Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яков Емельянов исемендәге фольклор экспедициясе төркеме булып китте

Төркем Кукмара районында яшәүче керәшеннәрнең фольклорын, этник сәнгатен өйрәнү максатыннан килде.

Керәшен халкының милли үзенчәлеген, борынгы мәдәни-тарихи яшәү мохитен саклау максатыннан, моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә Яков Емельянов исемендәге керәшеннәр мәдәни үзәге ачылды.

Беренче керәшен шагыйре, шигырь җыентыклары авторы, керәшен мәдәниятен булдыру һәм ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән шәхес Яков Емельяновны халык Җырчы Җәкәү дип йөрткән. Шушы көннәрдә үзәк хезмәткәрләреннән торган төркем Кукмарага фольклор экспедициясе белән килде. Алар районыбызның “Халыклар дуслыгы йорты” җитәкчесе Гөлнара Гареева белән бергәләп, Югары һәм Кече Чура, Поршур, Пчеловод, Үрәсбаш, Танькино, Югары Китәк авылларында булдылар.

Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

Без республиканың төрле районнарына чыгып, фольклор, сәнгать, онытылган гореф-гадәтләрне өйрәнү экспедицияләре оештырырга планлаштырабыз. Иң беренче итеп, Кукмара районына килергә булдык.

Без - төркемдә дүрт кеше. Төп максатыбыз: Кукмара районы җирлегендә яшәүче керәшеннәрнең фольклорын, этник сәнгатен өйрәнү, мәгълүмат җыю, фән кыйммәтлекләрен яшьләргә, халыкка җиткерү. Шулай ук Кукмарадагы фольклор хәрәкәтен җанландырып җибәрүне дә үзебезгә бурыч итеп алдык. “Туган якны өйрәнү” музеенда, китапханә, “Галактика” балалар иҗат үзәге, Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә булдык, шәһәрнең Петр һәм Павел чиркәвенә кереп, Сергий атакай белән аралаштык.

Музейда җирле тарих, аның өйрәнелү дәрәҗәсе белән танышу уңай тәэсирләр калдырды. Биредә этник төркемнәр (татар, рус, удмурт, керәшен, мари) турында мәгълүмат шактый күп булуга игътибар иттек. Балалар сәнгать мәктәбе белән “Галактика”да исә күбрәк заман сәнгатен үз итәләр икән, анда башлыча эстрада җырларына игътибар бирелә дип аңладык. Минемчә, күпмилләтле районда төрле этник балалар фольклоры белән шөгыльләнүче түгәрәкләр дә булырга тиеш. Әмма мондый түгәрәкләр әлегә күренмәде. Балаларга гармунчылар, тальянчылар, курайчылар турында да мәгълүматлар бирелү бик яхшы. Борынгы көйләрне, гореф-гадәтләрне иртә яшьтән өйрәтсәк кенә балаларда милли үзаң барлыкка киләчәк. Ә инде заманча гына тәрбия бирсәк, алар милләтсез булып үсәчәк. Үзәктә алга таба бу юнәлешләрне үстерүгә дә игътибар бирелер дип ышанам.

Экспедиция вакытында керәшен авылларында булып, карендәшләр белән очраштык. Кызганыч, өлкән буынның сафы елдан-ел кими. Хәзер күпчелек әти-әнисеннән отып калган көйләрне генә башкара. Мин үзем фольклор җыю өлкәсендә бик күптәннән эшлим. Моннан 40 ел элек Кукмара районына килгәнем булды. Ул чагында җырлау сәнгате, стиле, көйләр бөтенләй башка иде. Югалту тиз, әмма барлау бик авыр шул. Шуның өчен борынгы җыр-биюләрне, такмакларны, йолаларны язып алсак, яшь буын өчен бу бик кирәкле тарихи ядкәр булачак. Аннары борынгыдан килгән фольклор үрнәкләрен, бәет-мөнәҗәт, туй көйләрен башкаручы удмурт, керәшен, мариларның чыгышларын да бергә тупларга һәм район үзәгендә фольклор базасы булдырырга, әлеге мирасны теләгән кеше куллана алырлык итеп эшләргә кирәк.

Югары Чура авылының Троицк чиркәвендә өлкәннәр бик матур телдә чиркәү җырлары башкарды. Алар аны үзләренчә, күңелгә ятышлы итеп җырлый. Без ул көйләрне яздырып алдык. Алга таба аны тыңлап, кулланып булачак. Шуны да әйтеп узыйм: Яков Емельяновның Чурадагы чиркәүдә хезмәт итүе билгеле. Бу турыда дин йортында мәгълүмати такта да эленгән.

Керәшеннәр мәдәни үзәгендә безнең эшебез гөрләп тора, төрле фестивальләр уза. Быелның март-апрель айларында Кукмара керәшеннәренең иҗат декадасы кысаларында районның фольклор коллективлары бик матур итеп чыгыш ясады. Рухи бушлык булмасын, кеше үзе теләгән юнәлештә иҗат итсен, тарихы белән кызыксынсын өчен, мондый чаралар, фольклор экспедицияләре оештыру бик кирәк.

Элина ЯКУПОВА, мәдәни үзәкнең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе, керамика буенча рәссам:

Кукмараның үзен, халкын бик ошаттым. Экспедициядән бары тик уңай тәэсирләр генә алдым. Мине башлыча декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать керамикасы кызыксындыра. Шуның өчен үземнең бар сорауларым әлеге юнәлешләр белән бәйле булды. Кызганыч, кайчандыр гөрләп эшләгән кирпеч заводы гына ябык иде. Шулай ук борынгы декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре үрнәкләрен дә очрата алмадым.

Билгеле булганча, керамика элек-электән киң кулланылыш тапкан, көнкүрештә алыштыргысыз булган. Шуның өчен минем Кукмара районы халкыннан әлеге сәнгать юнәлеше турында күбрәк беләсем килә. Бәлки кайчандыр районда чүлмәкчеләр булгандыр, яисә берәрсендә балчыктан, керамикадан ясалган әйберләр сакланадыр? Минем өчен кечкенә генә мәгълүмат та бик кадерле. Очрашып сөйләшергә ризалык бирсәләр, мин бик шат булыр идем. Хәбәргә чыгарга теләүчеләр өчен телефон номерым редакциядә.

Марина ТАРАКАНОВА, мәдәни үзәктә иҗат жанрлары буенча белгеч, Казан дәүләт консерваториясенең 3 курс студенты:

Экспедицияләр - ул минем өчен ачылмаган тарих битләре. Һәр кеше әлеге сәфәрләрдә яңа мәгълүмат туплый. Минем үземне башлыча озын көйләр, керәшен җырулары кызыксындыра. Кукмара районының керәшен авылларында да борынгы йолаларны ничек үтәүләрен, нинди җырлар көйләүләрен, иманның ничек укылуын белдек, видео һәм аудиоязмалар ясадык. Әби-бабайлардан соң буыннан-буынга күчеп килгән йолаларны барлау миңа бик ошый. Өлкән буын белән аралашканда уңай энергия аласың. Алар үзләре дә ачылып китеп, күңелләрен бушаталар, хатирәләргә биреләләр. Безне һәр җирдә җылы каршы алдылар, шуның өчен рәхмәтебез чиксез.

Мин үзем - керәшен кызы. Өч ел рәттән инде “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашам. Быел исә өченче урынны яуладым. Бәйге вакытында экспедициядә алган белемнәрнең дә файдасы зур булды.

Алексей ДМИТРИЕВ, Поршур авылы егете, “Бәрәкәт” керәшен яшьләр оешмасы җитәкчесе:

Минем керәшеннәр дөньясына килеп керүем 2014 елда булды. Мәктәптә укыганда Поршур, Чура, Пчеловод авылыннан 15ләп укучыны Яшел Үзән районындагы “Айбагыр” лагерена җибәрделәр. Мин анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән керәшен егет-кызлары белән аралашып, бөтенләй үзгәреп, активлашып кайттым. Ә инде тугызынчы сыйныфтан соң КАИның мәгълүмати технологияләр көллиятенә укырга кердем. Өченче курста белем алганда дус егет белән Казанда 14 октябрь – Покрау көнендә оештырылган “Керәшен яшьләренең беренче курс студенты” дигән чарада катнашырга туры килде. Миңа анда бик ошады, хәтта форумда да булдым. Шуннан соң үземнең керәшен яшьләр оешмасына кереп киткәнемне сизми дә калдым.

2019 елда “Бәрәкәт” керәшен яшьләр оешмасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Анда кукмаралылар да шактый, бердәм булып эшлибез. Яшьләр белән төрле чаралар уздырабыз, конкурсларда, иҗат бәйгеләрендә катнашабыз. Быел зур эш - керәшен яшьләре сәхнәсе оештырырга тәкъдим ясадылар. Теләп кабул иттек. 21 майда Чурада “Бәрәкәт” яшьләре белән “Керәшен җыены” дигән концерт куйдык. Симет бәйрәменә чакырганнар иде, аны да яхшылап оештырдык.

Хәзерге вакытта 28 августка кадәр Мамадыш районында узучы “Айбагыр” этнолагеры буенча эш алып барабыз. Кызганыч, Кукмара районыннан лагерьга барырга теләк белдерүче укучыларның саны гына ахыргы елларда кимеде. Киләчәктә активрак булсыннар иде. Алга таба Кукмарада да “Бәрәкәт” керәшен яшьләре оешмасы ачып, анда яшьләрне тупларга планлаштырабыз.

Экспедициядә мин беренче тапкыр катнаштым. Фото, видео һәм аудиоязмалар өчен җавап бирәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев