Кукмарада «Мәк» операциясе бара
Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарыла.
5 августтан 14 августка кадәр республикада «Мәк-2024» ведомствоара оператив-кисәтү операциясенең икенче этабы узачак. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең җинатьчеләрне эзләү бүлегенең оперуполномоченные, полиция капитаны Илнур Яруллин хәбәр итә.
Әлеге операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарыла.
Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев