.
Нурзия апа Илдар абый белән, үзләре әйтмешли, «тыныч» ауга йөрергә ярата. Урманга гөмбәгә баралар, гаиләләре белән балыкка йөриләр. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ике онык сөяләр. Ә Евдокимовларның шәхси хуҗалыгы чын гөлбакча кебек. Анда нинди генә чәчәк үсми. Бу исә Нурзия апаның тырышлыгы икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев