Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада урлашуда гаепләнүче 65 яшьлек рецидивистны хөкем итәчәкләр

Ир-ат үз гаебен таныды һәм зыян күрүчеләрнең үзләштергән әйберләрен кире кайтарды.

Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 65 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул бинага законсыз үтеп керү юлы белән, шулай ук банк счетыннан акча урлауда гаепләнә.

2022 елның 20 сентябрендә әлеге ир-ат төнлә исерек килеш Кукмараның Ворошилов урамындагы «Бертуган Комаровларның кунак ишегалды» территориясендә металл торба ярдәмендә сәүдә павильонының тәрәзәсен вата һәм аннан «Чиста шәһәр» оешмасы карамагындагы 5 мең сумлык бакча-төзелеш арбасын урлый.

Моннан тыш, 2022 елның 25 сентябрендә гаепләнүче Кукмара шәһәрендәге Комсомол мәйданында 5 мең сум акчасы һәм банк картасы булган тышлык таба. Акчаны үзләштерә, ә банк картасы белән шәһәр кибетләренең берсендә ашамлыклар сатып алган вакытта түли. Хуҗага килгән гомуми зыян 5300 сумнан артып китә.

Ир-ат үз гаебен таныды һәм зыян күрүчеләрнең үзләштергән әйберләрен кире кайтарды.

Җинаять эше район судына җибәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев