Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Алия Садретдинова — йомшак уенчык, чәчәк, төнге яктырткычлар ясау остасы

Кукмарада яшәүче Алия Садретдинова да — уңган һәм тырыш хуҗабикәләрнең берсе. Аның оста куллары гүя чәчәкләргә, төнге яктырткыч һәм йомшак уенчыкларга җан өрә, курчакларга тегеп киерткән күлмәкләре күзләрне иркәли.

Кул эшен үз итүчеләр районда бик күп. Кемдер тегә, чигә, бәйли, агачтан матурлык тудыра... Кукмарада яшәүче Алия Садретдинова да — уңган һәм тырыш хуҗабикәләрнең берсе. Аның оста куллары гүя чәчәкләргә, төнге яктырткыч һәм йомшак уенчыкларга җан өрә, курчакларга тегеп киерткән күлмәкләре күзләрне иркәли. 

«Мин беренче гимназиядә белем алдым. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук кул эшләре түгәрәгенә йөрдем. Резидә апа Ганиева безне бик яхшылап үзе белгәннәргә өйрәтте: тегү машинасы артына да утырдык, кулга энә-җепләр дә алдык. Кече яшьтән күңелгә салынган яраткан шөгылемне еллар узгач та дәвам иттем», — ди Алия. 

Диварга беркетелгән киштәдә гап-гади бәйләү җебе кулланып ясалган куян, аюлар урын алган. Аларга ябалак һәм эт тә сыенган. Бу матурлыкны тудыру өчен теләк һәм осталык кына түгел, буш вакыт та кирәк бит әле... 

«Яраткан шөгыльгә һәрчак вакыт һәм җай табыла ул. Дөрес, кияүгә чыкканчы кул эшләрен күбрәк ясый идем, хәзер исә тормыш мәшәкатьләре бераз артты. Әмма башлаган хезмәтемне кечкенә кызым йоклаган арада булса да ахырына җиткерәм, аннары мин төнлә иҗат итәргә яратам. Уенчык, чәчәк һәм яктырткычларны якыннарыма, туганнарга, дусларга туган көннәре, истәлекле бәйрәмнәре уңаеннан бүләк итәргә дип әзерлим. Эшләнмәләрнең берсенең дә шкафта тузан җыеп ятканы юк, һәммәсе тиз арада үз иясен таба. Аларны сөендерү күңелемә рәхәтлек бирә. Нәрсәдер иҗат итәргә алынганчы иң элек күз алдымда булган образны дәфтәр битенә төшерәм, якынча сызымын әзерлим, интернет челтәреннән алынган идеяләр белән тулыландырам, төрледән-төрле элементлар өстим. Нәтиҗәдә кабатланмас гүзәллек барлыкка килә», — ди әңгәмәдәшем.

Алиянең сүзләренә караганда, ул ябалакны 3-4 атна дәвамында ясаган. Травка дип йөртелүче җептән ыргаклы энә ярдәмендә уенчыкның башын, гәүдә өлешен бәйләгән. Барлык эшләр төгәлләнгәннән соң, тимерчыбык кертеп, гәүдәне башка беркеткән, кул-аяклар да тоташтырган. «Уенчык эченә синтепон тутыргач, күзләр, томшыклар ябыштырасы, бәйләнгән кофта киертәсе, түш өлешенә нинди дә булса бизәк төшерәсе генә кала», — ди ул. 

Озын керфекләрен сирпеп, күзләрен мөлдерәтеп карап торучы яктырткыч эт тә бик матур. Аның нигезе изолоннан булса да, калган өлеше йомшак, сыгылмалы фоамиран дигән кәгазьдән, атлас тасманы сүтеп ясалган җепләрдән барлыкка килгән. Эш тәмамланганнан соң, эченә яктырткыч лампа урнаштырылган. Вазага утыртылган көнбагыш, лаванда, калла, гортензия чәчәкләре исә төсле җепләрдән бәйләнгән. Шулай ук төнге яктырткычларга, чәчәк бәйләмнәренә дә карап кына торырлык!

«Курчакларга өс киемнәре дә тегәм әле мин. Фасоннарын үзем уйлап чыгарам, яңа төр образлар тудырам. Шулай ук чигәргә дә яратам. Бу эшләр тормышымдагы төп хезмәт түгел, әлбәттә. Һөнәрем буенча мин — укытучы. Әмма белгәнне күтәреп йөрисе түгел бит. Киләчәктә кызымны да кул эше серләренә төшендерәсем килә», — ди Алия Садретдинова.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев