Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район башлыгы гранты конкурсының соңгы этабы үтте

Конкурска барлыгы 29 эш килгән, шуның 12се ярымфиналга чыккан.

«Ялкын» яшьләр үзәгендә район башлыгы гранты конкурсының соңгы этабы узды. Анда катнашучылар үзләренең проектларын якладылар.

Жюри составында гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче «Шанс» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы җитәкчесе Земфира Ямалова да бар иде.

— Әлеге конкурста 14 яшьтән алып, 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Алар тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар ярты ел эчендә тормышка ашырылырга тиеш. Конкурска барлыгы 29 эш килде, шуның 12се ярымфиналга чыкты. Грантның гомуми күләме 250 мең сумны тәшкил итә, һәм, нәтиҗәдә, биш җиңүче билгеләнеп, аларның һәркайсына 50шәр мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелә, — диде ул. — Әлеге конкурс социаль әһәмияткә ия булган проектларны ачыклау һәм аларны тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Иң беренче чиратта, хезмәтнең актуальлеге һәм җәмгыять өчен әһәмияте булуы зур роль уйный. Катнашучылар үз эшләрендә район алдында торган мөһим проблемаларны күтәреп, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итәләр.

Проектларның инновацион булуы, яңалыгы һәм уникальлеге дә бәяләүдә төп критерийларның берсе булып тора, диделәр. Һәр тәкъдим ителгән идеянең логик яктан төзек булуы, максатлар, бурычлар һәм көтелгән нәтиҗәләр белән туры килүе дә игътибар үзәгендә. Шулай ук чыгымнарның нигезле булуы мөһим.

Зур Сәрдек гимназиясе конкурска ике проект тәкъдим итте. Бу турыда безгә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Сәфәргалиева сөйләде.

— Бер проектыбыз «Үзебезнекеләргә өчләтә ярдәм» дип атала. Аны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Нияз Гарипов җитәкли. Мәктәп яны участогында, ачык һавада бер мең төп кыяр үстерү буенча булдырылган проектыбызга «Уңышка илтүче кыяр үсентеләре» дигән исем бирдек. Аның җитәкчесе — биология укытучысы Нияз Төхвәтуллин. Әлеге проектларның икесе дә бик әһәмиятле һәм кызыклы. Монда балалар гына түгел, әти-әниләр дә җәлеп ителә. Әйтик, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән булдырылган проектыбызда Рәсимә Хөсәенованың булышлыгы бик зур. Укучылар анда ниләр генә ясамыйлар. Гомумән, әлеге проектларда хезмәткә мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә, — диде ул.

Ксения ЗЛАТОРЕВА, 3нче урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы:

— Проектыбызның исеме «Кукмара районы мәдәниятләр калейдоскобы» дип атала. Безнең мәктәптә төрле милләт укучылары белем ала. Аларны бер-берсенә бәйләү һәм мәдәниятләрен онытмасыннар өчен әлеге проектны булдырдык. Конкурста җиңсәк, әлеге сумманы банер урнаштыру, мәктәп хорының костюмнарына яка чигү, мастер-класслар үткәрү өчен кулланырбыз дип торабыз.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев