Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадагы иске сарайлар кайчан сүтелер?

Кукмаралылар фикер.

Кукмараның Гвардейская урамындагы өченче йортта яшәүче өлкән яшьтәге Прасковья исемле апа керде беркөнне редакциягә. 
“Шәһәр бик матур хәзер, иске сарайлар, борынгы корылмалар да калмады диярлек.  Аларны сүтеп, матур ишегаллары ясадылар. Безнең өч фатирлы йортның да җимерелеп килүче иске каралтылары бар. Тик аларны сүтү түгел, килеп тә караучы юк. Өлкән яшьтә булуга карамастан, без дә матурлыкны яратабыз бит”, - диде ул. 
Шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев белән әлеге йортта гомер итүчеләр янына юл тоттык. 
...Өч фатирлы өйнең үз өлешен һәркем матурлап, төзекләндереп бетергән. Берәүләрнеке кирпеч белән әйләндереп алынган, икенчеләрнеке сайдинг белән тышланган. Янкормалар төзегәннәр, хәтта мунча да өй белән бер түбә астына кертелгән. Ә йорт каршындагы каралтылар исә, чыннан да, ярымҗимерек. Чалшайган, каралып беткән такталарның көчле җил вакытында өстеңә төшүе дә ихтимал. 
 - Без башта Майская урамындагы баракта яшәгән идек. Анда янгын чыкканнан соң, бирегә күчендек. Хәзерге вакытта өч фатирлы йортыбызда өч гаилә яши. Мөмкинлектән чыгып, үзебез инде ике тапкыр янкорма ясадык. Мунчага да ерак йөрисе юк, - ди беренче фатир хуҗасы Иван Николаев. – Мин кирпеч заводында 38 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Хатыным Прасковья да ун еллап заводта хезмәт куйды, аннары киез итек-киез комбинатына күчте. Балалар үстердек, оныклар да бар. Тормышлар бик яхшы, пенсияләр килеп тора, өй җылы. Тик менә ил-көннәрнең тыныч булмавына гына борчылам. 
Иван Васильевич сүзләренә караганда, бу йортны 1975 елда ул вакытта кирпеч заводын җитәкләгән Наил Хәсәнов төзеткән булган. 
 - Һәр фатирның тактадан ясалган 5кә 5 метрлы кечкенә сарае да бар иде. Без анда хәзер дә утын, вак-төякләр куябыз. Әмма еллар узган саен, ул корылмалар искерде, җимерелә дә башлады. Без, бервакыт җыелышып, аның түбәсен шифер белән каплаган идек, хәзер дә ныгыткалап, каккалап торабыз. Әмма тулысынча төзекләндерү көчебездән килми, барыбыз да диярлек олыгайдык. Сүтсеннәр я ремонтласыннар иде аны, - ди Иван абый. 
Икенче фатир хуҗасы да биредә инде шактыйдан яши икән. 
 - Фатирны кирпеч заводында эшләгәндә бирделәр. Соңыннан без аны хосусыйлаштырдык. Өй янындагы җирләр, әлеге сарай да шуның эченә кергәндер дип беләм. Шулай булгач, бездән башка кем рәтләсен инде аларны, - ди Назыйм Хаҗиев. 
Янәшәдәге беренче йортның икенче фатирында яшәүче Мәгъсүмә апа Галимуллина белән дә сөйләштек.
 - Берәр программага кертеп булмасмы икән соң моны, бигрәк куркыныч бит каралтылар, - ди ул. – Әгәр сүтеп, яңаны корып бирсәләр, ипотека түләгән шикелле ай саен акча күчереп барыр идек шул оешмага. Мин инде 47 ел биредә яшим. Безнең өй шәһәр үзәгеннән бераз читтәрәк булса да, бик матур урында, урман да якын, күл дә бар. Тик менә җимерек сарайлар гына күңелгә тынгылык бирми: бар ямьне бозып тора. 
Шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев бу очрак турында түбәндәгечә аңлатма бирде:
 - Әлеге йорт кирпеч заводы балансында торган. Әмма оешма бүгенге көндә үз эшчәнлеген туктатты. Биредә яшәүчеләр, күрсәтелүче хезмәтләр өчен дип, идарәче компаниягә бер тиен дә акча түләми. Фатирларның барысы, шул исәптән каралтылар да хосусыйлаштырылган. Шунлыктан андый милекләрне хуҗа кеше үзе генә төзекләндерә ала. Муниципалитет моның өчен акча тота алмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев