Кукмарадан адвокат Ревдар Нургалиев хаклык юлында 17 ел
Адвокат белән интервью.
Газетабызда яңа елдан бирле адвокат колонкасын алып баручының кем икәнен әйтергә дә җай чыкты: ул - Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы әгъзасы Ревдар Нургалиев. Кукмара шәһәрендә күп еллар адвокат эшчәнлеген алып баручы Ревдар Илдар улы шушы көннәрдә үзенең 45 яшьлек юбилеен каршы алды. Шул уңайдан аны туган көне белән котладык һәм үзе, эшчәнлеге турында берничә соравыбызны бирдек.
- Ревдар әфәнде, газета укучыларыбызның сорауларына әзерләгән җавапларыгыз өчен рәхмәт. Кыскача гына үзегез һәм адвокатлык эшчәнлегенә ничек кереп китүегез турында сөйләп үтсәгез иде.
- Рәхмәт котлавыгыз өчен. Мин Байлангар авылында туганмын. 1983 елны Олыяз урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кереп, анда ун ел белем алдым. Мәктәп елларында ук китаплар укырга ярата идем, авыл китапханәсенә яңа китаплар кайтканын көтеп кенә тордым. Аеруча детектив әсәрләрне кызыксынып укыдым. Юрист һөнәрен сайларга шул детективлар этәргеч ясагандыр дип саныйм. 1995 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлеген тәмамлап диплом алдым. Шул ук елны Кукмараның РайПО системасында юрисконсульт булып эшли башладым, читтән торып югары уку йортына кердем. Ике ел армия сафларында - Байконур космодромында хәрби-космик көчләр гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, югары уку йортында укуымны дәвам иттем. Ә 2003 елда Россия дәүләт гуманитар университетының юридик факультетын тәмамлау турында диплом алдым.
Ул елларда берничә коммерция фирмасының юрисконсульты булып та эшләдем. Һәм, ниһаять, 2004 елның ноябрендә Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасында уңышлы гына имтихан биреп, шушы оешманың әгъзасы итеп кабул ителдем, бүгенге көнгә хәтле Кукмара шәһәрендә адвокат эшчәнлеге алып барам.
- Адвокат эше ул бит инде законнарны төгәл, яхшы белүне таләп итә. Бу һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме? Адвокат юристтан нәрсә белән аерыла, эшчәнлегегезнең нинди үзенчәлекләре бар?
- Эшем үземә ошый, бик иҗади хезмәт. Эзләнеп, эшне уңай якка хәл итәрлек аргументлар таба алсам, шулар нигезендә җиңеп чыгып, клиентымны сөендерсәм, үземә дә бик уңай эмоцияләр алам. Хирург, терапевт, окулистлар табиб булган кебек, адвокат та – шул ук хөкемдар, прокурор, нотариус шикелле үк юрист инде ул. Эшмәкәр юристлардан аермалы буларак, адвокат эшчәнлеге эшмәкәрлек дип саналмый, закон буенча ул бәйсез киңәшче дип санала. Адвокатлар Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында исәптә торалар, шул оешмадан аларга таныклык тапшырыла. Таныклык һәм клиент белән төзелгән килешү нигезендә бирелгән ордер нигезендә адвокатлар тикшерү органнарында, хөкем йортында җинаять эшләрендә яклаучы буларак катнаша, тикшерү изоляторларына, җәза үтәү оешмаларына кереп, анда тоткарланучы гражданнарга юридик ярдәм күрсәтә ала. Ә башка эшләрдә – гражданлык, административ, арбитраж эшләрендә адвокат булмаган юристлар да юридик ярдәм күрсәтә ала.
- Җинаять эшләрендә яклаучы булып катнашуыгызны сорап килгәндә нинди эшләргә өстенлек бирәсез, яратмаган “эш”ләрегез бармы?
- Үтерү, көчләү белән бәйле эшләрне яратмыйм. Аларга алынсам да, зыян күрүчеләрдән сорау алганда мөмкин кадәр йомшак, гуманлы рәвештә сораулар бирелә. Гаепләнүченең уңай якларын ача белеп, аларны судка да күрсәтеп бирү сорала. Милек белән бәйле, вазыйфаи җинаятьләр буенча эшләрне карау күңелгә ошый. Аларның үзенчәлеге – гражданлык эшләре белән чиктәш булып торулары. Адвокат өчен аларда иҗади иркенлек бар, бер кечкенә генә нечкәлек бөтен эшнең астын өскә китерә ала. Үз практикамда күп кенә нәкъ шушындый эшләр буенча гражданнарны, вазыйфаи затларны уңышлы гына яклап, аларны гаепсез итеп танытканыбыз бар. Кайбер гаепләү органнары гражданнарга гаеп белдергәндә авыррак җинаять составын белдерә, чынлыкта, ул кеше аның хәтле үк авыр җинаять эшләмәсә дә. Бу вакытта инде адвокат закон сагында тора, кешенең язмышы аның осталыгына, тәҗрибәсенә бәйле була. Ә аның өчен эш томнарын җентекләп өйрәнергә, югары судның аңлатмаларын кулланып, суд процессына яхшылап әзерләнергә кирәк.
- Үзегезнең практикада уңышлы тәмамланган берәр кызыклы эшегезне сөйләп үтмәссезме икән?
- Алар күп инде ул. Иң беренче аклау эшләренең берсе - 2006 елда күрше районда каралган эш. Тикшерү органнары тарафыннан ике эшмәкәр клиентыма каршы алдау юлы белән акча урлау турында эш кузгатылган иде. Эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланыр өчен, алар аена сумманың 15-20 процентын түләү шарты белән 15 кешедән акча алып тора. Мондый процентлар бик зур, елына 150-200 процентка җыела. Клиентларым килешү нигезендә шушы процентларны каплап барып, алган суммадан артыграк акча кайтаралар, ә төп сумманы кайтара алмыйлар, бөлгенлеккә чыгалар. Шул сәбәпле акча биреп торган кешеләр тикшерү органнарына гариза яза. Тикшерү барышында без бу ситуациядә җинаять эше түгел, ә суд аркылы карала торган гражданлык эше генә дип баруга карамастан, эш судка җибәрелде. Суд ике ай барганнан соң, инде бетә дип кенә торганда, хөкүмәт гаепләүчесе эшне кире прокурорга кайтару турында судка үтенеч бирде. Шул вакытта гына без аңа үзебезнең югарыда әйтелгән позициябезне аңлатып җиткерә алдык. Алга таба бу эшне прокурор тикшерүчегә кайтарды, ә тикшерүче эшне җинаять составы юк дип туктатты. Чөнки алда әйтелгәнчә, алган акчаларны минем клиентларым процент итеп кайтарып бетергән иде. Бу очракта акча урланган дип саналмый, чөнки ул кайтарылган. Ә җинаять эшендә процентлар саналмый, алар, эшне судка биреп, җинаять эше итеп түгел, ә гражданлык эше итеп караганда гына санала. Шундый ук җинаять эше 2007 елда безнең район судында да каралды, анысы 29 эпизодлы эш иде. Район суды клиентыма 4 ел колониядә җәза үтәргә дип гаепләү карары чыгарды, әмма кырык көн үтүгә, эшне республиканың Югары суды карап, безнең позициянең дөреслеген раслап, аклау карары чыгарып, клиентымны иреккә чыгарды.
- Ревдар Илдар улы, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә уртак эшчәнлегебез дәвам итәр дип ышаныйк.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев