Кукмарадан Анна Бектина: Чит балалар юк, алар һәммәсе безнеке!
Кукмара 4нче урта мәктәбенең физик тәрбия фәне укытучысы Анна Бектина «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында өченче урынны яулады.
Анна Михайловна әлеге белем йортына 2011 елда, кулына Удмурт дәүләт университетының Гражданнарны яклау институты белгече дипломы алуга ук урнаша. 13 ел инде ул физик тәрбия фәнен укыта һәм быел унынчыларның сыйныф җитәкчесе булып тора.
«Мин берничә ел рәттән профилактик исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган балаларны физик тәрбия, спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләренә, яшүсмерләр клубы, яшьләр үзәкләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән „Яшьләр сертификаты“ проектында катнаштым. Бу өлкәдә азмы-күпме эш тәҗрибәм булганлыктан, „Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2024“ бәйгесендә дә үземне сынап карарга булдым. Иң элек район этабы узды, анда җиңү яулаганнан соң, конкурсның Кукмарада оештырылган зона турында чыгыш ясарга туры килде. Визитка әзерләдем, тиешле критерийлар буенча үземнең хезмәт турында сөйләдем, видеороликлар күрсәттем. Конкурсның зона туры үткән вакытта ук миңа беркетелгән укучының полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлегеннән исәптән төшерелүе — куанычлы хәл», — ди Анна.
«Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы 2012 елдан үткәрелә. Аның төп максаты — иҗтимагый тәрбиячеләрнең абруен, статусын республика дәрәҗәсендә күтәрү. Шушы көннәрдә Казанда бәйгегә нәтиҗә ясалды.
«Конкурсның финалына 21 кеше узган иде. Иң элек „Балачакны яклау“, „Гаилә кыйммәтләре“, „Тормышка юллама“, „Ватан өчен“, „Иҗади якын килү“ номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алга таба бер-бер артлы призлы урын алучылар чакырылды. Олы тәҗрибәле иҗтимагый оешма җитәкчеләре, ЗАГС бүлеге начальнигы белән беррәттән сәхнә түрендә басып тору минем өчен зур горурлык булды», — ди Анна Бектина.
2022 елның ноябреннән әңгәмәдәшем үзләренең мәктәпләрендә белем алучы, полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлегендә исәптә торучы бер укучы балага җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнә. Баланың тормышы уңай якка үзгәрсен өчен, үзенең бар күңел җылысын бирә, исәптән төшерү юнәлешендә зур хезмәт куя ул.
«Беренче көннәрдә бер генә бала да, колач җәеп, синең каршыңа йөгерми, күңелен дә ачып салмый. Үз максатыңа ирешү, укучы белән уртак тел табу, ике арада ышанычлы элемтә булдыру өчен, атналар, айлар дәвамында тырышырга кирәк. Минем кул астындагы ир бала начар холыклы түгел иде. Мин, аны урамнан „куып“ кертеп, актив мәктәп тормышына җәлеп итү өстендә эшләдем, һәрдаим әңгәмәләр үткәрдем, төрле спорт чараларына тарттым. Физик тәрбия фәнен, гадәттә, барлык балалар да ярата бит ул. Шуның өчен укучым да һәр дәрескә сөенеп йөрде. Өйләрендә дә булдым, әнисе белән таныш идем. Бер ел эчендә уңай якка үзгәреш булганлыктан, аны исәптән төшерделәр. Мин сыйныф җитәкчесе дә булып торам. Үзем дә үсмер баланың әнисе булгач, балаларның күңелен, аларның психологиясен аңлау күпкә җиңел бирелә, дияр идем. Элегрәк дәрескә әзерләнмәгән өчен ачуланган, начар билге куйган булсам, хәзер үзара аралашу барышында проблеманың төбенә төшәргә тырышам. Бәлки кемнеңдер гаиләсендә бар да яхшы түгелдер, кемнеңдер сәламәтлек буенча проблемалары бардыр. Арада өлкәннәр тарафыннан җылылык җитмәүчеләр, кара-каршы сөйләшеп утыруны көтүчеләр дә бар. Укытучы—бала—әти-әни чылбырын өзмәскә кирәк. Чөнки аларның берсе генә төшеп калса да, бик авырга туры килә. Шуның өчен без балалар белән дә аралашабыз, кирәк икән, өйләренә дә барабыз. Укытучы һөнәрен, балаларга белем-тәрбия бирү юлын сайлаганбыз икән, мәхәббәтебез, яратуыбыз аларның һәрберсенә җитәргә тиеш. Чөнки чит балалар юк, алар барысы да безнеке!» — ди Анна.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев