Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылган

Ир үз гаебен өлешчә генә таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 29 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.

2018 елның 15 июлендә гаепләнүче Мамадыш районының Җөри авылында Сабантуйны бәйрәм итә һәм, “Лада Гранта” автомобиленең руле артына исерек килеш утырып, Кукмарага таба юл тота. Машина кабинасында аның дусты да була. Кукмара-Шәмәрдән трассасында машина йөртүче тизлекне арттыра һәм, бер борылышта идарәне югалтып, юл читенә төшә һәм берничә тапкыр әйләнә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажирның башы җәрәхәтләнә, берничә көннән дәваханәдә үлә.

Ир үз гаебен өлешчә генә таныды.

Кукмара район суды гаеплене 2 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан, 4 елга иректән мәхрүм итеп, колония-җирлектә яшәү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев