Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче ике хатын-кыз аферистлар корбаны булды

Үзләрен кәрәзле телефон аша бик җайлы гына итеп «төп башына» утыртулары башкаларга да сабак булсын, безнең кебек алдана күрмәсеннәр дип, газета укучыларыбыз игътибарына түбәндәгеләрне сөйләделәр.

 

Алинә (исемнәре үзгәртелде), 34 яшь:

- Мин  Кукмарадагы бер микрофинанс оешмасында эшлим. Беркөнне иртәнге сәгать 10нар тирәсендә эш номерыма бер ир-ат  шалтыратты. Ул үзен  безнең оешманың генераль директоры дип әйтте,  исем-фамилиясен атады. Барысы да туры килгәч һәм кәрәзле телефонга түгел, ә менә эш урынымдагы телефонга шалтыраткач, күңелдә бернинди дә шик тумады. Безнең оешманың «Кайнар линия» номеры бар, ә менә Кукмара офисындагы номер өч кенә саннан тора, аны теләсә кем белә дә алмый. Ялган директорыбыз нәкъ менә шул номерны белгән дә инде.

Әлеге ир-ат үзенең кем икәнен әйткәннән соң, сүзне эш процессына туры килә торган сораулардан башлады: «Тиздән сезнең офиска тикшерү киләчәк, маскалар, перчатка-антисептикларыгыз бармы?» - дип кызыксынды. Шуннан соң ул кассада күпме акча барлыгын сорады. Шул суммадан 45 мең сумны алып, якындагы Сбербанк бинасына кереп, банкомат аша телефонга салырга кушты.

Аның банкның якында гына урнашканын белүе дә миндә ышаныч тудырды, ахрысы. Гомумән, шикләнмәдем. Әйтәм бит, кәрәзле телефонга шалтырату килсә, әле уйлаган да булыр идем. 45 мең сум акчаны кассадан алгач, ул минем кәрәзле телефон номерымны сорап, шунда ук аңа шалтыратты. Банктагы банкоматлар янына барып җиткәч, акчаларны 15әр меңгә бүлеп, өч төрле телефон номерына салырга кушты. Әле мин шул чакта аңа ни өчен махсус исәп-хисап счетына түгел, ә бернинди дә мәгълүматлары булмаган  телефонга салдырасыз,  дип  ризасызлык та  белдереп алдым. Ә ул исә: «Ник директорыгызга шундый сораулар бирәсез, мине уңайсыз хәлдә калдырасыз?!» - дип ачуланып та куйды. «Беренче тапкыр гына түгел, гел шулай эшлибез», - диде. Әлбәттә, мин ышандым. Чөнки бу эшкә әле бер ел элек кенә урнашкан идем. Кызу-кызу итеп сөйләшүе дә каушатып җибәрде, ахрысы.

«Сезгә чеклар кирәк түгел, мин хәзер бухгалтериядә, үзем сөйләшеп бетерәм», - диде ул. Шул арада телефонда аның: «Кызлар, ничек итеп эшләсәк яхшырак булыр иде икән, сезнең бит инде андый операцияләрне башкарганыгыз булды», - дип сөйләшкәне ишетелеп торды. Кызлар исә, барысын да үзләре эшләп, тиешле кәгазьләрне офиска җибәрәчәкләрен әйттеләр.
Шуннан соң ул кабат офиска барырга кушты. Юлда барганда: «Кассадагы акчаларны санап, чыккан акчалар суммасы туры киләме, юкмы икәнен чагыштырачакбыз, тагын 25 мең сумны кире ал да яңадан банкка барабыз», - диде. Шул вакытта безнең сөйләшү өзелде. Һәм мин телефондагы ватсапның эш төркеменә безнең офисларга мошенникларның шалтыратулары башланганы турында хәбәр килгәнен күреп алдым. Алар миңа гына түгел, башкаларга да шалтыратырга өлгергән булып чыкты.
Коллегаларым алданганнармы-юкмы икәнен белмим. Кызганыч, мин менә бер дә уйламаганда мошенниклар «тозагына» эләктем.
 
Алия, 55 яшь:

- 23 февраль көнне булды бу хәл. Мин өйдә үзем генә калган идем. Гадәттә, бу очракта телефонымны сүндерәм мин, иптәшемнән хәбәр көткәч, бу юлы алай эшләмәдем.

Телефоннан шалтыраткан кеше үзен «Газпром»нан дип таныштырды. «Инвестициягә акча салып була, башлагыз, әйдә, социаль түләүләр, ташламалар, тегесе-монысы», - дип сөйләде. Имеш, мин ниндидер компаниягә беркадәр сумманы салам да, акча үзе акча эшли башлый, дип аңлаттылар миңа. Каршы да төшеп карадым, кирәкми дип тә әйттем. Авырый идем, температура, кан басымы  белән ята идем. Шуңа да уйлап җиткерә алмадым, ахрысы. 15 мең 500 сум акчаны аларга Сбербанк картасы аша  күчердем. Телефондагы нинди кнопкага басарга кушалар, шуны эшләп бардым. Картамның икенче ягындагы саннарны да әйттем.

 

фото: архив/ kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев