Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган Фәннур Гайфетдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Фәннур Гайфетдинов 1965 елның 17 ноябрендә Балтач районының Пыжмара авылында дөньяга килә.

Бүген Кукмарада махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган әфган сугышы ветераны Гайфетдинов Фәннур Фәләхетдин улының исемен мәңгеләштерү буенча тантаналы чаралар узды.

Анда район хәрби комиссары Альберт Гомәров, Геройның тормыш иптәше Илсөяр ханым, махсус хәрби операция ветераны, улы Райнур, туганнары, якыннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм башкалар катнашты. Фәннурны хөрмәт итеп, Саба, Балтач, Казан, Болгар, Казаннан да бик күп хезмәттәшләре кайткан иде. Чарада катнашучылар Дан аллеясында булып, Фәннурның каберен зыярәт кылдылар. Аннары хәрби яшәгән йортның диварына  куелган мемориаль тактаны ачуда катнаштылар. 

Фәннур Гайфетдинов 1965 елның 17 ноябрендә Балтач районының Пыжмара авылында дөньяга килә. 1983 елда урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтенә алына. Ерак Көнчыгышта Биробиджан шәһәрендәге чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт уза. 1985 елның 15 мартында мотоманеврлы төркем составында Төркмәнстанга җибәрелә. Анда укулар узганнан соң, аларны Әфганстанга алып керәләр. Карабах провинциясендәге базага барып җитәләр. Якташыбыз анда пулеметчы була. Күп кенә операцияләрдә катнаша. 1986 елның июнендә кире Ерак Көнчыгышка, Биробиджан шәһәренә кайтып, хезмәтен шунда тәмамлый.

Туган якларына кайткач, Кукмарага килеп урнаша, төзелешләрдә эшли. Тормыш кора. Аның кызы һәм ике улы бар.

- Быел районда бишенче әфганчыга мемориаль такта ачабыз. Фәннур район  әфганчыларының "йөзек кашы" иде. Һәрвакыт ачык күңелле, оптимист булды, шаярта белде, - диде Россия Әфганстан ветераннары берлегенең Кукмара бүлекчәсе рәисе Рәшит Шакирҗанов.

Фәннур Гайфетдинов туган җиренең чын патриоты була. Махсус хәрби операция  башлангач та, ул читтә калмый: бар күңеле белән шундагы солдатларга ярдәм итәргә алына. "Сугышчан кардәшлек Кукмара" оешмасы белән берлектә гумананитар ярдәм җыю, аны егетләргә илтеп тапшыру белән шөгыльләнә. Махсус хәрби операция зонасындагы хәлләрне үз күзләре белән күргән батыр йөрәкле якташыбыз түзми, үзе дә анда барырга кирәк дигән карарга килә. Бервакыт, чираттагы изге сәфәрдән кайтканнан соң, ул хәрби комиссариатка барып, контракт төзи һәм ил сагына китә. Аның позывное - "Шурави". Кызганычка каршы, изге бурычын үтәгәндә ул һәлак була һәм Кукмараның Дан аллеясына җирләнә.

- Әле кайчан гына вакытлыча ялга кайткан Фәннурны шушы йортта каршы алган, озатып җибәргән идек. Ул бик ышанычлы, тырыш, намуслы кеше иде. Солдатлар өчен җан атып йөрде, аның белән бергә махсус хәрби операция зонасына күп тапкыр гуманитар йөк илттек. Ул үз машинасы белән барды, бер тапкыр да зарланмады. Бик зур рәхмәт аңа, урыны оҗмахта булсын. Гаиләсен ярдәмнән ташламабыз, - диде "Сугышчан кардәшлек Кукмара" оешмасы җитәкчесе Радик Габдрахманов.

Илсөяр Гайфетдинова:

- Мобилизация башланганнан соң, иремнең фикер сөреше бик нык үзгәрде. Без аңа хәтта гади генә кием дә сатып ала алмый башладык, чөнки ул һәрвакыт хәрби тематиканы эзләде, махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормышы белән яши башлады, алар өчен борчылды, кайгырды. Шунда китәргә теләве турында да берничә тапкыр әйтте. Киткәндә: "Матурым, кайгырма, ярты елдан - вакытлыча ялга, ә бер елдан бөтенләй кайтып җитәм, сагынырга да өлгермәссең", - диде. Әмма ул бары тик бер ел да өч айдан соң гына ялга кайтты. Әмма кире киткәч, вакыйгалар үзгәрде. Без аның белән соңгы тапкыр бу елның  16 февралендә сөйләштек. Ә 3 март көнне шалтыратып, аның хәбәрсез югалуы турында җиткерделәр. Шуннан соң иң авыр - көтү көннәре башланды. Могҗиза көттек, өметләндек.  15 июльдә тагын  телефон шалтырады... Фәннурның барлык дусларына, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына бик зур рәхмәтемне белдерәм. Минем ирем чит җирләрдә калмады, өйгә кайтты, аның кабере бар, без шунда барып дога кыла, зыярәт кыла алабыз. 

Райнур Гайфетдинов:

- Әти белән бары җылы, яхшы хатирәләр генә бәйли. Ул безне бик күп әйбергә өйрәтте. Әтинең улын хәрби итеп күрү теләге бар иде һәм бу тормышка ашты. Моның белән әти бик нык горурланды. Һәрвакыт киңәшләрен биреп, хәлләрне сорашып торды. Мин махсус хәрби операция зонасыннан чыккач, әти күз яшьләре белән шалтыратты. "Улым хәлең ничек?" - диде. Әтигә рәхмәт, мин аның белән горурланам. 

Рамазан Мамлеев, Татарстан Республикасы чик буе сакчылары бергәлегенең Кукмара районындагы җитәкчесе:

- Фәннур - Татарстан Республикасының чик сакчылары бергәлекләре район иҗтимагый берләшмәсенең активисты иде. Без аның белән бергә чик сакчыларына һәйкәл ачтык, барлык чараларда, слет-форумнарда катнаштык. Аның турында үткән заманда сөйләве бик авыр, ул һәрвакыт безнең күңелләрдә булачак. Аның белән соңгы тапкыр ул вакытлыча ялга кайткач очраштык. Гел шат күңелле, күтәренке кәефле иде. Әмма бу вакытта, аны соңгы тапкыр күрәм дип, күңелемә дә китермәдем.  Фәннур истәлегенә мемориаль такта ачылуга бик сөендем, ул алдагы буыннарга үрнәк булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев