Кукмарада ветеринария хезмәткәрләре йорт хайваннарына вакцина ясый һәм чип куя
Кукмарада ветеринария хезмәткәрләре йорт хайваннарына, эт-мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясый, шул ук вакытта чип куюны дәвам итә.
Район ветеринария клиникасына без килгәндә, ветеринария табибы булып эшләүче Гөлфия Әхмәтованың эткә чип куярга җыенган вакыты иде. Ул инде озак еллар хайваннар белән эшләү дәверендә алар белән уртак тел табарга өйрәнгән, бар эшне дә җайлы, йомшак кына итеп башкара. Гөлфия Рәис кызы тумышы белән Киров өлкәсеннән. Кыз мәктәпне тәмамлагач, өч ел дәвамында акушер һөнәрен үзләштергән. Тик алга таба ветеринария буенча югары белем алып, шул юнәлештә хезмәт юлын башлаган.
Бүгенге көндә кешеләрдә үзләренең йорт хайваннарына карата караш үзгәрде, җаваплырак була башладылар дип сөйләде табиб. Авырса, яки нәрсәдән булса да шикләнәләр икән, шул арада ветеринариягә мөрәҗәгать итәләр.
«Без һәрвакыт котыру чиренең никадәр куркыныч булуы турында кисәтеп торабыз. Ул — кискен, вируслы, йогышлы, үлемгә китерә торган чир. Кешене чирле хайван тешләгәндә, тырнаганда яки киселгән яралы урынга селәгәе тигәндә авыру эләгергә мөмкин. Шуңа күрә саклану максатында, эт-мәчеләргә һәм башка хайваннарга вакцина ясату мәҗбүри. Әлеге прививка олы малга елга бер тапкыр эшләнә. Гомумән алганда, ике айлык вакыттан хайваннарга вакцина ясарга ярый. Авыруны вакцинация белән генә кисәтеп була», — диде ветеринария табибы.
Ветеринария хезмәткәрләре котыру чиренә каршы вакцинация үткәргән вакытта хайваннарга чип та куя.
«Чип ул — хайваннарны маркировкалауның бер төре. Бу вакытта тире астына дөге ярмасы зурлыгында чит предмет кертелә. Ул — һәр хайванның үзенә бирелгән идентификацион номеры. Бу ни өчен кирәк соң? Эт берәр кешене тешләгәндә, шул чипны сканер ясап, хуҗасын билгеләргә мөмкин, шуннан чыгып, әлеге хайванга нинди прививкалар эшләнгәнен ачыкларга була. Моннан тыш, югалган хайванны эзләгәндә дә чип ярдәм итә», — дип сөйләде ветеринария табибы.
Рифат Кәримуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
Без — республикада иң күп терлекле район. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең саны 47 меңнән артык. Территориягә чир керсә, карантин игълан ителә, продукция чыкмый... Хәл бик аяныч булачак, шуңа күрә булдыра алган кадәр сакланырга кирәк. Иң беренче чиратта, вакцинация, бу йөз процент барлык йорт хайваннарына да кагыла. Кайбер кешеләр моның мөһимлеген аңлап җиткерми, шуны халыкка үтемле итеп җиткерергә кирәк. Чөнки күрше районнарда котыру чиренең учаклары әледән-әле кабынып тора. Хуҗалыкта эт тоталар икән, ул бәйдә булырга, урамга алып чыкканда борынчык кидертелергә тиеш. Әгәр эт хуҗасыз булса, ул аулана. Төлкеләр авылларга килә, бигрәк тә көзгә таба, чөнки кырда ашау кими. Шул вакытта аларның йорт хайваннары, кешеләр белән контакт булырга мөмкин. Моннан тыш, кимерүчеләр белән көрәшергә кирәк. Аның ни белән чирләгәнен белеп булмый. Хайванда котыру чире билгеләре күренә икән, тиз арада ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәсе. Авыру хайван белән элемтә булган кеше үзе дә табибларга күренергә тиеш.
Оксана Мутигуллина, Кукмара:
Бу этне миңа бүләк иттеләр. Ул Бос исемле. Аңа бер яшь тә ике ай. Бер ел тирәсе ул безнең белән яши, гаилә әгъзабыз кебек. Вакцина ясау, чип куйдыру кебек ветеринария чараларына уңай карыйм, кирәк дип уйлыйм. Ул үзебезнең иминлек өчен бит.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев