Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада урлаган һәм административ күзәтчелек таләпләрен бозган өчен 34 яшьлек рецидивистны хөкем итәчәкләр

Ир үз гаебен таныды һәм зыянны каплады.

Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 34 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Ул гражданга зур зыян китереп урлау, суд тарафыннан административ күзәтчелек, чикләүләр билгеләнгән булуга карамастан, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын бозуда гаепләнә.

2022 елның 9 августында гаепләнүче исерек хәлдә абыйсының куртка кесәсеннән 15 мең сум акча урлый. Бу акчаларга ул спиртлы эчемлек, азык-төлек һәм кием сатып ала, шуннан соң иптәше янына Киров өлкәсенә китә.

Моннан тыш, ир административ күзәтчелек таләпләрен үтәмәүдә гаепләнә: 2022 елның язында ул, тиешле кагыйдәне үтәмичә, ике тапкыр төнлә яшәү урыныннан читтә булган, шул ук елның җәендә административ хокук бозган.

Ир үз гаебен таныды һәм зыянны каплады.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев