Кукмарадагы “Олимп” спорт мәктәбендә фигуралы шуу буенча тренер Алина Корбанова: Беренче тапкыр тимераякка өч яшемдә бастым
2009 елда Кукмарада Боз сарае ачылгач, Алина әбисе белән шунда йөри башлый.
Фигуралы шуу – ул гади генә спорт төре түгел, ә сабырлык, тырышлык һәм матурлык таләп итә торган аерым бер дөнья. Кукмарадагы “Олимп” спорт мәктәбендә фигуралы шуу буенча тренер булып эшләүче Алина Корбанова өчен дә әлеге спорт тормыш рәвешенә әверелгән. Ул боз белән кечкенә чактан ук дуслашкан һәм бүген инде үзе дә нәни спортчыларны шушы матур дөньяга алып керә.
Алина фигуралы шууга сабый чагыннан ук гашыйк.
– Беренче тапкыр тимераякка өч яшемдә бастым, мине 3нче урта мәктәп янындагы шугалакка әтием алып килде. Хәтерлим әле: бозга бастырды да, шуып киткән идем, – дип елмаеп искә ала ул.
2009 елда Кукмарада Боз сарае ачылгач, Алина әбисе белән шунда йөри башлый. Беренче тренировкалар, беренче дулкынланулар, тренерның нинди булуы турындагы уйлар – болар барысы да аның хәтерендә ачык саклана.
– Тренерым кем булыр икән дип борчылган идем: усалмы, әйбәтме… Озын буйлы, чибәр, зәвыклы Дарья Олеговна кереп килгән мизгелдә үк җиңел сулап куйдым. Аның йомшак, игелекле икәнлеге йөзенә чыккан иде. Шул көннән соң фигуралы шууга чынлап торып бирелдем, – ди ул.
Уку елларында ул күп кенә уңышларга ирешә, икенче спорт разрядына лаек була. Шул ук вакытта тренерына кечкенә балалар белән шөгыльләнергә ярдәм итә, беренче педагогик тәҗрибәсен дә шунда туплый.
Кызның тырышлыгын, максатчанлыгын күреп, мәктәпне тәмамлагач, аны Казан (Идел буе) федераль университетына укырга җибәрәләр. Анда Алина фигуралы шуу юнәлешендә белем ала, ә дүртенче курстан ук яраткан Боз сараена эшкә кайта.
Бүгенге көндә Алина Корбанова дүрт төркем балалар белән шөгыльләнә: кечкенәләр, һәвәскәрләр, профессионаллар һәм мәктәп укучылары. Барлыгы җитмеш бишләп бала аның кул астында күнегүләр ясый. Иң күп санлысы – кечкенәләр төркеме.
– Күпләр кечкенә балалар белән эшләү авыр диләр, әмма мин моның белән килешмим. Хезмәтемнең кыенлыгын да тоймыйм, чөнки бар күңелемне биреп башкарам. Балалар барысын да йотлыгып тыңлыйлар, бик күндәм булалар, – ди тренер.
Яшүсмерләр белән эшләү үзенчәлекле булса да, Алина һәркайсы белән уртак тел табарга тырыша.
– Аларның холыклары төрле, әмма яхшы мөнәсәбәт, сабырлык һәм ихтирам аша барысына да юл табарга була. Балалар да моны сизәләрдер дип уйлыйм, – ди ул.
Фигуралы шуу Алинаның язмышы белән тыгыз үрелгән: ул аның хезмәте дә, илһам чыганагы да, тормышына мәгънә өстәүче көч тә.
– Әлеге спорт төре балалар бакчасыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр минем белән. Ул холык формалаштыра, кешеләр белән аралашырга өйрәтә, сабырлык, тырышлык тәрбияли, – диде ул.
Тренировкалар “Олимп” Боз сараенда көн саен уза. Алина балаларны төрле ярышларга да әзерли, алар белән бергә уңышларына шатлана, авырлыклар туганда борчыла.
Боз өстендә матур итеп шуып баручы һәр бала артында зур хезмәт, түземлек һәм тренерның җылы, шул вакытта җаваплы карашы тора.
Алина Корбанова өчен фигуралы шуу – үзе яраткан эш кенә түгел, ә киләчәк буында матурлык, тәртип һәм көчле рух тәрбияләү юлы. Ә бозда кабынган балачак хыялы бүген инде дистәләгән балаларның тормышына яктылык өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев