Кукмарада сигез катлы йорт салына башлады
Быелның җәендә шәһәрнең Степан Разин урамында да төзелеш компаниясе яңа йорт салу эшенә кереште.
Үз өең, үз почмагың булуга ни җитә?! Ул яктан, бездә һич зарланырлык түгел: төзелешләр гөрли, шәхси һәм күпфатирлы йортлар әледән-әле сафка басып тора. Быелның җәендә шәһәрнең Степан Разин урамында да “ФинДом” төзелеш компаниясе яңа йорт салу эшенә кереште.
– Бу – Кукмарадагы сигез катлы, лифт белән җиһазландырылган беренче өй булачак. График нигезендә июль аенда нигезенә беренче казыклар сугылган иде, инде менә күргәнегезчә, төзүчеләребез йортның икенче катын күтәрүне төгәлләп килә. Һава шартлары белән бәйле рәвештә, эш кызу темплар белән бара, – ди компания директоры Финат Мөхәмәдиев. – Әлеге йорт бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлардан торачак. Территория киртә белән әйләндереп алынып, яшелләндерү, ишегалдына керү-чыгу һәм җәяүле юллары ясау, асфальтлау, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен спорт кирәк-яраклары кую, кече архитектура формалары (МАФ) урнаштыру да планда каралган. Транспорт кую өчен тукталыш та тиешле таләпләргә туры китереп башкарылачак. Тагын шуны да билгеләп үтим, әлеге йорт өчен аерым котельная да төзеләчәк. Башка йортлардан аермалы буларак, һәр фатирга газ белән эшли торган түгел, ә электр плитәләре куелачак.
Финат Ралиф улы сүзләренә караганда, әлеге йорттан фатирлар хуҗаларына ярымәзер хәлдә тәкъдим ителәчәк. Барлык коммуникацияләр үткәрелгән, җылыту радиаторлары урнаштырылган, идән-түшәм, стеналар штукатурланып, тигезләнгән, шомартылган булачак. Фатир сатып алучыларның теләге буенча эчке бизәү эшләрен тулысынча әзерләп бирү мөмкинлеге дә бар.
– Киләчәккә планнарыбыз шактый зур. Әлеге йорт янәшәсендә нәкъ шундый ук тагын ике өй төзеләчәк. Сигезәр катлы өч йорт 216 фатирлы бер торак комплексны тәшкил итәчәк. Йортларның беренче катында халык өчен аеруча мөһим булган сервислар (даруханә, кибет һәм башкалар) да урын алачак, – ди төзелеш компаниясе җитәкчесе. – Коммерцияле күпкатлы торак йорттан фатирларны теләге булган һәркемгә сатып алырга мөмкин, бернинди чикләүләр дә куелмый.
Төзелеш мәйданчыгында чын мәгънәсендә эш гөрли. Территориягә күпләп төзелеш материаллары кайтарылган.

Бригадалар эшне производство графигыннан алдарак алып бара.
– Төзелеш материаллары тиешле вакытта кайта, сыйфат паспортлары буенча кабул итеп алына. Бүгенге көндә йортның икенче катында эш бара, стенасы күтәрелә. Параллель рәвештә тәрәзәләр дә куелачак, язга таба ут кертү эшләре дә башкарылачак, – ди оешманың баш инженеры Ришат Гыйләҗев.
Төзелеш мәйданчыгында 34 кеше хезмәт куя. Шуларның 25е – кирпеч салучылар. Хезмәткәрләр арасында кукмаралылар да, Арча районыннан йөреп эшләүчеләр дә бар.
– Йорт бик яхшы, сыйфатлы итеп эшләнә. Стеналарны күтәргәндә керамик блок – поротерм файдаланыла. Ул җылылыкны саклый, шулай ук тавыш та кертми, – ди участок җитәкчесе Раниф Рәхимов.
Проект буенча бала коляскалары, велосипед, самокатлар кую өчен дә аерым бүлмә каралган. Кыскасы, йорт барлык заманча шартларга туры китереләчәк.
Объект прорабы Айдар Хәкимовның да йорттагы фатирларның җылы, уңайлы булачагына шиге юк. “Төзелеш эшен башкаручылар үз хезмәтләренә җаваплы карый, сыйфат контроле катгый төстә алып барыла”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев