Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Чара Комсомол мәйданында булды.

Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Элек-электән килгән кышны озату, язны каршы алу бәйрәме җыр, бию, театраль күренешләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә махсус кунаклар, татар эстрадасы йолдызлары Ландыш Баһави һәм Илфак Әгъләмовлар чакырылган иде. 
 
Март ае гына булуына карамастан, яз инде тулы көченә хакимлек итә. Кояш елмаеп тормаса да, көннең җылы булуы, район халкына, килгән кунакларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде. 
Мәчкәрә урта мәктәбе коллективы район халкын “Карга боткасы” белән сыйлады. 
-“Корга боткасы”н безгә пешерергә, дигән хәбәр булуга, тиз арада эшкә керештек. Ботканы карабодай, дөге, тары ярмасыннан пешердек, тәмле булсын дип йөзем җимеше дә салдык. Сыебыз бик күп, бөтен кешегә дә җитә, - диде мәктәп директоры Илназ Миннемуллин. 

Тормышта да бәйрәм табынына үзеңнекеләр генә түгел, кунаклар да килсә, аеруча күңелле була. Марий Эл республикасы Куян авылыннан килгән кунаклар белән сөйләшеп алдык. 
- Кукмарада туганнарыбыз яши. Бүгенге бәйрәмгә 150 чакрым юл узып, махсус килдек. Мондый чараларны яратабыз, ел саен Сабан туена да киләбез, - диделәр алар. 
Нәүрүзгә килгән Роза Габбасова да Кәчимирдә яшәүче туганына кунакка кайткан. 
- Рәхәтләнеп татар җырлары тыңлыйм. Үзем Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Татар моңы, татар җыры минем өчен бик тансык, - дип кичерешләре белән уртаклашты. –Карга боткасы да бик тәмле, пешерүчеләргә, оештыручыларга рәхмәт. 

Ботка, дигәннән, мин дә авыз иттем. Без кечкенә вакытта “карга боткасы ашасаң, бәхетең артыр”, диләр иде. Йөзем җимешле карга боткасын ашаганым юк иде, бик тәмле була икән. 

Нәүрүз фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. 

ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Гөлия Нигъмәтуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk