Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада узачак Сабантуй бәйрәме программасы билгеле булды

Сабан туе Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла.

Район Сабан туе 7 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.

Программада:

09.00-17.00 сәгатьләрдә — районкүләм «Халыклар дуслыгы» ишегаллары эшчәнлеге; һөнәрчеләрнең остаханәләре (мастер-класслар); «Балалар остаханәсе» мәйданчыгы (бизнес-проектлар күргәзмәсе); сәүдә һәм туклану зоналары, балалар аттракционнары эшчәнлеге.

Зур мәйдан:

  • 11.00-11.30 сәгатьләрдә — Сабантуйны ачу тантанасы: театрлаштырылган пролог «Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар!»;
  • 11.30-12.30 сәгатьләрдә — кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү;
  • 12.30-14.30 сәгатьләрдә — җырчы, автор-башкаручы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рәдиф Зарипов һәм аның иҗат төркеме чыгышы;
  • 12.30 сәгатьтә — балалар көрәше, балалар уеннары;
  • 13.00 сәгатьтә — ир-егетләр көрәше;
  • 12.30-16.00 сәгатьләрдә — волейбол ярышы (махсус мәйданда): ир-егетләр, хатын-кызлар;
  • 12.30 сәгатьтә — шахматчылар ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар;
  • 12.30 сәгатьтә — шашка ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар;
  • 12.30 сәгатьтә — аркан тарту;
  • 12.30-16.30 сәгатьләрдә — өч категориядә кул көрәштерү: ир-егетләр, хатын-кызлар, малайлар, кызлар.

Махсус мәйдан:

14.00 сәгатьтә — атлар чабышы (ат чабышы трассасында): гади атлар, токымлы атлар.

Халык уеннары (12.30-16.00 сәгатьләрдә):

  • Аякка капчык киеп йөгерү;
  • Гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр: 70 килограммга кадәрге үлчәүдә, 80 килограммга кадәрге үлчәүдә, 80 килограммнан югары үлчәүдә, хатын-кызлар;
  • Капчык сугышы;
  • Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр;
  • Чаңгы киеп йөрү;
  • Әтәч куып тоту;
  • Кашыкка йомырка салып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
  • Вертикаль колгага менү;
  • Авыш колгага менү;
  • Мас-рестлинг (таяк тартышу);
  • Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
  • Аякка итек киеп йөгерү;
  • Тәгәрмәч күтәреп йөгерү;
  • «Каноэ» ярышы;
  • Тачкага утырып йөгерү;
  • СУМО көрәше;
  • Бүрәнә күтәреп йөгерү.
Көрәш батырларын бүләкләү. Абсолют көрәш батырына — «Лада-Гранта» автомобиле, 17.00 сәгатьтә.

Кече мәйдан:

  • 12.30-14.00 сәгатьләрдә — «Сабантуй гүзәле» районкүләм бәйгесе.
  • Татар йорты ишегалдында түбәндәге бәйгеләр оештырыла (10.00-14.30 сәгатьләрдә):
  • «Озын толым» конкурсы;
  • «Милли кием — бәйрәм бизәге» конкурсы, номинацияләре: «Иң милли егет», «Иң милли кыз», «Иң милли гаилә»;
  • 13.00-17.00 сәгатьләрдә — «Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачыйк әле»: балалар сәнгать мәктәбе, район сәнгать осталары һәм «Идел» бию төркеме чыгышлары;
  • 14.00 сәгатьтә — «Росэкстрим» канатта йөрүчеләр ансамбле чыгышлары.

0+. Керү ирекле.

Фото: «Кукмор-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев