Кукмарадан Алина һәм Андрей Семеновлар өйдә дә, эш урынында да гел бергә
Семеновлар «Махис» тегү предприятиесендә эшлиләр.
«Махис» тегү предприятиесе хезмәткәрләре Алина һәм Андрей Семеновлар өйдә дә, эш урынында да гел бергә. Гаилә башлыгы биредә — кисүче, ә хуҗабикә тегүче вазыйфасын башкара.
Язма геройлары тумышлары белән Кукмарадан. Алина мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, һөнәри-техник училищеда тегүче белгечлеген үзләштерә һәм, район кулланучылар җәмгыятендә бераз эшләгәч, тегү фабрикасына урнаша.
«2004 елдан башлап хезмәт юлым фабрика белән бәйле булды. Анда әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә төшендем, 15 ел дәвамында шактый саллы тәҗрибә тупладым, үземнең насыйп ярым — Андрейны очраттым. 2009 елда гаилә кордык, ике балабыз бар. Ә инде әлеге һөнәргә тартылуым исә, мөгаен, әниемнән киләдер. Ул күп еллар мех фабрикасында эшләде, бик оста тегүче иде. Шуның өчен мин кече яшьтән тегү машинасының бер көйгә текелдәвен тыңлап, әниемнең кул арасына кереп, аңа булышып үстем. Хәзер дә бу хезмәтне бик яратам, сигез сәгать эшләп өйгә кайтканнан соң да кабат машинам артына утырырга вакыт табам. Чөнки тегү ул — минем өчен иң рәхәт ял», — ди ул.
Андрейның гомуми хезмәт тәҗрибәсе — 24 ел. Шуның 12 елы тегү фабрикасында үткән.
«Армиядән кайткач, фабрикада эш тәкъдим иттеләр дә, ризалаштым. Иң элек электрик вазыйфасын башкардым, алга таба тәҗрибәле хезмәткәрләр ярдәме белән кисүче һөнәрен үзләштердем. Яшь, энергияле идем, остазларның һәр әйткән сүзен тиз арада отып алып, эшләп күрсәттем. Шуның өчен дә хезмәт барышында авырлыклар чыкканын бөтенләй хәтерләмим. 2011 елда „Махис“ тегү предприятиесенә күчтем. Бүгенге көндә дә үз вазыйфамны күңел биреп, яратып башкарам, яшьләрне дә кисү эшенә өйрәтәм. Безгә белгечләр әзер өлге бирә дә, шуны тукымага куеп, тиешле детальләрне кисеп, тегүче кызларга тапшырабыз. Шулай ук мин детальләрнең сыйфаты өчен дә җаваплы», — ди ул.
Моннан биш ел элек Андрей тормыш иптәше Алинаны да үз янына чакырып ала. Алар хәзер парлашып эшкә килә, бер предприятиедә хезмәт куя.
«Андрей янымда булгач, аеруча уңайлы. Эш барышында киңәшләшергә туры килсә дә, теккән вакытта әзер өлгеләр буенча сораулар туса да, аңа мөрәҗәгать итәм», — ди үз эшенең остасы.
«Махис» тегү предприятиесе җитәкчелеге Алина һәм Андрей Семеновлар турында: «Икесе дә алтын куллы, тәҗрибәле, тырыш, ярдәмчел алар. Алина нинди операция йөкләүләренә карамастан, җиңелме ул, катлаулымы — берсүзсез алына, тиз арада эшләп тә бирә. Хәзерге вакытта ул автомат машинада өйдә кия торган өс киеменең кесәләрен һәм муен өлешен тегә. Андрей да — үз эшенә җаваплы карый торган, алдынгы хезмәткәрләрнең берсе», — диде. Дөрес сүзгә җавап юк!
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев