Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды

Актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә дипломнар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген район Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды. Кунаклар өчен фойеда оста куллы райондашларыбызның хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды. Күңелләргә үтеп керерлек бәйрәм концерты еларга да, елмаерга да мәҗбүр итте. Чара барышында актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә диплом, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә соңыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның кул эшләреннән аукцион үткәрелде. 
Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп, бәйрәм белән котлады, һәркемгә саулык-сәламәтлек, имин, матур тормыш теләде. 
- Районда инвалидлар оешмасының эшчәнлеге бик югары куелган. Сез республикада күләмендә үткәрелә торган чаралардан да читтә калмыйсыз, матур күрсәткечләр белән кайтасыз. Алга таба да шулай бердәм булырга, уңышларга ирешергә язсын, - диде ул. 
Сергей Димитриев аукционда откан чәчәк бәйләмен Кукмарада яшәүче физик мөмкинлеге чикле Данияр Фәләхетдиновка бүләк итте. Аның әнисе Ринада Кәримуллинаның сүзләренә караганда, ул, чыннан да, чәчәкләр, гөлләр ярата икән. 
- Безнең җәй көне бакчадан кайтып кергән юк, чәчәкләр үстерәбез, аларга сулар сибәбез, - диде ул. - Концерт бик матур булды, безгә ошады, улым рәхәтләнеп карады. Үткән ел килә алмадык, республика балалар клиник дәваханәсендә идек, быел җай чыкты. 
Кукмарадан Рәйханә Степанова бәйрәмгә улы Руслан белән килгән иде. 
- Бүген йөрәкләргә үтеп керерлек, истәлекле бәйрәм булды. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның күңелен күргән һәркемгә рәхмәт, - диде Рәйханә апа. – Инвалид бала тәрбияләгән ана буларак, минем хәлдә калган әти-әниләргә киңәш итеп шуны әйтәсем килә: ул-кызларыгызны тормышта югалып калмаска өйрәтергә, дөньяга алып чыгарга кирәк. Улымны кечкенәдән актив итеп тәрбияләргә тырыштым. Ул чаңгы, ядрә ату, кул көрәше, йөгерү һәм башка спорт уеннары белән кызыксына, аларда катнашып, матур күрсәткечләргә ирешә. Тормышта үзен шулай күрсәтә ала, шуннан тәм, бәхет таба икән, әни кеше өчен иң сөенечлесе шул. 
 
Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта районыбызда 5428 инвалид бар, шуның 236сы - балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев