Кукмарада «Кукмара кышы» татар җыры фестиваль-конкурсының Гран-при иясен билгеләделәр
«Кукмара кышы» татар җыры фестиваль-конкурсының финалында 14 конкурсант катнашты.
Район Мәдәният йортында Илнар Камалиев исемендәге «Кукмара кышы-2025» татар җыры фестиваль-бәйгесе узды.
Конкурсның Илнар Камалиев исеме астында үткәрелүе юкка гына түгел, бу аның иҗатына карата халкыбызның хөрмәтен, мәхәббәтен чагылдыру һәм яраткан җырчыбызның исемен мәңгеләштерү максатында эшләнә. Илнар Әнүрбик улы үзе дә әлеге фестивальнең лауреаты булган, алга таба тагын да зуррак үрләр яулаган моңлы сандугачыбыз иде.
Экранда Илнар Камалиев... «Гүзәллекне күр әле» җырын башкара. Ул тавыш, ул моң! Бу матурлыкны бәяләү өчен, җыр сәнгате белгече булу кирәк түгел, бары тик күңелең белән тою, сиземләү җитә. Әлеге видеоязманы тыңлаганда, йөрәктәге кичерешләр ачы күз яшьләре булып бәреп чыга.
Ярый әле районыбызда шушы бушлыкны тулыландыра алырлык яшь талантлар бар. Моны бу бәйге тагын бер кат раслады. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән моңлы сандугачларны күреп, күңел сөенә. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев безнең районга гына хас «Кукмара кышы» җыр фестиваль-бәйгесенең 30 елдан артык тарихы бар дип билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә күпме җырчылар, сәхнәгә чыгып, талантын халыкка тәкъдим итә алган.
«Иң беренче тапкыр „Кукмара кышы“ фестивале 1991 елда „Салават күпере“ иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Минлегалиев, Рамил Хәсәновлар инициативасы белән тормышка ашырылды, ә 1992 елда аның беренче Гала-концерты узды. Аларның төп максаты райондагы үзешчән артистларны барлау, татар мәдәниятен үстерү иде. Буталчык еллар иде бит, шуңа күрә башка районнарда мондый конкурслар хәтта тукталып торды. Шул вакытлардан бирле ике елга бер тапкыр үткәрелеп килгән конкурс бүгенге көндә дә үзенең асылын югалтмады. Әле дә талантлы райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез. Һәм шунысы сөенечле: яшьләр арасында көчле тавышлы, татар моңын саклап кала алырдай егет-кызларыбыз бар», — дип сөйләде район Мәдәният йорты режиссеры, бәйгене оештыручыларның берсе Рамил Сәлахетдинов.
Фестиваль-бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге егет-кызлар көчләрен сынап карый ала. Быел конкурсның зона этабы Югары Чура һәм Байлангар мәдәният йортларында узды, анда барлыгы 28 егет-кыз катнашып, шуның 14е финалга үтте һәм икешәр җыр тәкъдим итте. Гала-концерт барышында 8 кешедән торган компетентлы жюри конкурсантларга бәя бирде.
«„Кукмара кышы“ фестиваль-конкурсында берничә тапкыр үземнең дә катнашканым булды, дипломант, лауреат исемнәре алдым. Әлеге бәйге минем өчен зур стимул, үзеңне сынап карар өчен олы бер тәҗрибә иде. Жюри әгъзасы буларак, быелгы катнашучыларга югары бәя бирәм, зәвыклы, матур, үзенчәлекле итеп чыгыш ясадылар. Татар җыры конкурсы булгач, без татар халык, ретро җырларны онытмаска тиеш. Төп фикерем: бер җырны баянга яки акапелла башкарырга кирәктер дип саныйм, ә икенчесен музыка аппаратурасына җырларга да була. Берничә катнашучының чыгышы минем әлеге таләбемә туры килде. Әлбәттә, конкурсантларны бәяләве һәм җиңүчеләрне сайлавы авыр булды. Бик көчле, моңлы җырчылар чыгыш ясады. Алар арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр, студентлар бар иде. Бәлки шушы җырчыларны туплый торган, аларны алга таба үстерү, таныту максатыннан, районыбызда продюсерлык үзәге ачарга кирәктер, дигән фикеремне дә җиткерәсем килә», — диде "Татарстанның мәдәният ресурс үзәге«нең фестивальләр һәм конкурслар бүлеге җитәкчесе, жюри әгъзасы Нияз Кәримуллин.
Һәм менә тантаналы, дулкынландыргыч минутлар якынлаша. Гран-при иясе — Олыяз авылыннан Ирек Хәммәдиев. Егет кечкенәдән җыр сәнгатенә гашыйк. Бүгенге көндә ул консерваториядә өченче курста белем ала.
«Хәтерлим әле: беренче тапкыр Ятмас-Дусай авылында үткәрелгән конкурста катнашкан идем, әмма нинди бәйге булганын белмим, шуннан соң, мине күреп алып, Кукмараның музыка мәктәбенә чакырдылар. Шулай итеп, җыр сәнгате дөньясына кереп киттем. „Кукмара кышы“ бәйгесе турында күптәннән ишеткәнем булса да, бер дә катнашканым юк иде, быел Олыяз мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия апа Шәрәфиева үз көчемне сынап карарга тәкъдим иткәч ризалаштым. Әмма Гран-при алырмын дип уйламадым, чөнки андый максат та куймадым. Көндәшләрем дә бик көчле иде, аларның һәрберсенә алга таба да уңышлар телим», — диде Ирек Хәммәдиев.
Эльмира Гайфетдинова, Кукмара:
Республика артистларына караганда, миңа районыбыз үзешчәннәренең иҗаты күбрәк ошый. Шуңа күрә мондый чараларга бик теләп йөрим. Шушындый конкурслар бик кирәк, шуның нәтиҗәсендә күпме талантлар ачыла. Бер генә карагыз әле, ничек бар күңелләрен биреп җырлыйлар бит! Һәвәскәр җырчылар алар халык җырларын күңелләргә үтеп керерлек итеп җиткерә беләләр. Барлык егет-кызларның да чыгышлары искиткеч матур булды. Безнең районның үз Салаватлары, үз Хәнияләре бар дип сокланып утырдым. Әмма һәркемнең үз фавориты булган кебек, мин бигрәк тә Мәмәширдән Рифат Гәрәев һәм Адайдан Илмир Гыйлаҗевлар өчен җан атып тордым. Нәтиҗә нинди генә булмасын, конкурста катнашучыларның барысы да — җиңүчеләр, без алар белән горурланабыз.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев