Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Татар кызы» бәйгесенең зона туры үтте

Конкурста алты гүзәл зат көч сынашты.

Кукмара Мәдәният йортында «Татар кызы» республика конкурсының зона этабы узды. Бәйге татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен пропагандалау һәм үстерү максатында үткәрелә.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин, республикакүләм «Татар кызы-2021» җиңүчесе, катнашучылар белән эшләү директоры Айгөл Котдусова һәм башкалар катнашты. 

Конкурста Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнары кызлары көч сынашты, үзләренең осталыкларын, уңган-булганлыкларын күрсәтте.

Районыбызны Мәчкәрә авылыннан Таңсылу Рәхимова тәкъдим итте. Таңсылуга — 17 яшь. Ул 11нче сыйныфта укый.

«Мин "Татар кызы"ның район этабында җиңү яуладым һәм конкурсның зона этабына чыктым. Әлеге бәйгедә катнашуым белән бик горурланам. Җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә яратам, шулай ук спектальләрдә дә уйныйм», — ди Таңсылу. 


Кызлар үзләре белән таныштырдылар, иҗади номер, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр һәм интеллектуаль уенда сорауларга җавап бирделәр. 

Лаеш районыннан Ризәлә Сибгатова, Балтачтан Сиринә Закирова, Кукмарадан Таңсылу Рәхимовалар ярымфиналга чыкты.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев