Кукмарада уку алдынгыларын хөрмәтләделәр
Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шәһәрнең Комсомол мәйданында узган “Уку алдынгылары” слетында яхшы билгеләргә генә өлгерүче, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары тәбрикләнде.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашты, бәйрәмгә җыелучыларга үзенең изге, матур теләкләрен ирештерде.
- Бүген сезнең өчен икеләтә бәйрәм. Берсе – балаларны Халыкара яклау көне һәм каникуллар башлану булса, икенчесе бүгенге тантанада катнашу.Кукмара районының мәгариф системасы республиканың 45 районы арасында беренче унлыкка керә. Ел саен динамика үсештә. Алга таба да шулай булсын. Уңышларда укытучыларның, әти-әниләрнең өлеше зур. Сезнең барыгызга да рәхмәт. Алга таба да уңышлар, тыныч, имин яллар телим, - диде Азат Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев