Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада үзәк район хастаханәсе территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

Биредә төзекләндерү-ремонт эшләре бара, һәм ул «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» программасы нигезендә башкарыла.

Район үзәк дәваханәсе янәшәсеннән үтүчеләр бу тирәдәге үзгәрешләрне һич тә күрми кала алмый. Биредә төзекләндерү-ремонт эшләре бара, һәм ул «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» программасы нигезендә башкарыла.

Район үзәк дәваханәсе территориясен һәм аның каршындагы мәйданчыкта төзекләндерү эшләре башлангач, халыктан төрле фикерләр ишетелде. Берәүләр юл тарайды, машина куяр урын кимеде, дисә, икенчеләргә биредәге төзеклелек, заманча итеп эшләнелгән матурлык ошый. 

Сүзнең дөресе кирәк, бу тирәләрдәге төзексезлекләргә без күз ияләнгәнгә күрә генә игътибар итми идек. Бер кат хәтерегезне яңартып алыгыз әле: автобустан төшүгә, тигезле-тигезсез юлга чыгып басасы иде, тегендә су җыелып тора, монда — күлдәвек. Бер-бер артлы тезелеп киткән таксистларның машиналары да тукталыш мәйданчыгына керергә яки чыгарга комачаулый.

Ә хәзер биредә, бу сүзне курыкмыйча әйтергә була: Европа илләрендәге кебек зәвыклылык. Үзәк дәваханә территориясендәге яшел зона, сәламәтлек сукмагы, төрле конструкцияләр без күреп ияләнмәгән, ят җайланмалар кебек тоела, чөнки һәр яңа башлангычны читләтебрәк кабул итү безнең каныбызга сеңгән.

Кукмарада үзәк район хастаханәсе территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

«Эшне башлар алдыннан иң элек шушы тирәдәге бөтен мәйданчыктагы бетонны, асфальтны салдырып, чистартып алдык һәм тротуарларга гранит ташлар җәйдек. Ул — озак вакыт, еллар дәвамында файдаланыла торган, сыйфатлы материал. Бүгенге көндә үзәк дәваханә территориясе эчендәге төзекләндерү эшләре тәмамланды. Андагы балалар мәйданчыклары әзер, ут баганалары исә сыйфатлыга алыштырылды. Урам яктагы эшләр дә инде төгәлләнү алдында тора. Күпер тирәсенә тротуар җәясе генә калды. Әйе, юлның шушындый формада ясалуы район халкына бик ошап бетмәде. Әмма ул проект нигезендә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләре буенча салынды. Аның киңлеге һич кенә дә кимемәде. Шулай ук машина куярга урын кимеде, дигән сүз дә дөреслеккә туры килми. Чөнки яңа төзеләчәк „Нәсыйхәт“ мәчете янында, Зур Кукмарага чыгып китү юлында һәм Майская урамында тукталышлар ясалды. Майская урамындагы тукталышка бару өчен, җәяүлеләргә быелга бетоннан тротуар салынды, киләсе елга ул тиешле таләпләр буенча эшләнеләчәк», — ди төзелеш участогы җитәкчесе Олег Тимофеев.

Олег Тимофеев әйтүенчә, шушы араларда биредәге светофор эшли башлаячак. Анда яшел ут даими янып торачак, әмма юл аша чыгарга теләүче җәяүле махсус кнопкага баскач, берничә секунд аралыгында сары һәм кызыл төс кабыначак. Тиздән биредә машиналарга тукталу тыела, дигән юл билгеләре дә куелачак. Димәк, бүгенге көндә юл читендә торучы такси автомобильләре хуҗаларына башка урын сайларга туры килер. 
Әлбәттә, халыкта «Ашыгыч ярдәм» машинасы каян йөрер соң, кисәк кенә әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итәсе булса нишләргә, дигән сорау да тумый калмас. «Дәваханәгә керү юлында шлагбаум эшләячәк, „Ашыгыч ярдәм“ машиналары, гадәттән тыш хәл була калса, махсус техника, кар көрәү техникасы өчен дә без салган юллар нык һәм ышанычлы», — ди Олег Тимофеев. 

«Сезгә әлеге проект ошадымы дип кызыксынасыз. Әлбәттә, бик ошады. Бу өлкәдә беренче елымны гына эшләмим. Хезмәтем буенча күп төбәкләрдә булырга туры килә. Шуңа күрә чагыштырыр өчен мөмкинлек бар. Мин, чын мәгънәсендә, сезнең район башлыгы Сергей Димитриевның киләчәкне күзаллап эшләвенә сокланам. Ул һәрвакыт безнең белән элемтәдә тора, нинди генә сорау яки тиз арада ачыкланасы мәсьәлә туа икән, шунда ук яныбызга килә, хәл итү юлын эзли. Мондый төр программаларны үз районыңа алу өчен никадәр юл үтәргә, саллы-саллы көндәшләр белән көрәшергә кирәклеген төрле җыелышларда күреп торам. Шуңа күрә зур хезмәт куелган: булганын саклап, тәртипләп тоту инде үзегездән тора» – диде ул. 

Шулай итеп, төзекләндерү эшенең быелгы этабы тәмамлану алдында. Киләсе елга да Ворошилов урамын зур яңартулар көтә.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ», Артур Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев