Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада синтетик наркотиклар белән тотылган Киров өлкәсе кешесен хөкем итәчәкләр

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный һәм наркотикны үзенә куллану өчен сатып алуын белдерә.

Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче, элек хөкем ителгән 49 яшьлек ир-атка карата гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять (наркотик матдәләрне шактый зур күләмдә законсыз рәвештә алу һәм саклау) кылуда гаепләнә.

Сорау алу материаллары буенча, 2022 елның 23 декабрендә гаепләнүченең үзенең яшәү урыны буенча Интернеттан 0,98 грамм күләмдә синтетик наркотик сатып алуы ачыкланган, соңыннан ул аны Казандагы яшерен урыннан алган. Соңрак ирне Кукмарада полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Тыелган матдә табыла һәм законсыз әйләнештән алына.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный һәм наркотикны үзенә куллану өчен сатып алуын белдерә.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Ачыкланмаган сатучыга карата җинаять эше аерым производствога бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев