Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Артур Мөхәммәдев 5 төрле экстремаль спорт белән кызыксына

Серфинг, сноуборд, скейтборд, лонгборд, вейкборд... Бу – махсус такта ярдәмендә суда, карда, җирдә шуа торган спорт төрләре. Кемдер берсе белән генә шөгыльләнсә, икенчеләр биш төре белән дә кызыксына. Профессионалларча түгел, ә эмоциональ яктан бушану, күңелгә ял алу өчен.

Сноуборд Олимпия уеннары составына кертелгән спорт булса да, аның белән шөгыльләнүгә спорт заллары гына җитми, алган күнекмәләрне ныгыту өчен, яшәгән җиреңнең географик яктан үзенчәлекле булуы мөһим. Ә Кукмара халкы бу яктан бәхетле: тавы да бар, кары да.​

Кыш җитсә, районыбызның “Бакыр” тавыннан кеше өзелми. Берәүләр чаңгы шуа, икенчеләр сноуборд тактасында җилдерә. Кукмарадан Артур Мөхәммәдев чаңгыда шуа белмәсә дә, алда әйтелгән 5 төрле экстремаль спорт белән кызыксына.​

- Беренче мәртәбә сноуборд тактасына басканда миңа 6-7 яшьләр булгандыр, - ди ул. - Без аны фанерадан үзебез ясадык. Малайлар белән акча җыешып, фанера сатып алдык. Шуннан кем ничек булдыра ала, такталар әмәлләдек. Әле алар киез итек өчен махсус резинкалар белән эшләнгән иде. Сноуборд – шундый спорт, анда бертөрлелек урынсыз. Әгәр син бер “кыенлык”ны узарга өйрәнгәнсең икән, күпмедер вакыттан соң ул сиңа кызыклы булмый башлый, шуңа яңасына, экстремальрәк булганына тартыласың һәм аны узар өчен кабат күнегүләр ясарга керешәсең. Шуларны истә тотып, егетләр белән трамплинлы махсус парк булдыру теләге белән яна башладык.

13 ел элек бу хыяллары тормышка ашкан. Үзара акча җыеп, иганәчеләр ярдәме белән эшкә тотыналар. Тимер торбадан ясалган фигураларны да үзләре эретеп ябыштыралар, башка эш кораллары белән дә үзлектән эшләргә өйрәнәләр, чөнки оста ялларга мөмкинлекләре булмый. Шуу өчен парк булдырып, аны “Миром парк” дип атыйлар. ​ Бу эшне башлап йөрүче һәм җиренә җиткерүче Антон Кисиль иде, ди әңгәмәдәшем.

Егетләр шушы тауда күнекмәләр ясаганда үзләрен видеога төшереп, интернет челтәренә “эләләр”. Бу видеоны бик күп кеше карый. Кукмарада гына түгел, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен дә әлеге видео сноуборд белән шөгыльләнүчеләрнең башлангычы булып торгандыр. Кечкенә генә Кукмара бистәсендәге “Миром парк” төркеменең даны Санкт-Петербург, Мәскәү кебек шәһәрләргә дә барып ирешә.​

Ул елларны сноуборд буенча ярышлар да үткәргәннәр. Ижевск, Казан, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдән, хәтта Мәскәүдән дә катнашучылар килгән. Хәзер мондый ярышлар үткәрү өчен иганәчеләр, мөмкинлекләр, ә иң мөһиме – вакыт кирәк, ди әңгәмәдәшем. Мөмкинлек булганда, ярышларда катнашып, үзләрен дә сынап карыйлар. Күптән түгел Казанда осталыкларын күрсәткәннәр.

Әгәр син җаның-тәнең белән спортка бирелгән кеше икән, сине берни туктата алмый. Дөрес, тормыш мәшәкатьләре белән аңа вакыт та калмаска ​ мөмкин. Ләкин бу вакытлыча гына. Артур да шундый фикердә.

- Безгә яшьләр дә килә. Аларның идеяләре белән дә ​ ниндидер яңалыклар барлыкка килә. Моннан ике ел элек паркта күтәрелү җайланмасы булдырдык. Әлбәттә, кемнәндер ярдәм көтеп эшләнмәде бу. Гомумән, һәр адымыбызны үзебез финанслыйбыз, бәхет елмайган очракта гына иганәчеләр ярдәменнән файдаланабыз.


Ни өчен профессионалларча шөгыльләнмәдегез дип кызыксынам Артурдан.

- Нинди генә спорт булмасын, күнекмәләрне кечкенә вакыттан ук башларга кирәк. Ә минем профессиональ сноуборд тактасына басуым да 10 сыйныфта укыганда гына булды. Финанс ягыннан да мөмкинлекләр юк иде. Абый белән мине әни ялгызы үстерде. Аның авыр хезмәтен җиңеләйтергә теләп, акча эшләү юлларын эзләдем. Башта дустым белән фотограф буларак туйларны төшерә идек, соңрак бер иптәшем белән телефоннарны ремонтлау буенча үз эшемне башлап җибәрдем. Спорт һәрвакыт эштән бушаган арада гына тормышымны тулыландырып килде. Шулай булса да сноуборд – минем өчен чын ял ул, - дип, кичерешләре белән уртаклашты Артур Мөхәммәдев. - Үз гомеремдә барлыгы 8 сноуборд тактасын “иярләргә” насыйп булды. Беренче профессиональ тактаны бер дустымның әтисе берничә егеткә Япониядән алып кайткан иде, үзем эшләгән акчага сатып алдым. Мин ул вакытта 10 сыйныфта идем, дөресрәге, көндез эшләп, кичке мәктәптә белем алдым. Аның белән беренче мәртәбә шугач, үземне иң бәхетле кеше итеп тойдым. Соңрак ул тактаны сноуборд белән кызыксынган безнең район кызына бүләк иттем.

Сноуборд – кышкы спорт төре. Җаны-тәне белән спортка бирелгән кеше кар эрегәч нишли икән соң?

- Җәй көне серфинг һәм вейкборд белән кызыксынам, - ди спортчы. – Соңгысы белән шөгыльләнү өчен тормыш иптәшем белән күрше Байлар Сабасы районына Вейк-паркка барабыз. Ә чын серфинг хыялы узган ел тормышка ашты: Шри-Ланка утравында океан дулкыннарында йөздем.

Кайчандыр сноуборд дөньясына үз теләкләре белән кереп киткән кечкенә спортчыларның хәзер гаиләләре бар: кыз-малайлары үсеп килә. Үзләре яраткан спортка мәхәббәтне балаларында да уятырга тырыша алар.

- Мөмкинлек булган саен, тормыш иптәшем һәм балалар белән тау шуарга барабыз. Нинди зур теләгегез бар дип сорадыгыз, киләчәктә нәсел дәвамчыларымның әлеге спортта булуларын күрүдер, мөгаен. Әти, алай түгел, болай ул дип өйрәтеп тә куйсалар, башым күккә тияр иде, - дип елмая ике кыз атасы.

Соңгы елларда паркта ут булдыруга ирешкәннәр: хәзер анда көн саен кичке тугызга кадәр ут яна.​

Антон Кисиль, “Миром парк” проектын оештыручы:​

Ел саен бераз кар төшүгә, без егетләр белән паркка трамплиннар ясарга җыелабыз, чөнки һәр фигураның үзенә генә хас булган трамплины бар. Моны махсус көрәкләр белән билгеле бер авышлыкта эшләргә кирәк. 2010 елда “Миром парк”ын ясый башладык, ләкин соңрак аны башка урынга күчерергә туры килде. Хәзерге вакытта бу – 150 метр озынлыктагы, күп кенә фигуралар, трамплиннар ясалган шуу зонасы. 3 ел элек тауга күтәрелү җайланмасы булдырдык, паркка ут суздык. Алга таба паркта ял итү өчен урыннар булдырырга, уңайлы булсын өчен, күтәрелү җайланмасын тауның икенче ягына күчерергә планлаштырабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk